🎤 Федераль телеканаллар алып баручысы, спорт журналисты, ТНТ каналындагы «Большой куш» тапшыруында катнашучы
Камилә Харисова бүген яңа өлкәдә дә үзен сынап карый — җырлый башлаган. Хәзер аның тагын бер хыялы бар: татар телендә җыр язу һәм башкару.
Камилә фикеренчә, медиа өлкәсендә уңышка ирешү өчен профессионал булу гына җитми. Гел өйрәнергә, яңалыкка ачык булырга һәм кирәк икән, яңадан башларга курыкмаска кирәк 💙
🔗 Әңгәмәне монда укыгыз