ТУГАНАЙЛАР – КРЯШЕНЫ


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ


Керәшеннәр: җола, иман, без ❤️

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

🍂Октябрь сынамышлары: каен һәм юкә Покрауга кадәр «чишенеп» бетсә, ел уңай килер👍

1 октябрь — әгәр бу көнгә торналар җылы якка китеп бетсә, Покрау көнне (14 октябрь) беренче суыкларны көтегез. Әгәр бүген җылы булса, 2 ноябрьгә кадәр көннәр суытмый.

2 октябрь — бал кортларын кышка әзерли башлыйлар.

3 октябрь — бу көнне җил көнчыгыш яки көнбатыштан иссә — яңгырга, көньяк җиле — җылыга, төньяктан искәне — салкынга ишарә.

4 октябрь — бүген көн нинди, алдагы 4 атна да шундый булачак.

5 октябрьдә каен яфраклары коелып бетмәсә, кар соң ятар.

Чын суык көз — елның өченче фасылы башлана
6 октябрьдән чын суык көз — елның өченче фасылы башлана.

7 октябрьдән көн сизелерлек кыскара, төннәр караңгы һәм озын.

Дәвамы: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/oktiabr-synamyslary-kaen-ham-iuka-pokrauga-kadar-cisenep-betsa-el-unai-kiler



Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиа
Бала тугач бирелә торган бер тапкыр түләүне көтү вакыты кыскарырга мөмкин. Түләүне кемнәр ала ала һәм акча кайчан биреләчәк? Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-bala-tuganda-ber-tapkyr-birela-torgan-tulaune-tizrak-alyp-bulacak-5930354

Интертат МАХта


🏘Түбән Биш авылында күп еллар элек җимерелгән чиркәү урынында яңа чиркәү калка. Бүгенге көндә ⛪️Изге Гурий Казанский хөрмәтенә төзелүче чиркәүнең түбәсен ябу эшләре бара.

🎞️Ерак тарихка күз салсак, Түбән Биш авылының өч гасырлык тарихы бар. 1901 елда Түбән Биш авылында Изге Гурий Казанский чиркәве һәм мәчет төзелә. Авыл халкы элек-электән дус-тату яшәгән. Чиркәү һәм мәчет янәшә булган Түбән Биштә. Тик, кызганыч, Советлар Союзы вакытында чиркәүне мәктәп итәләр, ә мәчет бетерелә.

Дәвамы: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/tuban-bista-cirkau-kalka

299 4 14

Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Кичләрегезне ямьләтеп җибәрик әле!🥰

Алина Давыдовадан матур җыр - «Мәхәббәт каеннары»🍃

🎥 Алиса Ахметшина

345 4 15

Краеведческий час в политехническом колледже: кряшенские корни Нижнекамска🌇

👩🏽‍🎓👨🏽‍🎓Первокурсников 🏫Нижнекамского политехнического колледжа совершили настоящее путешествие в прошлое на краеведческом часе «Страницы общей истории», приуроченном к 60-летию родного города.

Читать: https://tuganaylar.ru/news/novosti/kraevedceskii-cas-v-politexniceskom-kolledze-kriasenskie-korni-niznekamska


Балык Бистәсендә яшәүче Вера Николаевна МАКСИМОВАның 8 октябрь көнне 70 яшьлек юбилее🎂💐

Кадерлебез!❤️ Сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез. Балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Әти белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканыгыз, яратып кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт. Безне сөендереп, озын-озак яшә.
 
Һәрбер иртә сине куандырып
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
 
Куанычлар гына алып килсен,
70 яшьлек олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без,
Барлык яхшылыклар бәйләмен.

 
Иң изге теләкләр белән, ирең, балаларың, кияү-киленең һәм оныкларың💝

393 1 24

Безнең яңа саныбыз!🔥

Тышлыкта үрнәк керәшен Трофимовлар гаиләсе😍

Кыскача күзәтү:👇
https://tuganaylar.ru/news/r-kershen-ortyna-tuganaylar/oktiabr-aenyn-berence-sanyna-anons-1791449612


Керәшеннәр Бөтендөнья күләмендәге Вorn from culture трендына кушылды🔥🔥🔥

Социаль челтәрләрдә Вorn from culture («Мәдәнияттән туган») дигән яңа тренд таралды. Дөнья буенча төрле милләт вәкилләре биюләрен төшергән видеолар миллионлаган караулар җыя.

🌏Трендның асылы — милли биюләр, традицион костюмнар һәм пейзажлар аша аудиторияне төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм үзенчәлекләре белән таныштыру. Проектның барлык видеолары бер җыр астында төшерелә.

Россия, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Грузия, Монголиядә яшәүче төрле милләт вәкилләре видео төшереп социаль челтәрләргә урнаштырганнар. Әлеге трендка безнең ❤️керәшеннәр дә кушылды. Идеясе һәм режиссеры — «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге җитәкчесе 💫Игорь Шрыковныкы.

ДӘВАМЫ: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/kerasennar-botendonia-kulamendage-vorn-from-culture-trendyna-kusyldy


🗞️“Туганайлар” – илебездәге барлык керәшен гаиләсен берләштерә торган бердәнбер мәгълүмат чыганагы.

📍Минзәлә районының Юшады авылыннан 💓Наталья Чепкасова "Туганайлар«ны гаиләләре белән яратып укуларын сөйләде:

«Безнең гаиләдә газетага язылу — күптәнге матур гадәт. Өстәл өстендә һәрвакыт яңа саннар ята, ләкин алар арасында "Туганайлар«ның урыны аерым. Бу газета безнең өчен гади генә басма түгел, ә өйгә килгән кадерле кунак кебек.

Әтиемә инде 90 яшь. Ул газетабызның нинди авыр шартларда дөнья күрә башлаганын яхшы хәтерли, шуңа да һәр яңа санын зур сагыну һәм ихтирам белән көтеп ала. «Туганайлар» — керәшеннәрнең яшәешен, йола-гадәтләрен, тарихын һәм бүгенгесен чагылдырган бердәнбер таяныч. Аның битләрендә халкыбызның данлыклы уллары һәм кызлары турындагы язмаларны укыганда, горурлык хисләре күңелне тутыра.

Дөресен әйткәндә, безнең «туганнарын белмәгән кешеләр» булырга хакыбыз юк. Үз тамырларыңны, үткәнеңне оныту — зур югалту. Шуңа күрә «Туганайлар» һәр керәшен гаиләсенең өстәлендә булырга, һәр йортка килеп керергә тиеш дип саныйм. Бу газета — безне берләштерүче, рухи җепләребезне ныгытучы көч».


⚡️⚡️⚡️Сез дә алар кебек газетаның даими укучысы булырга телисезме? Алайса, почта бүлекчәләренә яки онлайн хезмәтләргә ашыгыгыз!🤗

Хәзер исә газетага язылырга теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек туды! 🗓️2027 елның беренче яртыеллыгына – 6 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр – 🗞️“Туганайлар” газетасына ташламалы бәядән язылырга була.


Алан-Полян авылында яшәүче яраткан мамабыз, әбиебез Филиппова Мария Семен кызының бүген 85 яшьлек юбилее!🎂💐

Кадерлебез, сине чын күңелдән шушы гомер бәйрәмең белән тәбрикләп, ихлас рәхмәтләребезне юллыйбыз.
Мама!❤️ Тормыш сине төрле яклап сынады.Тик син нык булдың, сынмадың, сыгылмадың. Яшьли тол калып, сыңар канат белән гомер кичердең. Безне, биш балаңны, җил-яңгыр тидермичә кадерләп үстердең. Тормышыңнан зарланмыйча, булганына шөкер итеп, сабыр гына матур итеп яшисең, гомер буе барлык туганнарыңа, якыннарыңа киңәшче, сердәшче дэ син. Шуңа да сине барысы да якын итәләр, хөрмәтлиләр. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдең, гадел булырга өйрәттең. Сиңа ныклы саулык, без, балаларыңа, яшәеш чыганагы булып озын-озак яшәвеңне телибез.

Җир йөзендә әниләрдән изге,
Әниләрдән якын, кадерле
Беркем дә юк. Шуңа безнең бурыч
Синең алда зур тау кадәрле.
Кайтарырга мөмкин булмас аны
Себерсәк тә җирне чәч белән.
Тик әниләр бурыч өмет итми,
Үзем әни булгач, мин беләм.
Җир йөзенә аваз салган көннән
Якын киңәшче ул, нык терәк.
Әниләрнең күңелен күрү өчен,
Бездән бары җылы сүз кирәк.
Биш балаңа бүлеп биргәнсең син
Йөрәгеңнең бөтен ялкынын
Бүгенгәчә тоеп яшибез без,
Синнән күчкән йөрәк җылысын.

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, киленнәрең, киявең, оныкларың, туганнарың исеменнән кызың Анна❤️


⛪️8 октябрь - Арыу Җыен җараулы ата данлыклы Кодрәтләр кылучы Сергей Радонежскийны искә ала

Бу көнне әйтелә торган Тропарь:

«Христосъ Алланын чын кызмятчесе булыб, арыу эшляргя тырышыучы, бу багытлы тормошта няпесляргя син тырышыб карышы торган. Псаломнар жырлау белян, уяу тороу белян, ураза тотоу белян син öйрянеӱчеляреҥя кючергеч булган. Шуҥар кюря сиҥа Святый Тын урыннашкан, Анын кыуаты белян, син жактырылыб матурланган. Эй жараулы ата Сергiй, инде Святый Ӧчлö алдында, шундый кыйыулыгыҥ барга кюря, эй белемне ата, ӱзеҥ жыйган кöтöӱеҥне исеҥя ал, ӱзеҥ äйтеб калдырганча, улларыҥны килеб кюрергя онотма».


Ару гынамы, карендәшләр?!☀

Эш атнасы узып та бара, эх, вакыт дигәнең! Көннәрегез имин үтсен!🙏

Җәмле утыралар фотодагы түтиләр, шулай бит!😍 Боларга❤ куймый булмый инде, карендәшләр!

Ә эшләпәле җегеткә бөтенләй дә ике❤️❤️!😄

Түбән Кама керәшеннәре бу🔥



Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиа
Хәзерге вакытта республикада 64 дәүләт ярдәме чарасы гамәлгә ашырыла. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/zaripova-tatarstanda-bulacak-anilarga-social-yardam-caralary-turynda-soilade-5930296


«Мәскәүдә спектакль беткәч басып кул чабу культурасы беткән диләр... Безнең спектакльләрдән соң халык һәрвакыт торып басып кул чапмыйча калмады. Унар минут җибәрми алкышларга күмделәр. Безне көткәннәр. Сагынып көткәннәр»

Күптән түгел генә Камал театры Мәскәүдән гастрольләрдән кайтты. Шул уңайдан, Татарстанның халык артисты, моңлы тавышлы карендәшебез Олег Фазылҗанов белән очраштык.

✔️Казан белән Мәскәү тамашачысы аерыламы?

✔️22 октябрьдә Казанда узасы концертларына әзерлекләр ничек бара? Куркытамы?

Бу сорауларга җавапларны тиздән чыгасы видеорепортаждан белә алачаксыз❤️


Бүген, русча әйтсәк, шундый насыщенный көн булды, Аллага шөкер! 🙏🏻

Редакциябезгә зур кунак та килде.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Теләче районы бүлеге буенча идарә члены, район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган юристы 💫Юрий Иванович Емельянов 💫 белән әңгәмә кордык.

Озаклап, рәхәтләнеп, төрле темаларга сөйләштек аның белән. Профессиональ хезмәте, керәшенлек, ыру агачы төзү хоббие һәм башкалар-башкалар. Тиздән интервьюны сезләр дә укый алырсыз ♥️


Керәшен яшьләре парлы тормышка йолалар белән аяк баса💞✨

Быел яз аенда, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле артисты Денис Михайлов сөйгәне – «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Лиана Самойловага 💍кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган иде.

Лиана һәм Денис «Кыз сорау», «Килен төшү» йоласын башкарды
💫

МАТУР ЯЗМАНЫ УКЫГЫЗ: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/kerasen-iaslare-parly-tormyska-iolalar-belan-aiak-basa


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Хөрмәтле карендәшләр!

Без киләсе елга әзерлекне башладык - 2027 ел өчен газетабызга язылу башланды. 6-16 октябрьдә льготалы (ташламалы бәядән) подписка.

Халкыбыз язмышын, тарихын һәм матурлыгын бергәләп языйк, карендәшләр!

Подписка буенча сорауларыгыз булса, 8917 250 97 95 номерына языгыз 🤝

📹 Дарья Дементьева


Зәйдән Валентин Большаков 37 ел электр-газ белән 💥эретеп ябыштыручы булып эшли.

Валентин Большаков машина төзүче һөнәренә 1986 елда керешкән.

11 ел эшләгәннән соң бера-ра китеп торырга туры килгән, ә менә 2000 ел башында кабат яраткан эшенә кайтып, ул инде 37 ел шушы һөнәрне башкара.

Язманы укырга: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/zaidan-valentin-bolsakov-37-el-elektr-gaz-belan-eretep-iabystyrucy-bulyp-esli


Камалда репетицияләр бара🎶


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max

Показано 20 последних публикаций.