МБОУ "Актанышская СОШ №1"


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Образование



Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Образование
Статистика

Бүген мәктәбебезнең 5-11 сыйныф укучылары өмәдә катнаштылар. Укучылар мәктәп янын, парк территориясен һәм бакча территориясен корыган яфраклардан чистартып, нәтиҗәле эш күрсәттеләр. 🍁
Өмәдә катнашкан укучыларыбызга, укытучыларыбызга зур рәхмәт!



Бүген мәктәбебезнең 5-11 сыныф укучылары өмәдә катнаштылар. Укучылар мәктәп янын, парк территориясен һәм бакча территориясен корыган яфраклардан чистартып, нәтиҗәле эш күрсәттеләр. 🍁
Өмәдә катнашкан укучыларыбызга, укытучыларыбызга зур рәхмәт!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
5б сыйныфы укучылары буген " Экологик өмә"дә катнашты.
Класс җитәкчеләре:
Валиева А. Р.


9 нчы октябрь көнне районкүләм Актанышта Әтиләр көненә багышланган ярышлар узды.
Ярышларда әти һәм 7–12 яшьлек улдан торган командалар катнашты. Катнашучылар турникта тартылу, кул белән идәннән этелү, баскетбол тубын кәрзингә ыргыту, озынлыкка сикерү, дартс һәм төрле эстафеталарда көч сынашты. Командалар җитезлек, төгәллек һәм физик әзерлекләрен күрсәтте.
Мәктәбебезнең данын яклап 4А сыйныф укучысы Аслан Бикмухаметов әтисе Айгиз белән чыгыш ясадылар. Бикмухаметовлар гаиләсенә мәктәп администрациясе тарафыннан рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы ярышларда да уңышлар телибез!


Сегодня в рамках адаптационных мероприятий психологом школы совместно с классным руководителем 1 б класса Гараевой Ф.С. был проведен мини тренинг " Здравствуйте, это я!"


7 октябрь көнне Чөгәнә авылы клубында , махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм итү максатыннан, Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакчасының “Без бергә” хәйрия ярминкәсе узды.Ярминкәдә барлык мәктәп коллективы,әти-әниләр, укучылар , бакчабыз нәниләре актив катнашты.Һәм ярминкәдән кергән 12000 сум акчаны батыр егетләребез өчен тапшырдык.Безнең кечкенә генә өлешебез дә егетләребезгә зур терәк булсын иде.
Ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт! Бердәм булганда гына без көчле.
Тизрәк сугышлар бетеп,барлык егетләребезнең дә туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.


7 октябрь көнне Чөгәнә авылы клубында Актанышбаш җирлегендә яшәүче өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәм үткәрелде. Бу бәйрәмдә Чөгәнә башлангыч мәктәп - бакчасында укучы һәм тәрбияләнүче балалар да катнашты. Алар үзләренең изге теләкләрен матур җырлары һәм шигырьләре аша җиткерделәр. Кадерле өлкәннәребез! Сезне көзге якты бәйрәм - Халыкара өлкәннәр көне белән ихластан котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз!Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән!


Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, 8 нче октябрь көнне 1б сыйныфында " Яшәгез СЕЗ мәңге яшь булып! дип исемләнгән кичә узды. Кунакка әбекәй, бабыкайларыбыз, әти- әниләребез килде. Бәйрәм шигырь, җырлар белән үрелеп барды. Өлкәннәребезгә
" Шалкан' әкиятен дә сәхнәләштердек
Сыйныф җитәкчесе : Гараева Ф.С.




Репост из: Актаныш-информ
🤼 Пучыда татарча көрәш буенча ачык турнир узды

7 октябрь көнне Пучы авылында «Россия халыкларының бердәмлеге» елы уңаеннан татарча көрәш буенча ачык турнир уздырылды.

Күп еллар дәвамында оештырылып килгән районара бәйгедә Актаныш, Минзәлә һәм Тукай районнары мәктәпләреннән 106 яшь көрәшче көч сынашты.

🏆 Җиңүчеләр һәм призерлар:

25 кг
🥇 Кузьмин Никита (Минзәлә)
🥈 Муллагалиев Гадел (Татар Ямалы)
🥉 Насипов Азиз (Кәзкәй)

28 кг
🥇 Малихов Гөмәр (Татар Суксуы)
🥈 Гиндуллин Камил (Яңа Әлем)
🥉 Нигматуллин Мирон (Минзәлә)

32 кг
🥇 Кузьмин Илья (Минзәлә)
🥈 Файзов Сунатулло (Актаныш, 1нче мәктәп)
🥉 Сәетов Әмир (Яңа Әлем)

36 кг
🥇 Шәйхетдинов Сәид (Пучы)
🥈 Малихов Муса (Актаныш гимназиясе)
🥉 Комолкин Тимур (Минзәлә)

40 кг
🥇 Кириллов Виталий (Минзәлә)
🥈 Новиков Илья (Минзәлә)
🥉 Рузибоев Умар (Пучы)

45 кг
🥇 Әнвәров Гадел (Актаныш, 1нче мәктәп)
🥈 Әгъләмов Айнур (Яңа Әлем)
🥉 Хөснетдинов Рөстәм (Пучы)

50 кг
🥇 Әнваров Рамазан (Актаныш, 1нче мәктәп)
🥈 Гардиев Ислам (Киров)
🥉 Зәйнеев Артем (Минзәлә)

55 кг
🥇 Әнвәров Салих (Актаныш, 1нче мәктәп)
🥈 Мухаметов Эмиль (Актаныш, 1нче мәктәп)
🥉 Сәлимгәрәев Камил (Тукай районы)

60 кг
🥇 Закиров Арсен (Актаныш, 1нче мәктәп)
🥈 Факаев Радмир (Минзәлә)
🥉 Шабурников Илья (Минзәлә)

70 кг
🥇 Гизетдинов Рузәл (Такталачык)
🥈 Курбанов Данияр (Актаныш, 1нче мәктәп)
🥉 Галин Данияр (Актаныш, 1нче мәктәп)

+70 кг
🥇 Фазуллин Данияр (Пучы)
🥈 Галиев Илназ (Актаныш, 1нче мәктәп)
🥉 Шайхразев Раяз (Пучы)

🏅 «Җиңүгә омтылыш» номинациясендә өстәмә призлар белән Сагидуллин Азамат (Тукай районы), Исламов Ислам (Кәзкәй), Гиргирчик Тимур (Минзәлә), Рәхмәтуллин Самат (Иске Кормаш), Хаҗиев Рөстәм (Актаныш, 1нче мәктәп), Арсланов Рүзәл (Богады), Кашапов Айгиз (Меңнәр), Габдуллин Сөләйман (Актаныш, 1нче мәктәп), Кирамов Йосыф (Яңа Әлем), Хәбибуллин Нурислам (Пучы) бүләкләнде.

Барлык көрәшчеләрне дә уңышлары белән котлыйбыз! Ярышны оештыруда ярдәм күрсәткән «Амәнәт» хәйрия фондына, тренерларга, Пучы урта мәктәбе коллективына һәм Пучы участок хастаханәсе хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерәбез.

📌 Пучы Балалар иҗат үзәге җитәкчесе Ләйсән Фидәис кызы Газизова.







Буген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Кичәдә мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, хезмәт алдынгыларына һәм һөнәри бәйгеләрдә уңышка ирешкән педагогларга бүләкләр тапшырдылар.


Әҗәкүл башлангыч мәктәбе укучылары өлкәннәр көне уңаеннан Чөгәнә авылы клубында оештырылган " Күңелләр һаман да яшь әле" дигән бәйрәм кичәсендә катнаштылар. Үзләренең чыгышлары белән өлкәннәрне бәйрәмнәре белән котладылар. Аларга шигырьләр аша матур теләкләр һәм җырлар бүләк иттеләр.


"ПОЗИТИВ ДУЛКЫНЫНДА"


5 октябрь көнне мәктәбебездә, 6б һәм 9б сыйныф укучылары катнашында, Актаныш үзәк китапханәсенең балалар бүлеге хезмәткәрләре "Үткәнне яңартып, киләчәкне күтәреп" исеме астында зур чара үккәрделәр. Әлеге чара Шәймиев Минтимер Шәрип улының 90 яшьлек юбилеена багышланган иде. Китапханә хезмәткәрләре балаларга Минтимер Шәрип улының тормышы, хезмәттәге казанышлары һәм республика үсешенә керткән фидәкарь хезмәте хакында сөйләделәр. Чара әңгәмә рәвешендә алып барылды, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.


4 октябрь көнне, Башкортстан Республикасының Югары Яркәй авылында "Чемпион юлы" дигән дәрәҗәле турнир узды. Анда безнең егетләребез(5а сыйныф укучылары: Амирянов Әмин, Миннахметов Нияз, Хафизов Рамазан, Валиев Альмир) бик шәп уен күрсәттеләр һәм беренче урынны яулап кайттылар. " Иң яхшы уенчы" исеменә Амирянов Әмин ия булды. Ярышларга иң көчле командалар җыелды, әмма яшь спортчылар чын характер, җиңүгә омтылыш, бердәм команда эше күрсәттеләр. Бу зур җиңү- тырыш күнегүләр, дисциплина һәм , әлбәттә, спортка зур мәхәббәт нәтиҗәсе. Бу уен артында уенчыларның таланты гына түгел, ә аларның остазлары - Гыйльфанов Рамиль Гамил улының зур хезмәте һәм әти-әниләрнең ярдәме дә тора. Чын күңелдән команданы җиңүләре белән котлыйбыз! Сез -безнең горурлык!


Бүген Чөгәнә балалар бакчасында тәрбияләнүче, кечкенә нәниләребез, мәктәпкә укытучылар көне белән котларга керделәр.
Укытучыларыбызны барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! 👏
Авыр һәм катлаулы, әмма изге эшегезнең матур уңышларын күреп сөенергә язсын! 🤲
Укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, алар турында яхшы хәбәрләр генә ишетеп яшәргә насыйп булсын.
Сезгә ныклы сәламәтлек, сабырлык, гаилә бәхете, иҗади уңышлар, күтәренке кәеф һәм аяз көннәр телибез!!!💐


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
8т сыйныф укучыларының бэйрэм котлавы.
Сыйныф житэкчесе: Гараева Э.И.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
5а сыйныф укучылары яраткан укытучыларын бэйрэм белән тәбрикли.💐
Сыйныф житэкчесе: Солтанова Ирина Риф кызы.

Показано 20 последних публикаций.