МУ "Управление культуры" Арского муниципального района РТ


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ


Официальная страница МУ "Управление культуры" исполнительного комитета Арского муниципального района РТ

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

Өлкәннәр ункөнлеген ябу кысаларында "Җидегән чишмә" халык театры "Яучылар" водевиль-комедиясен күрсәтәчәк. Барыгызны да Арча район Мәдәният йортында көтеп калабыз.
Рәхим итегез!
#АрскКультура #АрскийРДК


АГИТКУЛЬТБРИГАДА ӨЛКӘННӘРНЕ КОТЛАДЫ

Бүген Рәсих Галимҗанов җитәкчелегендә Арча район Мәдәният йорты агиткультбригадасы Ашытбаш авылы өлкәннәрен бәйрәм белән котлады.
Өлкәннәр бәйрәм концертыннан тамаша кылды, чәй өстәлендәге тәмле ризыклардан авыз иттеләр, килгән һәрберсе бүләкләр белән таралышты.
#АрскКультура #АрскийРДК


ТАТАРСТАН-БЕЗНЕҢ ЙОРТЫБЫЗ

Арча район Мәдәният йортында "Татарстан-безнең йортыбыз" этномәдәни фестивале узды.
Фестиваль Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның рухи бердәмлеген ныгытуга, күпмилләтле мәдәниятне саклап калуга, үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итә. Бүген фестивальдә катнашучылар вокал, хореография, инструменталь башкаруда осталыкларын күрсәттеләр. Сәхнәбез түрендә Балтач, Әтнә, Саба, Теләче, Арча районнары үзешчәннәре чыгыш ясады.
#АрскКультура #АрскийРДК


✨ В рамках программы "Активное долголетие" прошло очередное мероприятие в формате разговора по душам, что позволило создать атмосферу доверительной беседы. Встреча, приуроченная декаде пожилых людей началась с интерактивного ритуала «Дерево памяти»: при входе гостям раздали бумажные листочки, на которых они должны были написать одно слово-воспоминание из детства, и прикрепить на символическое дерево.

Основная часть состояла из нескольких смысловых блоков. В ходе разминки «Витамин С – Событие» участники поделились историями, называя одно маленькое событие, которое сегодня утром заставило их улыбнуться. Это позволило снять напряжение и настроить группу на позитивный лад. Далее прошел мозговой штурм, где участники поддержали диалог, рассказав о своих традициях и «правилах понедельника». Центральным моментом стала беседа с приглашенным гостем Мамаделеевой Риммой Рамисовной, которая поделилась личным опытом сохранения оптимизма.
#АрскКультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека #АктивноеДолголетие #ДекадаПожилыхЛюдей


КУЛ ЭШЛӘРЕНДӘ-КҮҢЕЛ ҖЫЛЫСЫ

Бүген районыбызның "Казан арты" тарих-этнография музеенда Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Кул җылысы" дип исемләнгән күргәзмә-ярминкә узды. Биредә өлкәннәребезнең кул эшләре урын алды. Катнашучыларның иҗат җимешләреннән оештырылган күргәзмәдә нәрсә генә юк: чигелгән картиналар, урындыкларга япмалар, шәл, оекбаш һәм бияләйләр. Барысы да игътибарга һәм мактауга лаек. Фантазияне эшкә җигеп, бөтен булган осталыкны кулланып, зәвык белән башкарылганнар. Һәрберсен озаклап сокланып карап торырлык.
Өлкәннәребез яшь вакытларында аулак өйләрдә ничек итеп бәйләү ярышлары оештырулары һәм уйнаган уеннары турында кызык итеп сөйләделәр, киләчәктә дә мондый чараларны еш уздырырга кирәк дигән фикергә килделәр.
#АрскКультура #АрскийРДК


Хөрмәтле райондашлар!
Сезне Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Арча район Мәдәният йортында узачак бию кичәсенә чакырабыз.
#АрскКультура #АрскийРДК


ӨЛКӘННӘРГӘ ХӨРМӘТ КӨНЕ

Өлкәннәр көнен юкка гына алтын көздә билгеләмиләр, чөнки олыларның гомер буена туплаган акыллы фикерләре, бай тәҗрибәләре алтын-көмештән дә кыйммәтлерәк.

Районыбызда өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Мәдәният хезмәткәрләребез Яңа Чүриле интернат-йортында булып, анда тәрбияләнүчеләрне матур җырлары белән сөендереп, күчтәнәчләр тапшырып кайттылар.
#АрскКультура #АрскийРДК


Читекчеләр эзләре буйлап Урта Сәрдәгә сәяхәт! 🍂

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Казан арты» музее хезмәткәрләре Урта Сәрдә авылына сәяхәт кылды. Бу сәфәрнең төп максаты — элеккеге читек-чүәк артелендә хезмәт куйган осталар белән танышу иде.


🎞 Очрашу барышында артельнең үткәне турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар тупланды, шулай ук тарихи фотосурәтләрнең күчермәләре музей фондына кабул ителде.

Әлеге кыйммәтле материаллар киләчәктә күргәзмәләребезне баетырга һәм яшь буынга милли мирасыбызны җиткерергә зур ярдәм булачак.

Урта Сәрдә авылы халкына җылы кабул итүләре һәм истәлекләре белән уртаклашулары өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең ярдәм белән тарихыбыз саклана һәм яши!

#АрскКультура #КазанАртыМузее #музей_фонды #фотоларда_арча_тарихы


ӨЛКӘННӘР КӨНЕНӘ ҖЫРЛЫ БҮЛӘК

Бүген Арча район Мәдәният йортының "Хәзинә" фольклор коллективы Түбән Аты һәм Кушлавыч авылы өлкәннәренә чын бәйрәм бүләк иттеләр.
Концерт җылы, ихлас узды, өлкәннәрне яшь чакларына алып кайтучы җырлардан торды.
Мондый очрашулар – чыгыш ясау гына түгел, ә өлкән буынга чын игътибар һәм кайгырту чагылышы.
#АрскКультура #АрскийРДК


ТАТАРСТАН-БЕЗНЕҢ ЙОРТЫБЫЗ

«Татарстан — безнең йортыбыз» этно-мәдәни фестиваленең зона сайлап алу турлары башланды. Чираттагысы 7 нче октябрь Арча район Мәдәният йортында узачак. Сәхнәдә Әтнә, Теләче, Балтач, Саба, Арча районнары иҗатчылары чыгышы көтелә.
«Татарстан — безнең йортыбыз» этно-мәдәни фестиваленең максаты — Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм үзара рухи баюын ныгыту, Татарстанның күп милләтле мәдәниятын саклау, популярлаштыру һәм үстерү.
Фестивальнең оештыручылары булып Татарстан халыклары Ассамблеясы, Татарстан халыклары Дуслык Йорты тора.
#АрскКультура #АрскийРДК


ГОМЕР КӨЗЕ ЯКТЫ БУЛСЫН!

Бүген Арча район Мәдәният йорты агиткультбригадасы районыбызның өлкәннәр интернат йортында тәрбияләнүчеләргә "Гомер көзе якты булсын!” дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итте.
Өлкән буын вәкилләре котлаулар кабул иттеләр, матур җырлар тыңладылар.
Өлкәннәребезнең йөзләрендә елмаю күрү – җанга рәхәт.
Гомер көзләрегез якты һәм җылы булсын!
#АрскКультура #АрскийРДК


✨ Рәхим итегез! Добро пожаловать!
Китап 1941-1975 нче еллар аралыгында яшәп туктаган авылга багышлана. Бу
авыл халкы бик бердәм, күңелләрендәге хатирәләрне саклап, яңартып торалар. Һәр елны җәй көне җыелып очрашалар, авыл рухын саклап бердәм булып гомер итәләр. Авыл төзелүгә сугыш чорында илгә күмер җитештерү, төзелеш өчен материал әзерләү сәбәпче була. Монда төрле җирләрдән эшче көчләр җибәрелеп, агач эшкәртү эше башкарыла. Гаиләләр төзелеп, төрле милләт халыклары бер авыл булып тату гомер итәләр. Авылда мәктәп, клуб, медпункт, пекарня була. Авыл халкы җитештергән әзер чимал тимер юл аша фронтка озатыла.

#АрскКультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека


Рәхим итегез! Добро пожаловать!
#АрскКультура #ArskaiDetskaia


Хөрмәтле өлкәннәребез, сезне «Кул җылысы» күргәзмә-ярмикәсендә катнашырга чакырабыз.
Кул эшләрегезне 7 нче октябрь «Казан арты» тарих-этнография музеена алып килә аласыз.
Башлана: 14.00 сәгатьтә.
#АрскКультура #АрскийРДК #КазанАртыМузее


ӨЛКӘННӘР ИҖАДИ БӘЙГЕДӘ КӨЧ СЫНАШТЫ

Бүген Арча район Мәдәният йортында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Җырлыйк әле!" дип исемләнгән караоке-баттл узды.
Иҗади бәйгедә катнашучылар җырларны, уен коралларын, җырчы һәм композиторларны танып белү, иҗат итү осталыкларын күрсәттеләр. Берсеннән-берсе иҗади һәм күңелле биремнәр аша командаларның бердәм эшләве дә сыналды.
#АрскКультура #АрскийРДК


Сегодня в музее «Казан арты» прошёл особенный и очень тёплый мастер-класс. В рамках Декады пожилого человека мы пригласили в гости участников серебряного возраста, чтобы вместе прикоснуться к древнему ремеслу и освоить искусство создания изделий из глины. 🏺👋

Глина — удивительный материал. Она требует терпения, тепла рук и искренней вовлеченности. Наши гости с огромным энтузиазмом погрузились в творческий процесс: под руководством сотрудников музея каждый участник смог создать своё уникальное глиняное изделие.

Во время работы в мастерской царила невероятная атмосфера уюта, радости и вдохновения. Участники не только освоили новые навыки, но и с удовольствием пообщались за творческой работой, поделились отличным настроением и зарядились позитивной энергией.

❤️ Мы от всей души благодарим наших дорогих гостей за их мудрость, горящие глаза и неиссякаемый интерес к жизни и творчеству! Пусть эти изделия, сделанные своими руками, хранят тепло этой встречи и радуют вас каждый день.

#АрскКультура
#КазанАртыМузее


ҖЫРЛЫЙК ӘЛЕ!

Өлкән яшьтәгеләргә җылылык, игътибар һәм аралашу шатлыгы бүләк итү өчен Арча район Мәдәният йортында төрле чаралар үткәрелә. Чираттагысы 5 нче октябрьдә узачак.
Өлкән буын вәкилләрен җырлы кичә-"Җырлыйк әле!" караоке-баттлына чакырып калабыз.
#АрскКультура #АрскийРДК


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
🍁И опять дорогой детства нас память поведет🍂
Когда наступает осень и природа ставит на стол все свое изобилие, дарит нам все свои прекрасные цвета, мы отмечаем День пожилых людей. Сегодня в рамках этого календарного дня мы посетили Арский дом-интернат для престарелых и инвалидов с праздничной программой.

🍹В приготовление литературно-музыкального коктейля были включены следующие нотки творчества:
✅ душевные стихотворения;
✅ интеллектуальные игры;
✅ народные танцы;
✅ искренние пожелания.

😋 Выступления, приготовленные библиотекарями, пришлись по вкусу каждому воспитаннику дома-интерната. Директор и коллектив данного учреждения выразили искреннюю благодарность за проведенное мероприятие в рамках проекта "Активное долголетие".
❤ А вы уже поздравили своих близких и родных людей?
#АрскКультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека #АктивноеДолголетие


ӨЛКӘН БУЫН ВӘКИЛЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП

Бүген, 1 октябрьдә, Халыкара Өлкәннәр көне билгеләп үтелә.
Традициягә кергәнчә, мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләргә бәйрәм күчтәнәчләре таратыла.
Өлкәннәребезнең хәл-әхвәлләрен белеп, аларга күчтәнәч пакетлар өләшү күркәм гадәт.
#АрскКультура #АрскийРДК


"ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ" АРТИСТЛАРЫ "ИДЕЛ-ЙОРТ" БӘЙГЕСЕНДӘ

Татарстанда Шамил Закиров исемендәге XXVI «Идел-йорт» төбәкара театр коллективлары бәйгесенең зона этабы старт алды. Быел әлеге масштаблы иҗади бәйге Россиядә – Халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында уза.
Конкурсның сайлап алу этабына Татарстанның 40 районы һәм шәһәреннән барлыгы 64 гариза кабул ителгән. Оештыру комитеты әгъзалары алар арасыннан икенче этапта катнашу өчен 32 спектакльне сайлап алган.
Бүген Әтнә дәүләт драма театры бинасында узган сайлап алу турында Арча район Мәдәният йортының "Җидегән чишмә" халык театры "Яучылар" водевиль-комедиясы белән чыгыш ясады.
#АрскКультура #АрскийРДК

Показано 20 последних публикаций.