Татар Эстрада


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Музыка



Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Музыка
Статистика
Фильтр публикаций


Ильмира Нагыймова белән интервьюдан өзек 👇

- Читтән караганда, кеше тормышы җиңел кебек. Минем турында матур булып елмаеп йөри, дип уйлаучылар күп. Җилкәмдә күпме авырлык, күпме җаваплылык булганын белмиләр. Балаларны гына әйтмим. Ниләр кичергәнемне беркем дә белми. Көне, төне руль артында йөрим, ат кебек эшлим...

– Авыр булганда, яшәргә көч каян аласың? 
– Өйдәге ике баламнан. Аларга карыйм да, алга таба яшәргә кирәклеген аңлыйм. Башкача мөмкин дә түгел.

– Балаларда җырга сәләт бармы? 
– Икесе дә җырлый, җыр-моңга сәләт бар. Шулай да Ясминә күбрәк рәсем ясарга ярата. Бик матур ясагач, мин аны рәсем түгәрәгенә бирдем.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Салават Фәтхетдинов тормышыннан кызыклы фактлар ⬇️

Салаватны әнисе кыз туар дип көткән.

Җырчының балачак хыялы – үз зоопаркын булдыру. Хыялы тормышка ашкан.

Мәктәпне тик “5”ле билгеләренә тәмамлый.

Салаватның беренче укытучысы – хатыны Ләйсәннең әнисе.

Тәүге эш урыны – Аксәет авылы клубы. 1981-1989нчы елларда биредә мөдир булып эшли.

1979-1981нче елларда Армия сафларында хезмәт итә.

1989нчы елдан бирле сольный концертлар куя.

Төркиядә диңгез янында кечкенә фатиры бар.

Кумиры – Илһам Шакиров.

“Салават” театрын төзер алдыннан, Алла Пугачеваның җыр театрын өйрәнгән. “Күп әйберне аннан күчереп алдым” – ди ул интервюсында.

Их яхшы ял – мунча.

Җырчы – ябалак: иртәнге биштә генә йоклап китә ала.

Яраткан ризыгы – хатыны пешергән кыстыбый.

Хатыны Ләйсән 9 яшькә кечерәк.

Кызы Алина Голливудта укыган, Николас Кейдж классын тәмамлаган.

Тәтешле районындагы Иске Кайпан авылының урта мәктәбе Салават Фәтхетдинов исемен йөртә.


Рөстәм Асадуллин белән интервьюдан өзек ⤵️

— Синең турыңа еш кына «сәер хәрәкәтләнә» дип язалар, моңа ничек карыйсың?
— Ул минем үзеннән-үзе чыга инде. Мин аны репетиция ясап, каяндыр карап эшләмим. Эчтән чыга ул минем. Ничектер «транска» кереп, шунда очып йөрим мин. Мин аны үзем сизмим дә, аннары телевизордан карагач – нәрсәдер эшлим шунда. Ул – минем күңел халәтем: ошамаса, карамагыз! Башкача булмый минем, туктап, болай гына басып җырлый алмыйм.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Мәрхүмә Вәсилә Фаттахова белән интервьюдан өзек 👇

«…Тормыш тагын да явызрак булып чыкты, 18 яшем тулгач, фаҗигале рәвештә әнием үлде. Монда инде бөтенләй дөнья беткәндәй булды. Хыялым – Мәскәү яисә Казан консерваториясенә укырга бару иде, ә мондый хәлдән соң – кая инде! Сеңлемә 9 яшь, ике ятим бала торып калдык. Ничек кенә авыр булса да, моны сеңлемә күрсәтмәскә тырыштым, бик елыйсым килсә дә, түздем. Чөнки мин апа кеше, сеңлем миннән үрнәк ала. Белоретта яшәргә калырга булдык, миңа бер-ике җирдән эш тәкъдим иттеләр. Әмма Уфадагы туганнар күченеп килегез дигәч, кызыгып, Уфага килдек. Йөк машинасына бар әйберләребезне төядек тә, башкалага юл тоттык.

…Күрәчәк кайгыларымны инде кичердем дигәндә, вакытсыз сеңлем вафат булды. Бу коточкыч вакыйгадан соң ниләр булганын хәтерләмим... Бар да томанда... Укуга да йөри алмадым, ярый әле, укытучыларым минем хәлемә кереп, диплом эшен якларга ярдәм иттеләр.
Бераз хәл керә башлагач, концертымны уздырырга уйладым. Бу инде үземне “саз”дан чыгару максатыннан эшләнде. Бернинди рекламасыз билетларым ике атна алдан сатылып беткән иде, тамаша тулы зал белән үтте. Моң-зарымны тамашачыга сөйләп, алар алдында елый-елый иҗат кичәмне уздырдым. Шул концерт яшәргә дәрт бирде, аякка бастырды. Нәкъ шул көнне булачак ирем белән таныштым».


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Уфалылар! 🤩

23 декабрь көнне «Максимилианс»та — Яңа ел!
Данир Сабиров белән
🤩

Җыр һәм юморга бай кичәдә сез булырга тиеш!

Билетлар: https://vipart-ufa.ru/danir-sabirov-3/ 💫


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Галигә барам әле ❤️

Ничек сезгә әлеге җыр ИБ башкаруында? 😍


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Мәрхүмә Эльмира Сөләйманова белән интервьюдан өзек 👇
⠀
«...Ә әти турында ишеткән дә, белгән дә юк. Мине ничек өч-дүрт яшемдә ташлап чыгып китсә, шуннан бирле күренгәне юк. Энемне исә бер тапкыр да күрмәгән, аны бала тудыру йортыннан да барып алмаган. Кеше сөйләвенчә, ул минем тормышымның яңалыкларын, иҗатымны яхшы белә. Аның фамилиясен калдырганга да бик шат. Чөнки әни белән энем әнинең кыз фамилиясендә йөриләр, ә мин Сөләйманова булып калдым.
Әгәр дә әтине кире кайтару мөмкинлеге булса, кайтармас идем. Хәзерге тормышымнан бик канәгатьмен. Аллаһы Тәгалә булганыннан гы­на аермасын иде. Миңа моннан да артыгы кирәк түгел.


– Аның урынына бүген үзеңнең күркәм гаиләң бар.
– Әйе, Ходаема шөкер. Кибеттә эшләгән елларымда булачак ирем белән таныштым. Көн дә 16.30 сәгатьтә, эштән кайтышлый, бер егет ярты ак ипи белән «Ряба» майонезы сатып ала иде. «Ул майонезны бер көн эчендә ничек ашап бетерә икән?» – дип аптырый идем. Ялгыз икәне аңлашыла иде, чөнки ул йә әнисе белән, йә берүзе генә керә иде...»
⠀
Дәвамын укырга теләсәгез, комментарийларда моның хакта язып калдырыгыз 🙏
⠀


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
«Тормыш булгач, була инде
Карасы да, агы да…»


Бик матур җыр:
https://band.link/2H43L


Безнең күңел кошыбыз🕊


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Илназ Минвәлиев белән интервьюдан өзек 👇

— Беренче улыгыз тумыштан зәгыйфь. Аны “кояшлы бала” дип тә йөртәләр...
— Улым Алмаз авыру булып тугач, дөньяның асты өскә килде. Сөйләшмәгән кеше калмады, туганнар белән киңәшләштем, алар “үстерә алмыйсыз” диделәр. Динарага: "Баланы калдырыйк, туганнар да шулай киңәш итә", - дидем. "Тормасаң, тормассың, әмма мин баланы калдырмыйм", - диде ул. Баланы өйгә алып кайткач, хатынның әнисе бик булышты, баланы үстереште.

— Алмаз – бик сәләтле, тырыш бала. Нинди һөнәрләре бар?
— Алмаз турында сөйләсәң, китап язарга була. Безгә аның турында "ул баланы ничек шулай үстерә алдыгыз?" дип еш язалар. "Балагызны алып килеп бер елга калдырыгыз, әмма кызганмагыз", - дим. Ата-анадан тора ул. Махсус мәктәпне, уку йортын "бишле"гә тәмамлады. Күннән аяк киеме тегә. Келәмнәр дә тегә белә. Ашарга пешерә, йөзәргә дә өйрәнде, бокска йөри. Идәнне, савыт-сабаны ялт иттереп юа. Җыр-моңга гашыйк, элеккеге артистларны аеруча ярата. Кроссвордлар чишә, мозайкалар җыя. Дингә тартыла, намаз укый.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Рәфис Кәлимуллинның әнисе – Фәүзия Кәлимуллина башкаруында «Гармунчыга» җыры 😍


Фирдүс Тямаев:

«Төрле гаиләләр бар. Балаларын, хатыннарын калдырып, яшь кызга өйләнүчеләр күп. Ике йортка яшәүчеләр дә җитәрлек. Бу – кешенең тәрбиясеннән торадыр, мөгаен.

Менә минем хатын турында да «үз-үзен карамый» дип язалар. Әйе, минем хатын иренен зурайтып, артын күпертеп, дискотекаларда кыска итәкләрдән йөрүче хатын-кыз түгел. Ул алай йөрмәячәк тә, чөнки аны шулай тәрбияләгәннәр. Мин үзем дә, шаян рухлы булсам да, концертлар куйсам да, алай дискотекаларда йөрүчеләрдән түгел.

Тормыш иптәшем белән бергә матур гына яшәргә иде. Чөнки бүгенге заманда аерылышулар болай да бик күп. Балаларыбызны исән-имин аякка бастырырга иде. Без ир-атларның болай да Аллаһы Тәгалә каршында бурычларыбыз бик күп...»


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Матур эш көннәре барыгызга да ❤️


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Бу җыр кайчан чыга инде?!
Бик көтәбез
😍


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Кечкенә Мирзаянова 😍❤️🥰


Гүзәл Уразованың кайсы хиты күңелегезнең иң түрендә урын алып тора? ❤️‍🔥

Ноябрь ахырында уфалылар Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың ХИТЛЫ СЕЗОНын күрәчәк! 😍

26
27
28
29
30
НОЯБРЬ, Яшьләр мәдәният сарае!

Соңгы билетлар vipart-ufa.ru сайтында ❤️


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
"Галигә барам әле" Илсөя Бәдретдинова башкаруында.

Ничек сезгә? 🥰



🕋 ӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘҺ! ӘТИЕМ МӘККӘДӘ!
Җомга мөбәрәк булсын!

Минем өчен бүген аеруча зур шатлык һәм бәхет. Улы буларак, әтиемне изге Мәккә шәһәренә җибәрү насыйп булды. Әлхәмдүлилләһ, ул исән-сау барып җитте һәм хәзер Кәгъбәтулла янында.

Аллаһым, әтиемнең гыйбадәтләрен, догаларын кабул итсен! 🤲

Ләкин минем теләгем — бу сәфәрнең файдасы безнең гаилә белән генә чикләнмәсен, ә мөмкин кадәр күбрәк кешегә изгелек булып кайтсын иде.

Шуңа күрә без «КЕШЕЛӘРГӘ ФАЙДА» дигән изге проект башлап җибәрдек.

Әтием Мәккәдә булган вакытта сез дә түбәндәге изге эшләрдә катнаша аласыз:

📖 Үз исемегездән яки якыннарыгыз исеменнән Коръән тапшыру.

🐑 Корбан-сәдака оештыру, мохтаҗларга ит тарату.

❤️ Үз исемегездән сәдака бирү.

💧 Зәмзәм суы алу һәм Россия почтасы аша өегезгә җибәрү.

🤲 Үзегезнең догаларыгызны, якыннарыгызның исемнәрен тапшыру.

Катнашу һәм тулырак мәгълүмат алу өчен:

📞 +7 (951) 892-77-02 (вотсап, макс , телеграм)
@ilnar_safin_official

Исламда бик матур мәгънәле хәдис бар: кешеләрнең иң хәерлесе — башкаларга күбрәк файда китерүчесе.

Мин дә нәкъ шушы фикер белән яшәргә телим. Изгелек эшләү өчен зур мөмкинлекләр көтәргә кирәкми. Кайвакыт кечкенә генә ярдәм дә кемнеңдер тормышында зур шатлыкка әйләнергә мөмкин.

Әйдәгез, бергәләп күбрәк изгелек кылыйк, мохтаҗларга ярдәм итик, кешеләргә файда китерик!

Аллаһ һәрберебезнең изге ниятләрен, догаларын һәм сәдакаларын кабул итсен!

Игелекнең зурысы-кечесе юк. Изгелек кылырга ашыгыйк!

🤲 Кешеләргә файда — безнең төп ниятебез!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Кемнең уллары армия сафларында — барысына да исән-сау туган йортларына әйләнеп кайтырга язсын 🤲
Амин
🤲



Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Хәерле көн, дуслар 🤝👋
Наил белән таныш булыгыз!

☎️89608033056☎️

Наил безнең автомобильләрне сайлап алу, сатып алу һәм сату белән шөгыльләнә! 🚘

Дәүләт ярдәме (господдержка) буенча яңа Гранталар 650 000 сумнан башлап✅

Барлык төсләр һәм комплектацияләр бар, берни дә көтәргә кирәкми, 2-3 сәгать эчендә рәсмиләштерү✅🤝

Хәзер биредә 450 артык йөрелгән (пробеглы) автомобиль, шулай ук ХУНДАЙ, КИА, LADA, HAVAL, ДЖЕТУР, БЕЛДЖИ һ.б. яңа маркаларның бөтен тезмәсе бар 🚘

Аның макс-каналын саклап куегыз ⤵️

Наильнең МАХы

Показано 20 последних публикаций.