Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Мәрхүмә Эльмира Сөләйманова белән интервьюдан өзек 👇
⠀
«...Ә әти турында ишеткән дә, белгән дә юк. Мине ничек өч-дүрт яшемдә ташлап чыгып китсә, шуннан бирле күренгәне юк. Энемне исә бер тапкыр да күрмәгән, аны бала тудыру йортыннан да барып алмаган. Кеше сөйләвенчә, ул минем тормышымның яңалыкларын, иҗатымны яхшы белә. Аның фамилиясен калдырганга да бик шат. Чөнки әни белән энем әнинең кыз фамилиясендә йөриләр, ә мин Сөләйманова булып калдым.
Әгәр дә әтине кире кайтару мөмкинлеге булса, кайтармас идем. Хәзерге тормышымнан бик канәгатьмен. Аллаһы Тәгалә булганыннан гына аермасын иде. Миңа моннан да артыгы кирәк түгел.
– Аның урынына бүген үзеңнең күркәм гаиләң бар.
– Әйе, Ходаема шөкер. Кибеттә эшләгән елларымда булачак ирем белән таныштым. Көн дә 16.30 сәгатьтә, эштән кайтышлый, бер егет ярты ак ипи белән «Ряба» майонезы сатып ала иде. «Ул майонезны бер көн эчендә ничек ашап бетерә икән?» – дип аптырый идем. Ялгыз икәне аңлашыла иде, чөнки ул йә әнисе белән, йә берүзе генә керә иде...»
⠀
Дәвамын укырга теләсәгез, комментарийларда моның хакта язып калдырыгыз 🙏