Татар Эстрада


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Музыка



Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Музыка
Статистика

Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Марат Яруллин яңа җыр чыгармакчы.

Ничек сезгә? 🥹


Зөлфирә Шәйдуллина белән интервьюдан өзек ⬇️

– Яңа туган сабыйга барыбер игътибар күбрәк китә. Нәзирә моны ничек кабул итә?
– Игътибарны Нәзирәгә дә, Гүзәлгә дә бертөрле бирергә тырышам. Янымда әнием, Алмаз бар. Алар да ярдәм итә. Алмаз бик рәхәтләнеп булыша. «Эшләрем бар әле», – дип чыгып китми. Нәзирәне үстергәндә дә шулай булды. Гүзәл йоклаган арада мин өйдәге эшләремне эшләргә, Нәзирә белән уйнарга тырышам. Ул китаплар укырга бик ярата.
Ике балага да тиешле игътибарны җиткерә алабыз дип уйлыйм. Нәзирә Гүзәл туганчы ук: «Монда бит минем сеңлем. Мине күтәрмә, алайса, сеңлемә авыр була», – дип, эчемне сыйпап китә, һәрвакыт мине кочаклый иде. Аңлы бала ул. Бала тудыру йортына киткәндә дә, мин сиңа иптәш кыз бала алып кайтам, дигән идем. Шуңадырмы, бик шатланып кабул итте. «Әни, кулын тотсам ярыймы, кочакласам ярыймы, үбәргә ярыймы?» – дип кенә тора. Сеңлесен бик ярата. «Бу бит – минем сеңлем, Гүзәлем, туганым», – ди.
Туганлык хисләрен үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк дип уйлыйм. Балалар безнең туганнарыбыз белән ничек аралашканны, ничек сөйләшкәнне күреп тора бит. Шуны кабатлый. «Ярый әле минем апам бар, сердәшем дә, дустым да ул. Гүзәл белән дә сез шулай булачаксыз, бергә балалар бакчасына да йөрерсез», – дип сөйлим инде мин аңа. Нәзирә һәр сүзне истә калдыра.


Автор: Энҗе Шәйхетдинова


Айдар Галимов белән интервьюдан өзек 👇

– Хәзер балалар үз юлларын тапты. Олы кызымның үз гаиләсе бар. Айгизә кызымны аерып әйтәм. Ул үзе иҗатны юлны сайлагач, мине яхшырак аңлый башлады. Ә болай, әтиме – әти. Ул тегендә-монда укый. Үзе дә иҗат юлына кереп киткәч кенә бу эшнең авырлыгын аңлады. Айгизә, балакаем, мине аңлады. Мин дә аны аңлыйм. Башта каршы булдым. «Кызым, кыз бала өчен авыр юл сайладың», – дип әйттем. Икенче яктан, ул бит аны яратып эшли, күңеле тарта, аның нәтиҗәләрен күрә, аның максатлары бар. Әйдә, син табиб бул, безгә табиб кирәк, дип әйтсәң ни булыр иде? Ул – аның тормышы.

– Айгизә бик якты, бик үзенчәлекле, кыю образларда. Ул бер тапшыруда үзенең тәнкыйтьләргә ияләнүе турында әйтте. Сез аңа теләктәшлек белдерәсезме? Әллә «үз юлы, үз уңышлары, үз хаталары» дип кабул итәсезме?
– Ул юл хаталы булса да, үзе үтәргә тиеш. Бу яшьтә кешегә нәрсәдер өйрәтә башласаң, «бусы ярамый, тегеләй-болай» дип, миңа калса, ул нәтиҗә бирмәскә дә мөмкин. Мин каршы килмәскә тырышам. «Молодец, кызым», – дип кенә дә әйтә алмыйм, аның бит миңа ошамаган моментлары булырга мөмкин. Мин аңа комачауламаска тырышам. Үзе үтсен, кайда ак, кайда кара икәнен үзе күрсен. Үзе аңлар, барып җитәр. Шул юлны үзе үтмичә, финалга барып җитмәс.

– Артист буларак ул сайлаган юлга ничек карыйсыз?
– Башта ук хупладым, дип әйтә алмыйм. Кыз балага бигрәк тә авыр. Ир-атка да җиңел түгел. Ирле-хатынлы дуэт булганда, бер-берсенә терәк булып баралар әле. Аңа каршы булу – канатларын каеру, дип уйладым. Бүгенге көндә теләктәшлек белдерәм, киңәшләр дә бирәм, концертларымда катнаштырырга тырышам. Алар башка төрле «мәктәп»не үтте. Алай да татар-башкорт моңын, телне саклап кала алдылар.


Мәрхүмә Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алып, аның белән интервьюдан өзек ⬇️

– Кайчандыр карьера баскычын сайлаганга үкенечләр булмадымы?
– Юк. Җырларга яраткач, сәхнәне ташлый алмадым. Әлбәттә, бик күп михнәтләр, авырлыклар күрдем ул җырым аркасында...
Мин шуның белән бәхетле: бөек җырчылар янында йөрдем, алар белән бер сәхнәдә булдым, иң яхшы музыкантлар белән эшләдем. Укытучыларым да иң яхшылары иде.
Балам гына булмады... Озак еллар тулай торакта яшәдем, эш хакы юк диярлек иде. Стадионнар, спорт сарайларын тутырып, концертлар куябыз, көненә 6 сум 50 тиен акча түлиләр. Ялгыз гына бала алып кайту – нык җитди адым ул. «Тапсам, үскән булыр иде әле», – дип уйлап куям кайчак. Күрәчәгем шул булгандыр. Аның урынына апам-абыемнарның балалары минем өчен үлә язып тора, үземнеке кебек. Мине бик хөрмәт итәләр.


Танылган AY YOLA төркеме солисткасы Адель Шәйхетдинова кияүгә чыкты.

«Бүген безнең Адель өчен аеруча мөһим көн. Бу көн сезнең бәхетле гаилә тарихыгызның башы булсын. Бер-берегезне саклагыз», — дип язган AY YOLA музыкантлары.

Җырчының сөйгәне — Алексей Хаиров. Билгеле булганча, ул — яшь эшкуар, УДНТУны тәмамлаган, сәяхәт итү, экстрим һәм спорт белән кызыксына.


Рөстәм Нәбиев белән интервьюдан өзек ⤵️

«Мин әниемне югалттым. Әгәр дә гомер буе әтигә карата нәфрәт белән яшәсәм, чынлыкта аны да югалтыр идем. Ә мин тагын бер әти-әниемне югалтасым килмәде.

Әти белән аралашырга, аны күрергә, «әти» дип атарга үзем теләдем. Мин моны булган хәлләрне онытканга эшләмәдем. Һәм аның кылган гамәлен дөрес яки рөхсәт ителерлек дип санаганга да түгел.

Мин бары тик, билгеле бер дәрәҗәдә, кешене аның кылган гамәленнән аера алдым. Бәлки, мин аны гафу итмәгәнмендер, ә бары тик ачуны җибәргәнмендер. Чөнки аңладым: әгәр бу ачуны гомер буе үз эчемдә йөртсәм, беренче чиратта ул мине җимерәчәк. Ә мин моны теләмәдем.

Бүген мин үзем дә әти. Һәм балаларымның башка бер кешегә карата булган шул нәфрәтне, ачуны күрүләрен һәм тоюларын теләмәдем. Бу дөрес түгел. Ә мондый хисләр теләсә кайсы очракта да минем эчке дөньям чикләреннән чыгып китәр иде.

Һәм бүген мин нәкъ шундый сайлау ясавыма шатмын. Чөнки әти инде юк. Әгәр ул вакытта мин аның алдында ишекне япкан булсам, хәзер моны төзәтү мөмкин булмас иде…»


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Ләйлә Галиеваның туры 😍
Концертларына рәхим итегез ⤵️

30.10 Яр Чаллы
31.10 Лениногорск
02.11 Исянгулово
03.11 Баймак
04.11 Магнитогорск
05.11 Сибай
06.11 Учалы
07.11 Челябинск
08.11 Екатеринбург
13.12 Пермь
14.12 Барда


Билетлар: https://vipart-ufa.ru ❤️


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Ильмира Нагыймова безне чираттагы премьерасы белән сөендерә 😍


Резидә Тямаева сольный концерт куйса, кайсыгыз барыр иде? 😍


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
😱😱😱


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Ильмира Нагыймова һәм әнисе 😍


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Нәнәй-картәтиле балачак ❤️


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Хәерле иртә! ☀️

Яхшы кәефләр сезгә!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Талант. Тавыш. Матурлык.
Ходай аңа барысын да өеп биргән
😍


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Бу җырны хәтерләүчеләр бармы биредә?


Әнвәр Нургалиев белән интервьюдан өзек ⤵️

— Әнвәр, ни өчен җырчы һөнәрен сайладың?
— Башта табиб буласым килде, ләкин анда керергә акча кирәк иде. Аннан соң ул заманда телевизор ремонтлаучы булып эшләү модада иде. Ул юнәлеш буенча китәргә дә кызыктым. Ләкин мәктәптә укыганда ук җырлап йөргәч, җырчы булырга уйладым. Әни: “Балам, дәртле кеше бәхетсез була”, диде. Шулай да хыялымны ашырырга булдым. Башта Уфа сәнгать училищесында, аннан университетта белем алдым. Параллель рәвештә юрист белгечлегенә укыдым. Башка артистларга караганда, миңа сәхнәдә танылу авыррак булды дияр идем. Берара үземне бер урында таптанып торган кебек хис иттем. Хәтта сәхнәдән китү теләге дә бар иде. Үз эшемне ачып, төзелеш белән шөгыльләнеп алдым. Ә Татарстанга 43 яшьтә генә килдем. Болай танылырмын дип һич уйламадым. Бер мәлне Казанда Уфага караганда популярлырак та булдым әле.

— Ни өчен аудиторияңнең 80 процентын хатын-кызлар тәшкил итә дип уйлыйсың?
— Мине “Соң дисең микән?” җыры аша белә башладылар. Мөгаен, шушы җырда үзләрен танучылар булгандыр. Һәркем мине үзе турында җырлый дип уйлыйдыр. Миңа калса, хатын-кызлар миңа түгел, ә сәхнәдәге образыма, тавышыма гашыйк.

— Әнвәр Нургалиев тагын ничә ел популяр йолдызлар исемлегендә булыр икән?
— Тагын биш еллап сәхнәдә иҗат итсәм, әйбәт булыр иде. Гаиләм өчен яшисем килә. Болай да өйгә кайтып кергәнем юк бит.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Ничек сезгә әлеге романтик дуэт? 🥰


Зөлфия Мирзаянова белән интервьюдан өзек ⤵️

– Икенче тапкыр әни булгач, хисләр шул укмы? 
– Хисләр шул ук була алмый, чөнки Нәзирә – беренче бала. Йөклелек вакытында да, бала тапканда да бөтенләй үзгә хисләр иде. Икенче тапкыр йөккә узгач, бала тудыру йортына инде кая барганыңны аңлап барасың. Бала тапканда да барлык “ярый-ярамыйлар”ны белеп торасың. Икенче баланы алдан планлаштырмаган идек. Аллаһка шөкер, тагын бер кызыбыз булды. Гүзәлебез бик назлы бала. Күзгә карап елмая, сөйләшергә ярата. Хисләрне аңлатып та бетерү кыен. Хәзер инде икенче тапкыр әни булуыма төшендем. Һәр мизгелнең тәмен табып яшибез.

– Һәр баланың үз холкы диләр, сабыйның холкы сизеләме?
– Әлбәттә, сизелә. Гүзәлнең холкы йомшаграк булыр төсле. Нәзирә – үзсүзле, максатчан кыз. Ә Гүзәл күзгә карап елмаеп тора, сөбханаллаһ. Әле алар кечкенә бит, холыкларын үсә бара белеп бетерербез инде.


– Йөклелек буенча ялда утырырга да вакытыгыз булмады, сәхнәгә кайту кыен бирелмәдеме?
– Бала табу буенча ялда утырганым булмады дисәк тә була. Ике бала белән дә бала тудыру йортына киткәнче диярлек чыгыш ясадым. Гүзәл белән бер ай өйдә булдым. Ә Нәзирәне тапкач, аннан да иртәрәк концертларга чыгып киткән идем. Безнең халык: “Балаларын ташлап чыгып китәләр”, – дип бик ачулы комментарийлар калдыра. Борчылмагыз, балаларны ташлап чыгып киткәнебез юк. Әни ярдәм итеп тора, шуңа баланы да, әнине дә гел үзебез белән йөртәбез.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Ярулиннар 😍❤️


ИлСаф белән интервьюдан өзек ⤵️

— Дингә килгәч, кайвакыт кешеләр үткән тормышыннан баш тарта. «Ул мин түгел идем», — ди. Бу сезгә хасмы?

— Булган әйберне инкяр итеп булмый. Аны кабул итәргә, нәтиҗә ясарга һәм киләчәктә шундый ук хаталар ясамаска кирәк. Дингә килгәч тә, әүлиягә әйләнеп булмый. Гөнаһлар кылмаска тырышасың, әлбәттә, әмма белми кылган гөнаһларың да бар бит.

— Хыянәткә мөнәсәбәтегез нинди? Кичерә алыр идегезме?

— Минем холкым ул яктан авыр, кичерә алу — икеле. Тулаем, хыянәт — гөнаһ. Әмма аны кичерә алу түбәнлек түгел. Киресенчә, сине бер баш өстен куядыр. Тик мондый адымны көчле рухлы кешеләргә генә хас.

— Холкыгыз авырмы?

— Авыр диләр. Халыкта шундыйрак сүз йөри (көлә). Әмма ул мине белеп бетермәүдән генә чыгадыр. Икейөзлелекне читләп үтә алмый. Бер карасаң, сиңа кагылмаса, дәшмә инде. Әмма бу миңа кыен бирелә. Соңгы елларда сабыр итәргә өйрәнәм. Мин бит Аллаһ Тәгалә түгел. Тулаем, миңа таянырга була дип уйлыйм. Разведкага барырга була (көлә).

Показано 20 последних публикаций.