КЫЗЫЛ МИЛӘШ, АПЕЛЬСИН ҺӘМ ЛИМОН КАЙНАТМАСЫ🍋🍊🍋
Кирәк:
Кызыл миләш ~ 1,5 кг
Шикәр комы ~ 2 кг (әни 1,2 кг салган)
Апельсин ~ 2 штук
Лимон ~ 1 штук
Әзерлибез:
✅Кызыл миләшне ботакларыннан чистартып, юабыз. Ачысын бетерү өчен 12 сәгать салкын суда тотабыз. (Әни 1 көнгә морозилкага куйган‼️)
✅Апельсин, лимон (кабыгы белән бергә, төшләрен кертмибез) һәм миләш җимешләрен мясорубкадан үткәрәбез. Әзер массаны зур тазга яки кәстрүлгә салабыз, шикәр комы өстәп болгатабыз һәм кайнатырга газ өстенә утыртабыз.
✅Кайнап чыкканнан соң, 40-45 минут куерганчы пешерәбез. (Болгатырга онытмыйбыз‼️)
✅Куе, тәмле кайнатманы кайнар килеш банкаларга тутырабыз.
🍋Пирог эчлеге итеп кулланырга да шәп кенә
Чәйләрегез тәмле булсын!☕️