🚌 Актаныш районына яңа мәктәп автобусы тапшырылды
Казанда Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетларына яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды.
Чарада Актаныш районы делегациясе дә катнашты. Делегация составында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, шулай ук районның мәгариф оешмаларыннан укытучылар һәм хезмәткәрләр бар иде.
Раниза Шакирова республикадагы мәгариф идарәләре исеменнән Рөстәм Миңнехановка балаларны куркынычсыз һәм уңайлы транспорт белән тәэмин итүгә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде.
📌 Бүген Татарстанда 901 мәктәп автобусы 963 маршрут буенча 31 меңнән артык баланы йөртә.
2020–2025 елларда республикада 707 яңа мәктәп автобусы сатып алынган.