Журнал "Аллюки"


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Семья и дети



Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Семья и дети
Статистика

Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
🍂🍁Көзге кичтә — көзге сурәт! Балалар белән бергәләп иҗат итү күңелле дә, файдалы да, дуслар!


Җылыта... 🤗"Башгидрометүзәк" синоптиклары шуный сөенечле фаразлар бирә.  🙏Бүген көндез явым-төшем булмаячак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк, көнчыгыш районнарда көчле. Көндез һава температурасы +8, +13° булачак.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Мәктәпләрне җитәкләүче директор абый-апаларны бәйрәм белән!📕🍁🍂
🎬✨ «ДИРЕКТОР АБЫЙ» ✨🎬

📝 Люция Әблиева сүзләре

🎭 Клипта катнашалар:

🌟 Равил Рифгать улы Идрисов
🏫 Уфа шәһәренең 84 нче Татар гимназиясе директоры

🎭 «Символ» үрнәкле балалар театр студиясе
🎓 Җитәкчесе: Лениза Мәүләви кызы Гайнетдинова
(Башкортстанның атказанган артисткасы)
🎬 Режиссёры: Символ Сәлим улы Гайнетдин-Агыйделский
(Татарстанның атказанган артисты)

🎓 5 Е сыйныфы укучылары
👩‍🏫 Сыйныф җитәкчесе: Айгөл Рәшит кызы Ахунова

🎬 Режиссёр: Илдар Еникеев


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Укытучыма🍁
Мостай Кәрим сүзләре
Айрат Кобагышев көе.
Хәйдәр Хәмидуллин башкаруында.❤


Бәйрәмегез белән, мөгаллим абыйлар һәм апалар!🌺 Укытучылар көне белән! 📕Ныклы сәламәтлек, һөнәри уңышлар, акыллы укучылар, сабыр әти-әниләр белән эшләвегезне телибез! ❤🍁🍂


🌧🍁🍂❄Республикада салкын һава агымы белән бергә, беренче кар да килде. Учалыда кар яуган. Дусларыбыз социаль челтәрләрдә фотолар белән бүлешә. Борынгылар фаразлавынча, димәк, бер айдан җиргә кар ятачак.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
🙏Русия сәяхәтчесе Гала Ермошкина Кытайның "Күк баскычы"на күтәрелгән.

✅Биеклектән курыкмаучы экстремаллар өчен Кытайда 1500 метр биеклектә сузылган чын күк баскычы бар. Аны җиңү өчен 278 баскыч буйлап югарыга күтәрелергә кирәк.

✅Конструкциянең селкенүе һәм биеклектә көчле җил булуы да хис-тойгыларны көчәйтә.

✅"Күк баскычы" ике кыя арасында урнашкан. Кыяга менү маршруты якынча 2,5-3 сәгать вакытны ала.

✅Күтәрелеш инструкторлар тарафыннан катгый контрольдә тотыла: туристларны баскычка, инструктаж узганнан соң, махсус альпинист корылмаларында һәм каскаларда гына кертәләр.


🌧☔"Башгидрометүзәк" мәгълүматлары буенча, бүген, 4 октябрьдә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Карлы яңгыр явуы, юлларда урыны белән бозлавык булуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 3-8 метрга җитәчәк. Һава температурасы төнлә +1, -4°, аязытканда -9°, көндез +3, +8° булачак.


📌Чираттагы уку елына мәктәп укучылары олимпиадалары һәм аларның дәрәҗәләре (баскычлары) исемлеге рәсми рәвештә расланган.

📌Сүз Русия мәктәп укучылары олимпиадалары советы (РСОШ) карамагында үткәрелә торган олимпиадалар исемлеге турында бара. Бу 2027-28 уку елында югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләре проектында телгә алынган исемлек.

📌Исегезгә төшерәбез, анда укырга керү сынауларыннан башка (БВИ) ташламалы керү хокукы бары тик олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм бары тик 10-11нче сыйныф укучылары өчен генә бирергә тәкъдим ителә.

📌Моңа кадәр призерлар да, шулай ук 8нче һәм 9нчы сыйныфлардан олимпиадаларда катнашучылар да ташламага ия булган.

📌Мәгариф һәм фән министрлыгы ташламалар бирә торган олимпиадалар санын 83тән 60ка кадәр киметкән.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Йөрәктә яшәү дәрте булсын, матур яллар, дуслар!💯❤


✅Русия Мәгариф министрлыгында мәктәпләрдә ни өчен тәртип өчен билге куюны кертүләрен аңлаттылар.

✅Бу билге:

🍁дисциплинаны ныгыту;

🍁укытучының намусын яклау;

🍁традицион кыйммәтләргә хөрмәт формалаштыру өчен кирәк.

✅Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерүенчә, ведомство бу башлангычның уңай һәм кире якларын ачыклау өчен тәртип өчен бәяләү нәтиҗәләрен җентекләп анализлаячак.


🍁🍂Хәерле иртә, дускайлар! Көнне синоптиклар фаразларыннан башлыйк. "Башгидрометүзәк" мәгълүматларына караганда, бүген төбәктә яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Иртән аерым районнарда бозлавык булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын исәчәк. Көндез  һава температурасының +3, +8° булуы көтелә.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
❤Язмышка рәхмәтле булу кешене бәхетле итә, канатлар куя, күңеленә бетмәс-төкәнмәс кинәнеч бирә. Мәгънәле җыр.🙏 Халык җәүһәре — Татарстанның Саба районы йолдызы Рисәнә Мостафина башкара.


💯Иҗтимагый палатада педагогларга Укытучылар көненә түләү кертергә тәкъдим иттеләр.

✅Аның күләме бер МРОТтан да ким булмаска тиеш, дип саный Иҗтимагый палата секретаре урынбасары Владислав Гриб.


🍁Сентябрь тәмамлану белән әбиләр чуагы да ахырына якынлашты. Октябрь башы республикада салкын булачак, дип хәбәр итә "Башгидрометүзәк" синоптиклары.
🍂Бүген, 2 октябрьдә, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән кар явуы көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә -1, +4°, көндез +4, +9°, көньяк-көнчыгыш районнарда +14°ка кадәр җитәчәк.


🧑 🍼 2027 елда беренче балага ана капиталы 778,5 мең сум тәшкил итәчәк.

👶 Ә икенче бала туган очракта 1 млн 29 мең сум булачак, әгәр ул беренче балага алынмаган булса.


🙏Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы каен серкәсенә аллергиядән «Аллегарда" вакцинасын теркәгән.

Вакциналаштыру курсы бер ай интервал белән ясалачак 5 инъекцияне үз эченә ала, аны серкә таралу сезонына кадәр төгәлләү өчен октябрьдә башларга планлаштыралар.


❗️Русиядә 16 яшькә кадәрге балаларга электр самокатларында йөрүне тыймакчылар.

📌Мондый башлангыч белән Русия Тикшерү комитеты чыккан. Ведомство СИМ (индивидуаль мобильлек чаралары) белән идарә итү хокукын кертергә тәкъдим итте – бу электросамокатта йөрүчеләргә транспорт чаралары водителе статусын бирәчәк.
 
📌Тикшерү комитеты, шулай ук, җәяүлеләр зоналарында һәм тротуарлар буенча электр самокатында йөрүне тулысынча тыюны кертү мәсьәләсен дә карый.

📌Билгеле булуынча, хәзерге вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләре 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балаларга тротуарларда, җәяүлеләр һәм велосипед юлларында индивидуаль мобильлек чарасы (СИМ) белән идарә итәргә рөхсәт итә. Машина юлларына һәм юл кырыйларына чыгу 14 яшьтән рөхсәт ителә.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Бүген – Өлкәннәр көне. 😍Кадерле дәү әтиләребез һәм дәү әниләребез!❤ Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, балалар һәм оныклар хөрмәтендә озак еллар яшәвегезне телибез. 🙏🙏🙏Урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Бәйрәмегез белән!🌺🌺🌺


📌Бер яки ике кечкенә баласы булган гаилә даруларга аена дүрт меңнән сигез мең сумга кадәр акча сарыф итә.

📌Көзге-кышкы чорда чыгымнар аена 6-12 мең сумга кадәр арта. Гадәттә, ата-аналар температурадан, тамак авыртуыннан, томаудан, ютәлдән, ашказаны-эчәк авыруларыннан препаратлар сатып ала.

📌18 яшьтән 34 яшькә кадәрге гаиләсез кешеләр даруларга барысыннан да азрак акча туздыра. Аларның чыгымнары аена уртача 1,2 меңнән 2,5 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Показано 20 последних публикаций.