🍁🍂Хәерле иртә, дускайлар! Көнне синоптиклар фаразларыннан башлыйк. "Башгидрометүзәк" мәгълүматларына караганда, бүген төбәктә яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Иртән аерым районнарда бозлавык булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын исәчәк. Көндез һава температурасының +3, +8° булуы көтелә.