Арча хәбәрләре - Арский район


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ


Район яңалыклары төркеме📷 Группа новостей района📹
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Арск-информ"🗞

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика

Бүген Арча район Мәдәният йортында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында күңелле һәм үзенчәлекле чара – «Җырлыйк әле!» караоке-баттлы узды.

Сәнгатьне, җыр-моңны яратучы актив ветераннардан тупланган ике команда – «Картаймаслар» һәм «Тынгысызлар» үзара көч сынашты. Дамир Таҗиев җитәкчелегендәге «Картаймаслар» командасының девизы – «Җитәбез кебек йөзгә, ә йөрәк унсигездә!» булса, Халидә Вафина капитан булган «Тынгысызлар» «Җырлап керәбез гомер көзебезгә» дигән девиз белән бәйгегә чыкты.

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yrlyik-ale-kunellarne-yr-ylytty


📚Яшь педагог, “Ел укытучысы”, “Кеше тәрбияләү”, “Тату сыйныф серләре” бәйгеләре
җиңүчесе, мәктәп директоры... Аның исеме район мәгарифе өлкәсендә эшләүчеләргә төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңүләре аша да яхшы таныш.

📕Педагогик хезмәт юлын Арчаның алтынчы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлаган Ришад Сәйфетдинов бүген районда алдынгылардан саналган Лесхоз мәктәбен җитәкли. Моның шулай булуын мәкаләбез герое
үзе дә ассызыклап үтте:
“Мин көчле мәктәпкә, көчле коллективка килдем”.


Ришад Фәннүр улы белән ӘҢГӘМӘ


Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика мәгариф оешмалары җитәкчеләренә яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды 🚌

Тантаналы чара Казандагы Уникаль осталык үзәге каршындагы мәйданда узды, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.

👏 Арча районына ике яңа мәктәп автобусы бирелде. Яңа техника Яңа Кырлай мәктәбе һәм Арча шәһәренең 6нчы урта мәктәбе автопаркын тулыландырачак.


4 октябрьдә Түбән Камада чаңгычылар арасында «Кросс лыжников» республика ярышлары узды.

Татарстанның төрле районнарыннан 300 спортчы катнашкан бәйге тизлекне, җитезлекне һәм чыдамлыкны сынады
⛷Ярышларда Арча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе («СШ «Арча») спортчылары да уңышлы чыгыш ясады.

 🥉Үз яшь төркемнәрендә Камилә Нигъмәтҗанова һәм Әмир Сәйфетдинов өченче урынны яулап, бронза медальләргә лаек булдылар.

🎿 Айзат Залялиев исә пьедесталга күтәрелүдән бер адымнан калды. Шулай ук иң көчле ун спортчы исемлегенә Аяз Кәшшәпов, Алия Загрутдинова һәм Зөһрә Әхмәтова керде.

Чыганак: Арча спорт мәктәбе


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиа
Өстәвенә, аларның икесе бер сәгатькә кыскартылган булачак. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/trexdnevnaya-rabocaya-nedelya-s-dvumya-korotkimi-dnyami-budet-v-noyabre-v-tatarstane-5930164

Интертат МАХта


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Рейдка чыктык

Узган якшәмбедә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Арча районындагы бүлеге җитәкчесе Булат Шәйхуллин белән рейдка чыктык. Хәзерге вакытта кыргый хайваннарга һәм кошларга ау бара.

Булат Шәйхуллин очраган аучыларның документларын тикшерде. Бу юлы тәртип бозучыларны күрмәдек. 

- Андыйлар булгалый, – ди белгеч. – Ике кешегә карата беркетмә төзергә туры килде. Без төннәрен дә рейдларга чыгабыз, браконьерларга җәза каты булачак!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Арча үзәге көннән көн матурая, шулай бит?

👍 - әйе
👎 - элек уңайрак иде

623 2 30

Репост из: Нияз Муллахметов
Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Өмет тулы күзләр
Сиңа төбәлгәннәр
Сабырлыгың җитсен аңларга

Һәр күңелне тоеп
Бала зиһененә
Гыйлем чатырлары салырга

Кабат сина кайтып,киңәшләрең тотып,
Укытучым,сине олылыйм.
Ихлас куңелемнән,туган җырларымны
Укытучым,сиңа багышлыйм...


Укытучы — чыннан да һәрвакыт соклануга һәм тирән хөрмәткә лаек булган, кеше күңеленә яктылык илтүче зат.

💐Һөнәри бәйрәмебез котлы булсын!


🎉 Что интересного в нашем районе?
Собрали для вас подборку мероприятий — есть варианты на любой вкус.

Двухдневная афиша - в наших карточках☝


🧑‍🏫 Дорогой учитель, спасибо за ваше терпение, мудрость и тот свет знаний, который вы зажигаете в сердцах учеников. Вы не просто объясняете темы — вы помогаете находить свой путь, верить в себя и не сдаваться.

🤍 Спасибо за каждую исправленную ошибку, за добрые слова в трудный день, за то, что замечаете даже маленький прогресс. Ваш труд — это настоящее призвание

🤝Слова благодарности - в наших карточках



Укытучылар көне уңаеннан, мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсе вакытында төшерелеп, яңалыклар лентасына керми калган берничә кыска видеоны тәкъдим итәбез👆

Районыбыздагы һәр мәктәпнең, андагы һәр укытучының горурланып сөйләрлек җиңүләре бар💯


Укытучылар көне уңаеннан, мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсе вакытында төшерелеп, яңалыклар лентасына керми калган берничә кыска видеоны тәкъдим итәбез👆

Районыбыздагы һәр мәктәпнең, андагы һәр укытучының горурланып сөйләрлек җиңүләре бар💯 Болар барысы да - укытучылар тырышлыгы


Ноябрьдә Татарстан халкын 2026 ел эчендә иң кыска эш атнасы көтә.

Ул нибары өч көн дәвам итәчәк, өстәвенә аларның икесе кыскартылган дәвамлылыкка ия булачак, дип яза "Татар-информ"

🗓 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәрге вакыт биш көнлек график буенча эшләүчеләр өчен аеруча кыска булачак. Татарстанлыларга эшкә 2, 3 һәм 5 ноябрьдә барырга туры киләчәк. Шул ук вакытта 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак, чөнки ул 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көненә кадәр булачак.

🗓 Тагын бер кыскартылган көн 5 ноябрьгә туры килә, чөнки ул 6 ноябрьгә туры килә торган Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан була. Республика халкын шимбә һәм якшәмбегә туры килә торган күчмә 7 һәм 8 ноябрь көннәрендә көтә.


Репост из: Алмаз Хисамутдинов
Уважаемые учителя и ветераны педагогического труда Арского района!🍂

От имени администрации Арского муниципального района и от себя лично сердечно поздравляю вас с профессиональным праздником — Днем учителя!

Профессия педагога во все времена была одной из самых почетных и уважаемых в нашем районе. Именно вы закладываете фундамент будущего, формируете личности, открываете детям дорогу в самостоятельную жизнь. Ваш труд требует не только глубоких знаний, но и огромного терпения, мудрости и душевной щедрости.

Педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезнең бәяләп бетергесез тәҗрибәгез, һөнәрегезгә тугрылыгыгыз һәм зирәк киңәшләрегез — яшь белгечләр өчен ышанычлы терәк.

Бу бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс яшәү дәрте, күңел тынычлыгы һәм гаилә бәхете телим. Укучыларыгызның уңышлары һәрвакыт сезне сөендереп торсын. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!

Спасибо вам за преданность выбранной профессии и неоценимый вклад в будущее Арского района!


Хәерле иртә, дуслар🌿Яңа атна уңышлы булсын

Җәйнең соңгы чәчәкләре ишегалларын бизи әле🌺 #доброеутро


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
ҖЫЛЫЛЫК БҮЛӘК ИТӘБЕЗ! 🍁🍂🍁
Бүген дә Айван мәдәният йортыбызда шундый матур, күркәм кичә булды!
Өлкәннәр декадасы уңаеннан авылыбызның хөрмәтле өлкәннәре белән очрашып, чәй өстәлләре артында бәйрәм кичәсе үткәрдек. Җырлашып та утырдык, шаярттык, көлдек, уеннарда катнаштык, бүләкләр дә тапшырдык. Бәйрәмгә килгән хөрмәтле апаларыбыз бик оста артист булып чыктылар! Иҗади уеннарда рәхәтләнеп катнаштып, һәммәсе үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр!

Моңлы гармун тавышы, артистларыбызның матур җырлары, нәфис сүз бәйрәмне бизәде, ямьләндереп торды!
Чын күңелдән өлкәннәрне матур бәйрәм белән котлыйбыз! Имин тормыш, сәламәтлек телибез!

Рәмзия Минәшәева,
Айван мәдәният йорты җитәкчесе. 🍂


Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане!

Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью списать все долги и кредиты себе и своей семье.

Минимум 3 млн рублей за первый месяц работы, социальные гарантии, полное обеспечение, бесплатное питание и качественное снаряжение. Возможность подписать контракт сроком на 1 год.

Где работать выбирайте сами: от юга России до африканского континента. Или вообще удаленно оператором дрона вне зоны боевых действий.

Приглашайте мужчин на службу по контракту из Татарстана - высокий заработок в копилку всей семьи.

Записаться кандидатом в МАХ: https://max.ru/heroestatarstan_bot
  или оставить заявку по телефону 8 (800) 222-59-00

#КонтрактМинобороныРТ


Хәерле кич, дуслар! Кичебез якты, иртәгеге көнгә матур өметләр белән тулып торсын! Алга, бары тик алга!

Конкурста 1нче урынны алган Энҗе Фәйзуллина фотосы. "Җәй исе килеп торган кич".


Арча аграр - сәнәгать һөнәр көллиятендә Өлкәннәр көненә һәм Укытучылар көненә багышланган чара узды. Ветераннар һәм бүген эшләп торган укытучыларыбыз өчен Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары Туфан Миңнуллинның «Без бит авыл малае» дигән спектакле белән чыгыш ясадылар.
Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте. Ветераннар чын күңелләреннән рәхмәт белдерделәр.


"1 октябрьдә бер төркем ветеран почта хезмәткәрләре өлкәннәр көне уңаеннан Яңа Кырлайга мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай музеена сәяхәт иттек. Музейда бөек шәхесебезнең тормышы, иҗаты белән таныштык, аның шәхси әйберләрен карадык. Соныннан аның рухына дога кылдык. Кафеда тәмле ризыклар белән тукланып хәл-әхвәлләр белешеп,бергә эшләгән вакыттагы күңелле вакыйгаларны искә алдык. Бер-беребезгә сәламәтлек теләп, автобус йөртүче Русланга, аның җитәкчеләренә рәхмәт әйтеп таралыштык"-дип хәбәр итте безгә Наласадан хезмәт ветераны Әнисә Нәҗметдинова.
Без дә үз чиратыбызда почта хезмәте ветераннарына олы рәхмәтебезне җиткерәбе. Аларга нык сәламәтлек, якыннарының күңел җылысын тоеп бәхетле гомер итүләрен телибез.

Показано 20 последних публикаций.