Арча гимназиясе укучылары суд процессларында "катнашты"
Арчаның 5нче гимназиясендә 14–17 яшьлек укучылар өчен үзенчәлекле хокук дәресе узды. Арча район суды судьясы Анна Крайнова һәм судья ярдәмчесе Гөлсинә Дәүләтшина балаларга чын суд практикасындагы өч эшне тәкъдим итте.
⏳Укучылар прокурор, адвокат һәм присяжныйлар ролендә чыгыш ясады. Алар банк картасын мошенникларга тапшыру, ясалма интеллект ярдәмендә сыйныфташын мыскыллау һәм табылган телефонны үзләштерү очракларын тикшерде
Судья яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгының 14–16 яшьтән башлануын искәртте һәм мөһим фикер җиткерде: «Җинаять кодексында шаярулар булмый»