MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Арча хәбәрләре - Арский район

6 Oct, 20:51

Открыть в Max Поделиться

Prev Next
Шахмат үзе бер сихәт
Арчаның “Алгарыш” үзәгендә шахмат ярышы булды. Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 15 ветеран ярышта катнашты. Кукмарадан да килделәр. Кафе эшләп торды. Тамак ялгап аласың килсә, рәхим ит, кайнар чәй, кофе, өчпочмак, кыскасы, ризыклар мулдан иде.

Ветераннар бик бирелеп уйнадылар. Очрашу бертөрле җылы мохиттә, иптәшләрчә күңелле барды.

Арчада яшәүче Марсель Хәлилов абсолют җиңүче булды. 2нче урында – Ашытбаштан Сөләйман Галиуллин, 3нче – Яңа Кенәрдән Таһир Сәмигуллин.

Башка районнардан килгән шахматчылар арасында аерым нәтиҗә чыгарылды. 1нче – Хәйдәр Гарипов (Кукмара), 2нче – Камил Шәймәрданов (Кукмара), 3нче урында Владимир Андреев (Кукмара).

75 яшьтән узганнар арасында Наласадан Габделнәфыйк Фәттаховка тиңнәр булмады.

Рәфкать Йосыпов, Данил Рәхимов, Камил Фатыйхов шулай ук шахматта үзләрен оста шахматчылар итеп таныттылар.

Җиңүчеләргә грамоталар, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шахматчылар күптән түгел ачылган “Алгарыш” үзәген яраталар. Кафе да шунда гына, бик уңайлы, диләр. Әнә шундый уңай шартларда очрашып бер күрешү, онытылып шахмат уйнау үзе бер күңел дөньясына, сәламәтлеккә  сихәт.

689 4
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat