"6 октябрь көнне Наласа авылы "Балачак" балалар бакчасында өлкәннәр көненә багышланган "Гомер көзе" дип аталган бәйрәм чарасы узды. Традиция буенча аңа тәрбияләнүчеләрнең әби- бабайлары,дәү әти, дәү әниләре чакырылган иде. Балалар бакчасы мөдире Гафурова Эльмира Рашат кызы бәйрәм белән котлап матур теләкләрен әйтте. Балалар иң кадерле кунакларга - биюләр, җырлар, шигырьләр һәм җылы теләкләр әзерләделәр. Кызыклы уен- ярышлар беркемгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәде, катнашучылар бик актив булдылар. Балалар бакчасының төркемнәрендә дә күңелле, бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Балалар бакчасы хезмәткәрләре бәйрәм залын зур тырышлык белән бизәделәр. Бакчабызның бер почмагында Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан, көз фасылына багышланган," Гүзәл кызлар" күргәзмәсе ямь биреп торды. Күптәнге гадәт буенча, балалар горурлык һәм мәхәббәт белән, өлкәннәребезне котлап, үз куллары белән әзерләнгән бүләкләрен бирделәр. Балаларыбызның һәм әби- бабайларыбызның елмайган йөзләрен күрү аеруча күңелле булды, ә бүләкләр алу күңелләренә рәхәтлек өстәде. Кунаклар барысы да очрашудан канәгать калдылар. Тагын очрашулар насыйп булсын",- дип хәбәр итә безгә Наласа балалар бакчасы тәрбиячеләре