MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Арча хәбәрләре - Арский район

7 Oct, 20:44

Открыть в Max Поделиться

Prev Next
Фидакарьлек - гомер бизәге

Дөньяда бик күп  һөнәрләр бар. Сайлаган һөнәренә гомер буе тугры калып, үзенең бөтен тормышын, йөрәк җылысын башкаларга өләшүчеләр исә аерым хөрмәткә лаек. Татарстанда игълан ителгән фидакәрь хезмәт елы уңаеннан, Шекә авылында гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, хезмәт елларында фидакарьлек үрнәге күрсәткән өлкән укытучыларыбыз белән җылы очрашу узды. Соклангыч һәм тирән мәгънәле тормыш юлы үткән мөгаллимнәребезне олылау кебек изге максатны күздә тоткан бу кичәдә авылыбыз мәктәбендә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан мөгалимнәребез катнашты.

Кичәнең төп өлеше өлкән укытучыларның истәлекләренә багышланды. Ветераннарыбыз, үзләренең эшкә яңа килгән беренче көннәрен, беренче укучыларын һәм укыту елларындагы иң кызыклы, үрнәк булырлык вакыйгаларны искә төшерделәр, истәлекле фотолар карадылар. Барлык яшьлек истәлекләрен һәм хәтирәләрне барлагач, һәркемнең йөрәген аеруча дулкынландырган "Картая мени соң йөрәк" җырын башкардылар.

"Чираттагы педсоветка" җыелып төрле тәрбияви ситуацияләрне чиштеләр. Мәктәп программасын искә төшереп, татар һәм рус әдәбиятыннан өзекләрне таныдылар. Заманча яшьләр сүзлеген барлап, хәзерге яшьләрнең, оныкларының сүзләрен ничегрәк аңлауларын күрсәттеләр.
Гөлшат Локманова,
Шекә авыл китапханәчесе.
Калганын моннан укыгыз.

353 8
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat