MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз

13 Sep, 09:00

Открыть в Max Поделиться

Балтач егете Мирзаяновлар төркемендә бии башлады
Балтач егете Илнар Закиров кечкенәдән биергә ярата. Мәктәптә укыгын чакта атаклы хореограф Эрик Васинкин классында белем алган егет студент елларында да биюне ташламады, төрле чараларда актив катнашып, сәхнәдә үзен сынады. 

Хәтерләсәгез, Илнар узган ел Казан шәһәрендә узган үзешчәннәр арасындагы бию конкурсына җиңүче булып танылды. Башкала халкын үзенең дәртле биюләре белән рухландырган Илнарыбызга ул чакта бәйгенең иң зур бүләге — 300 000 сумлык сертификат тапшырылган иде.

Югары белемне спорт юнәлешендә алса да, райондашыбызның биюгә булган мәхәббәте үзенекен итте. Аның зур хыялы — зур сәхнәдә чыгыш ясау иде, һәм бу хыялы быел тормышка ашты.


Быелгы сезонда Илнар Закиров Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар төркемендә эшли башлады. Аның тырышлыгы, осталыгы һәм бию сәнгатенә булган мәхәббәте чын күңелдән соклану уята. Илнарга киләчәктә дә уңышлар, яңа үрләр яулавын телибез!

1.1k 1 34
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat