Ни өчен кайберәүләр мәрхамәтле һәм шәфкатьле, ә кайберәүләр усал һәм әхлаксыз?
Дөньяда кешелекнең ике төре яши: аларның бер төре-чебенгә охшаган. Бакчадагы
хуш исле матур чәчәкләрне күрмичә очып узып, почмакта яткан хайван тизәгендә казынып ләззәт алучылар.
Әгәр дә бездә, чебенне тотып аның телен аңлау сәләте булса: "Монда гөлчәчәкләр кайда үсә?"- дигәнгә, ул җавап таба алмаячак. "Мин чүп савытлары, бәдрәф, хайван тизәкләрен, пычрак урыннарын гына беләм!"-дияр иде.
Кешеләрнең дә бер төре нәкъ менә шундый. Аларның уйлары чүп белән тулып, сүзләре дә усаллык белән чыга. Икенче төре умарта кортлары кебек-матурлык эзләү, баллыга утыру үзенчәлегенә ия. Әйтик, бер ташландык йортның эче тулы чүп, ди. Әгәр шул йортның бер почмагына баллы ризык куйсак, Умарта Корты нәкъ менә шул баллы ризыкка утырачак. Умарта Кортыннан, чүплекнең кая икәнен сорасак, ул җавап таба алмаячак, чөнки аны чүплек кызыксындырмый, шуңа ул аңа игътибар да бирми.
Ул безгә, гөлчәчәкләр, фиалкалар үсә торган урынны беләм, бал-шикәр урыннарын беләм, диячәк. Якты уйлы кешеләр дә дөньяның матурлыгын күреп, кешеләрнең дә яхшы якларын күрә беләләр.
Эчле кешеләр, дөнья матурлыгыннан мәхрүм булып, тырнак астыннан кер эзлиләр.