ТОРМЫШ УЛ - ҮЗЕ БЕР СЕРЛЕ ДӨНЬЯ...


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Блоги


Кадерле дуслар, бу төркемдә тормышыбызда игътибарга, ихтирамга лаек шәхесләребез турында, тормыш, бәхет, тормышның мәгънәсе турында язмалар урын алыр. Рәхим итегез!!!
Сылтама: https://max.ru/u/f9LHodD0cOL9ouNMNfaJMPtTlGl6XYZWZya7WJ0SLgzeUXlQCci5HxYDTyw

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Блоги
Статистика



Дуслар, үзебезнең каналның ссылкасын да дус- ишләрегезгә, туган - тумачаларыгызга таратсагыз, мин сезгә зур рәхмәтле булыр идем. 💓💓💓🙏🙏🙏🌹🌹🌹


Репост из: Неизвестно
https://max.ru/channel_03021961_Gkf
👆
Дуслар, яңа канал белән таныштырабыз. "Тормыш ул - үзе бер серле дөнья" дип атала.
Канал әле ачылып кына килә, шулай да эчтәлеккә бай.
Монда :
- игътибарга, ихтирамга лаек шәхесләр турында язмалар;
- тормыш, бәхет турында уйландыра торган гыйбарәләр;
- күңелләрне тынычландыра, ял иттерә торган аудио - видеоязмалар урын алачак;
- теләгәннәргә якыннары турында язмалар яздыру мөмкинлеге дә булачак.
Каналга рәхим итегез!!!
👇
https://max.ru/channel_03021961_Gkf
ТОРМЫШ УЛ - ҮЗЕ БЕР СЕРЛЕ ДӨНЬЯ...
Кадерле дуслар, бу төркемдә тормышыбызда игътибарга, ихтирамга лаек шәхесләребез турында, тормыш, бәхет, тормышның мәгънәсе турында язмалар урын алыр. Рәхим итегез!!! Сылтама: https://max.ru/u/f9LHodD0cOL9ouNMNfaJMPtTlGl6XYZWZya7WJ0SLgzeUXlQCci5HxYDTyw
Канал


Репост из: Неизвестно
Авылда яшәп, ялгызы гына авыр тормышта малай үстерүче, тырыш, эшмәкәрлеккә аяк баскан Инсөя кебекләр сирәк, яңа татарча канал да ачып җибәргән, кызык каналга рәхим итегез-https://max.ru/join/zuDlYpMCZl-MEwVOY8SyDe7fSbvb4pDLyagdhEM1WVE



Репост из: Неизвестно
Авылда яшәп, ялгызы гына авыр тормышта малай үстерүче, тырыш, эшмәкәрлеккә аяк баскан Инсөя кебекләр сирәк, яңа татарча канал да ачып җибәргән, кызык каналга рәхим итегез-https://max.ru/join/zuDlYpMCZl-MEwVOY8SyDe7fSbvb4pDLyagdhEM1WVE



Репост из: Неизвестно
Авылда яшәп, ялгызы гына авыр тормышта малай үстерүче, тырыш, эшмәкәрлеккә аяк баскан Инсөя кебекләр сирәк, яңа татарча канал да ачып җибәргән, кызык каналга рәхим итегез-https://max.ru/join/zuDlYpMCZl-MEwVOY8SyDe7fSbvb4pDLyagdhEM1WVE





Нинди генә шартлар тудырылса да, җылы мөнәсәбәт нинди генә югарылыкта булса да, Язмыш безне бу йортка алып килмәсен, дуслар! Балаларыбыз, оныкларыбыз рәхимле, шәфкатьле булсыннар, гореф- гадәтләребезне сакласыннар, гаилә кыйммәтләрен югалтмасыннар дигән теләктә калам. ❤️❤️❤️🌹🌹🌹


Репост из: ✍️КАНАЛ ГИЛЮСА ШАХБАН
Мамадыш районы Шәдче картлар йортына кергәч, күзләремә яшь тулды, башымда мең төрле уй. Өлкән шәфкать туташы-"Аларның урыннары җылы, тамаклары тук, медперсонал янәшәдә, бер берсе белән аралашып яшиләр"- дигәч күңелем тынычланды.Чыннан да җылы атмосфера, ләкин йөзләрендә елмаю булса да моңсулык та сизелә!


Картлар йорты, нинди шыксыз..исем..

Картлар йорты, шундый шыксыз исем..
Тәрәзәдә сүлпән ут яна..
Шушы утта тәсбих тарта тарта,
Уйга чумып утыра бер Ана.

Йөзләрендә бераз моңсулык бар,
Бераз гына нәфрәт чаткысы..
Чәчләреннән бүген аны назлый,
Айдан төшкән нурның яктысы..

Яшьлекләрен уе белән айкап,
Барлый микән хыял өметләрне..
Җан яралы,ә ул сүзләр эзли,
Юатырга үзе кебекләрне.

Әби карчык, сыйпап куйды шул чак,
Күлмәгенең матур бизәген.
Тамак та тук, өстә чиста пөхтә..
Тик, картлар йорты өзә үзәген.

Үз кулына үзе кагылып куйды..
Балаларын сөеп назлаган..
Йөрәк әрни, ләкин картлыгында,
Бала рәхәтләре язмаган.
Улын кызын,назлап сөя сөя ..
Ничә салды икән бишеккә..
Менә бүген картлар йортында ул,
Ә күзләре ябык ишектә.

Тик ул гына түгел, күпләр монда...
Һәрбер сүздән җанга җылы эзли..
Яши алар “ Балам килер” - дигән
Соңгы тамчы өметләрен өзми.

Картлар йорты, нинди шыксыз..исем....( Гөлүсә Шаһбан)









Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max


Безнең бала чакта тирә-юнебездә акыл, тәрбия бирердәй, эш гамәлләре, узара мөгамәләләре белән өлге булырдай өлкәннәр-ак әбиләребез булган. Без алардан олы бер мәктәп гыйлеме алганбыз. Безнең чор балаларын үз әбиләребез генә түгел ( мин үзем әби белән үсмәдем), күрше әби-апалар да тәрбияләде. Авыл күмәк тәрбияли шул. Шул гыйлемне без үзебезнең шәһәрдә үскән( хәзер аның авылында да кеше биек коймалар артына бикләнде) балаларыбызга тапшыра алдыкмы?! Телебезне, гореф-гадәтләребезне, яшәеш фәлсәфәсен балаларыбыз үз балалары, безнең оныкларыбызга җиткерә алырмы? Без үзебез эш күплеккә, болгавыр заманга сылтап балдан татлы оныкларыбыз белән җитәрлек аралашабызмы?! Күңел күзләребез күрәме, җаныбыз саумы?..
Әнкәйләр буыны-зирәк акыллы өлкәннәребезне күңел сагына.
#Татарчашигырь
#Күңелхаләте
Без бәхетле идек бала чакта-
Әткәйле дә идек, әнкәйле дә.
Әби-бабайларны күрмәсәк тә
Янда иде алар бәләкәйдән. Әткәй безгә гел "бабагыз" диде.
"Әбиегез" дия иде әнкәй.
Нәсел җылысында җылындык без.
Күңелемдә тора алар әйткән.

Нигез ташларында алар эзе,
Колагымда яңгырый алар сүзе.
Бабайлы да идек, әбиле дә-
Гел күзәтте күктән алар күзе.

Безнең буын бик бәхетле иде.
Нәселле дә иде, нәсәпле дә.
Бүгенгеләр әллә нинди менә:
Укыган да үзе, кәсепле дә.

Ата-баба, әби-бабай, дисәң
Исем-шәрифләрен белми бала.
Өзелгәнме чылбыр? Кай буында?
Киләчәккә бездән нәрсә кала?!

Бабайлы да буын, әбиле дә...
Телсез, хиссез, уйсыз..
Юк ла, алай түгел!
Үзебездән тора барысы да-
Җирдә яшәвебез юкка түгел!

Ә бу шигыремдә укытучы буларак уйлануларым. Кайсы бер гаиләдә буыннар арасындагы бәйләнеш юк дәрәҗәсендә. "Абика"лары бар күбесенең. Буыннар чылбыры, гореф-гадәт, традиция шул "абика" дип әйтүгә генә кайтып кала.
Баланың баласы балдан татлы шул. Шул татлыга әби-бабай, әти-әни бер йодрык булып ( тукмак түгел, "кулак" та түгел-татарның йодрык сүзе бик тирән мәг‘нәле-бергәлек) дөрес юнәлеш, үз мисалы үрнәге бирергә тиеш, дип уйлыйм мин.
Дөрес, заман башка, чор башка диярләр кайберәүләр. Әйе, заман башка, бала-оныкларның да теләк таләпләре югары.
Ләкин...гаилә кыйммәтләре беренче урында булганда, тәрбия өлгесе бозылмыйча саклана.
Һәм тиеш тә!
Үзебезгә килгәндә, гаилә кыйммәтләрен тапшырырга тырышып ятыш.


БӘХЕТЛЕ БУЛЫРГА БЕРКАЙЧАН СОҢ ТҮГЕЛ.

Чәчләрне узганнар бәс булып сарса да...
Буыннар кайчакта арыса-талса да...
Һәрвакыт яшь булып калыр күк бу күңел,
Бәхетле булырга беркайчан соң түгел...

Үткәннәр маңгайга буразна салса да...
Яшьлекләр еракта, офыкта калса да...
Гел сөеп-сөелеп яшәсен бу күңел,
Бәхетле булырга беркайчан соң түгел...

“Әй узды бездән дә бу яшьлек” дисәк тә...
Моңланып кайвакыт башларны исәк тә...
Һәрвакыт могжиза көтәр күк бу күңел,
Бәхетле булырга беркайчан соң түгел...

Итәккә утыртып оныклар сөйсәк тә...
Күңелнең бар назын аларга бирсәк тә...
Картаю белмәс күк беркайчан бу йөрәк,
Гомернең көзенә иртәрәктер димәк...

Гөлүсә Шаһбан


Гомернең тәмен белеп яшик, дусларым минем, бәхетле булырга беркайчан да соң түгел. Ә хәзер шундый уйлар белән эшкә таралабыз, 🤗 ә өйдәгеләр, рәхәтләнеп ял итеп, безнең эштән кайтуыбызны түземсезлек бн көтеп торсыннар. Уңышлы көннәр, дуслар!!! 💓💓💓


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Саулык телим...
Рәхмәт язмыш, юлларымда бары
Очрады яхшы кешеләр.
Эчкерсезләр, гади, ачык йөзле
Барысы да минем ишеләр.
Һәр яңасын җылы кабул иттем,
Начар ягын күрә белмәдем.
Сикәлтәле юлдан гомерем буе
Җанга якын дуслар эзләдем.
Бүген алар бик күп, миңа җиңел-
Бер җылы сүз җитә алардан.
Дусларны – мин, алар мине аңлый,
Күңел сизә әллә кайлардан.
Тауга менгән чакта, каерылып,
Карыймын түбәнгә – егылмыйм.
Мең яхшылык белән тотып торган
Дуслар терәк – ялгыз түгел мин!

Гөлнур Мөхәммәтханова

Хәерле иртәләр, дусларым !!! ❤️❤️❤️🌹🤗

419 1 13

Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max




Вакыт... Замана шаукымына бирелеп, дөнья куып яшәгәндә барыбызга да ВАКЫТ җитми... Кайчак Иң кадерле кешеләребезне дә онытабыз, дуслар... Шуңадырмы, гомернең иң кадерле мизгелләре үз кадерен югалта. Әйдәгез, шул хакта уйланыйк әле... Кем өчен чабабыз без? Моның кадәр чабу кирәкме?...

Показано 20 последних публикаций.