Катлаулы булса да тормыш
Без инде ияләнгән.
Бу дөньяда бик күпләрнең
Язмышы чияләнгән.
Авыр булса ни кыласың
Зарлансак та түзем без.
Язмыш йомгагын чорнаучы
Сүтүче дә үзебез.
Сынсак сыгылсак та кайчак
Зарланмый көенмибез.
Чөнки язмыш йомгакларын
Үзебез төенлибез.
Бер бәйлибез, бер сүтәбез
Тартабыз да сузабыз.
Тормыш кануннарын кайчак
Үзебез үк бозабыз.
Бер карасаң - яшәү рәхәт
Бер карасаң- авырлык.
Авырлыкларына күрә
Раббым бирә сабырлык.
Катлаулы булса да тормыш
Без инде ияләнгән.
Чөнки язмыш ияренә
Без ныклап йөгәнләнгән.
(Гөлүсә Шахбан)
Без инде ияләнгән.
Бу дөньяда бик күпләрнең
Язмышы чияләнгән.
Авыр булса ни кыласың
Зарлансак та түзем без.
Язмыш йомгагын чорнаучы
Сүтүче дә үзебез.
Сынсак сыгылсак та кайчак
Зарланмый көенмибез.
Чөнки язмыш йомгакларын
Үзебез төенлибез.
Бер бәйлибез, бер сүтәбез
Тартабыз да сузабыз.
Тормыш кануннарын кайчак
Үзебез үк бозабыз.
Бер карасаң - яшәү рәхәт
Бер карасаң- авырлык.
Авырлыкларына күрә
Раббым бирә сабырлык.
Катлаулы булса да тормыш
Без инде ияләнгән.
Чөнки язмыш ияренә
Без ныклап йөгәнләнгән.
(Гөлүсә Шахбан)