MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
ТОРМЫШ УЛ - ҮЗЕ БЕР СЕРЛЕ ДӨНЬЯ...

7 Oct, 20:10

Открыть в Max Поделиться

Үпкәләрдән, авыр тойгылардан
Бушатсаң син әгәр күңелеңне,
Юк-бар өчен артык хәвефләнми
Яши алсаң калган гомереңне,
Тормыш итү күпкә җайлырак!

Яхшылыклар эшләп яши алсаң
Берни өмет итми кылганыңа,
Аллаһыга син рәхмәтле булып,
Шөкер итсәң әгәр булганына,
Яшәүләре күпкә җайлырак!

Гади генә тормыш алып барсаң,
Кадерләрен белеп бар малыңның,
Ничек бар ул, шулай кабул итеп,
Кимчелеген күрми тиң ярыңның,
Тормыш итү күпкә җайлырак!

Күңел күзең һәрчак ачык булса,
Аяз булса әгәр тормыш күгең,
Яшәү матурлыгын күрә белеп,
Син бәхетле булсаң әгәр бүген,
Тормыш итү күпкә җайлырак!!!
Яшәүләре күпкә җайлырак!!! (Гөлара Шәрипова)

440 11
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat