MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
ТОРМЫШ УЛ - ҮЗЕ БЕР СЕРЛЕ ДӨНЬЯ...

8 Oct, 07:53

Открыть в Max Поделиться

Безнең бала чакта тирә-юнебездә акыл, тәрбия бирердәй, эш гамәлләре, узара мөгамәләләре белән өлге булырдай өлкәннәр-ак әбиләребез булган. Без алардан олы бер мәктәп гыйлеме алганбыз. Безнең чор балаларын үз әбиләребез генә түгел ( мин үзем әби белән үсмәдем), күрше әби-апалар да тәрбияләде. Авыл күмәк тәрбияли шул. Шул гыйлемне без үзебезнең шәһәрдә үскән( хәзер аның авылында да кеше биек коймалар артына бикләнде) балаларыбызга тапшыра алдыкмы?! Телебезне, гореф-гадәтләребезне, яшәеш фәлсәфәсен балаларыбыз үз балалары, безнең оныкларыбызга җиткерә алырмы? Без үзебез эш күплеккә, болгавыр заманга сылтап балдан татлы оныкларыбыз белән җитәрлек аралашабызмы?! Күңел күзләребез күрәме, җаныбыз саумы?..
Әнкәйләр буыны-зирәк акыллы өлкәннәребезне күңел сагына.
#Татарчашигырь
#Күңелхаләте
Без бәхетле идек бала чакта-
Әткәйле дә идек, әнкәйле дә.
Әби-бабайларны күрмәсәк тә
Янда иде алар бәләкәйдән. Әткәй безгә гел "бабагыз" диде.
"Әбиегез" дия иде әнкәй.
Нәсел җылысында җылындык без.
Күңелемдә тора алар әйткән.

Нигез ташларында алар эзе,
Колагымда яңгырый алар сүзе.
Бабайлы да идек, әбиле дә-
Гел күзәтте күктән алар күзе.

Безнең буын бик бәхетле иде.
Нәселле дә иде, нәсәпле дә.
Бүгенгеләр әллә нинди менә:
Укыган да үзе, кәсепле дә.

Ата-баба, әби-бабай, дисәң
Исем-шәрифләрен белми бала.
Өзелгәнме чылбыр? Кай буында?
Киләчәккә бездән нәрсә кала?!

Бабайлы да буын, әбиле дә...
Телсез, хиссез, уйсыз..
Юк ла, алай түгел!
Үзебездән тора барысы да-
Җирдә яшәвебез юкка түгел!

Ә бу шигыремдә укытучы буларак уйлануларым. Кайсы бер гаиләдә буыннар арасындагы бәйләнеш юк дәрәҗәсендә. "Абика"лары бар күбесенең. Буыннар чылбыры, гореф-гадәт, традиция шул "абика" дип әйтүгә генә кайтып кала.
Баланың баласы балдан татлы шул. Шул татлыга әби-бабай, әти-әни бер йодрык булып ( тукмак түгел, "кулак" та түгел-татарның йодрык сүзе бик тирән мәг‘нәле-бергәлек) дөрес юнәлеш, үз мисалы үрнәге бирергә тиеш, дип уйлыйм мин.
Дөрес, заман башка, чор башка диярләр кайберәүләр. Әйе, заман башка, бала-оныкларның да теләк таләпләре югары.
Ләкин...гаилә кыйммәтләре беренче урында булганда, тәрбия өлгесе бозылмыйча саклана.
Һәм тиеш тә!
Үзебезгә килгәндә, гаилә кыйммәтләрен тапшырырга тырышып ятыш.

620 14
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat