Мәрхүм ирем коткарды…
Бу хәлне миңа хезмәттәшем сөйләде. Аның сүзләреннән язам:
«Сигез ел элек ирем үлде. Кечкенә бала белән калдым. Ел ярым үтте шуннан соң төш күрәм: мин әбинең дачасында икәнмен. Әбинең анда ике катлы өе бар. Без ирем белән кунакка килгәндә бер бүлмәсендә тора идек. Ул үлгәннән соң да аның әйберләре шунда калган иде. Икенче катта зур лоджия бар иде, ирем исән вакытта аны сүткәннәр иде.
Төшемдә мин шул бүлмәдә икәнмен. Тәрәзәдә иремне күрәм… Уйлыйм: ничек ул анда, икенче катта басып тора? Лоджия бит юк! Ә ул миңа ачулы караш белән карый да, кинәт каяндыр зур таш алып, тәрәзәгә ыргытырга җыена. Мин курку белән аңа карыйм да уйлыйм: «Хәзер ул бу ташны тәрәзәгә ыргытачак, пыяла ватыклары миңа очып керәчәк». Качып китәр өчен борылам гына, һәм шулчак тәрәзә ватылган тавыш ишетелә. Шул тавыштан уянып киттем. Кемдер ишекне бик каты шакый. Ишек янына барып: «Кем?» — дип сорыйм. Күршем җавап бирә: «Ира, баланы ал да тизрәк урамга чык, подъездда янгын!» Мин күршене кирәкле әйберләрне җыярга булышсын дип өйгә керттем. Дашаны юрганга төреп, күрше белән урамга йөгереп чыктык, подъездда куе төтен. Икенче, өченче һәм дүртенче катта электр счетчиклары яна иде. Мин сигезенче катта яшим, бөтен төтен безнең якка күтәрелгән. Урамда ул миңа: «Синең ишекне бик озак шакыдым, өйдә кеше юк дип уйладым. Китеп барырга җыенганда гына син ишекне ачтың», — дип сөйләде. Күрәсең, бик каты йоклаганмын. Шулай итеп, мәрхүм ирем төшемдә тәрәзәне ватмаса, мин инде беркайчан да уянмас идем».