Булмас димә, дөнья бу (Мистика)


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Эзотерика


✅ Йорт, абзар иясе
✅ Юлда очраган өрәкләр
✅ Рас килгән төшләр
барысы турында язалар монда.
Теләк буенча язмаларны аноним чыгаралар. Монда әкият язучылар юк, барысы да чынлыкта булган.
Ссылка: max.ru/channel_bulmas
Связь со мной: ⤵️
https://max.ru/u/f9LHodD0cOJnivaEp3f4-aJUb9WG3820HXwKDQLs-adOxjwU32TEThyvfCk
⬆️
Язмаларыгызны шушы ссылкага басып шунда яза аласыз.

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Эзотерика
Статистика

Торкемдэшлэрнен язмаларын укыгач, әллә ниләр искә төшә.
1984 ел. Беренче балам белән авырлы вакытым. Малосемейкада яшибез. Ирем белән икебезгэ бер карават. Ул стена ягында йоклый, мин-кырда. Янәшәмдә кемдер басып торуын сизеп уянып киттем. Куземне ачсам, кап-карадан киенгән, озын буйлы бәндә басып тора. Иремэ төртүгә, ул уянды. Теге акрын гына кухня ягына чыгып китте. Тордык. Утларны яндырып, ирем бөтен почмакларны, шкафларны миңа курсэтеп чыкты. Имеш, минем куземэ куренгэн, беркем дә юк. Икенче көнне тик торганда суым китте, 28 атнада балам туды да улде.
Икенче юлы кечкенә буйлы җеннәр белән очрашырга туры килде.
2004 ел. Әти-әни йорты, без ускэн йорт нигезенә кадәр янды. Курше авылда, яшьләрне җәлеп итәр өчен колхоз җиткергән йортлар бар иде. Авылдан читтә Куп еллар торган иде инде алар. Әти сугыш Ветераны булгач, безгә бер йортны сутеп алып кайтырга рөхсәт бирделәр. Мәрхүм әни шунда ук:"и, җеннәр ияләшкән йорттыр инде ул", - дигэн иде. Йортны алып кайтып, өмә ясап кутэрдек. Тушэм, идәне булгач, эчке эшләрне эшләр өчен шунда яши башладык. Кемдер биргән диванда апам белән йоклыйбыз. Читтәрәк абый. Шундый ритмичный, дәртле көй ишетеп уяндым. Кузне ачсам, диван тирәли тезелеп баскан кечкенә кешеләр, димме? Йөзләрен курмим, гэудэлэрен курэм һәм диванны глобус кебек зырылдатып эйлэндерэ болар. Музыка уйный, ишеткәнем юк андыйны. Апага таба кулны сузам, буй җитми. Ниһаять, апа уянды, диван эйлэнудэн туктады. Ышанмаслар иде, диван урыныннан кучкэн. Әни:"Өй почмагыннан тезелешеп, йөгереп менәләр, аннан нишлилэрдер, ишетелми", - дия торган иде. Абый шул елларны намазга басты. Ул өйдә азан әйтә башлагач, тынычлык урнашты


Меня шундый хэл була, 1953 нче елны безнен гаилядя. Эби сэйли идэ мярхюмя. Йоклап яталар икян, энинен энесе бишектя. ШЯЙХЕТДИН бабай , кайнатасы эбинен кычкырып жибяря: Килен , тиз бул, тор, бишекне кара дип. Барда сикереп тора, лампаны кабыза эбием, бишектя бала юк. Бабай эбигя сугып жибяря, ире эбинен, Шяйхетдин бабай тюгел. Шяйхетдин бабай эбигя: тиз бул, мунчадан минек алып кайт ди. Эбекяем курыкмыйча тэн уртасында чаба тау астындагы кара мунчага. Минекне алып кайта, карт бабай минекне бусагага кыстырып, ишек белян, укый башлый. Бермял мич башында бала елап жибяря. Карт бабай : тотынмагыз узем ди. Эби эйтя идэ" ята бала киез итекляр арасында, авыздан кюбек киткян "- дидэ. Карт бабай баланы кулга алгач" Эсхать бу" дип укый башлый. Абыем хаман исян. Эбием Шяйхетдин бабайны кош теллярен анлый идэ, ул заманда белгертергя ярамый дия идэ. Карт бабай- бабайнын этисе


Минем белән дә шулай булган, бик күптәннән инде ул. Әткәй, әнкәй күршеләргә ашка киткән, мин картинәм белән сәкедә(элек сәке була иде бит) йоклаган булганбыз Әткәйләр кайтып, картинәй ишекне ачарга торган, керүенә мин юк ди, эзләмәгән җирләре калмаган. Картинәй динле кеше иде, биш намазын, уразасын калдырмый 103 яшьтә бакыйлыкка күчте. Укына укына мине сәке астыннан тапкан, берни белми йоклый идең ди. Миңа 40 көн чамасы булган, исем кушканнардырмы ул вакытта, белмим. Метриканы кайчан вакыт табалар шунда яздыралар иде бит.

Булмас димә, дөнья бу


Минем әткәй гомер буе кладовщик булып эшләде, сельсоветта утырган бер ханым декретка киткәч аны вакытлыча бухгалтер итеп куйдылар.. Сельсовет күрше авылда иде, әткәй ат белән йөреде. Вакыты җиткәч теге ханым үз эшенә чыкты, әткәй үз эшенә, авылда эшли. Бер ярты ел чамасы вакыт узгач, элек кышлар бик суык була иде бит, төнлә капканы җимереп теге ат килеп керде, атны конюшняга сдавать итәләр иде бит. Атның күзе атылып чыгардай булып акайган, үзе тирләп лычма су булган, дер дер калтырый, башындагы чәчләре үрелгән. Әткәй кәжән, аның өстенә одеял ябып куйды. Безгә белдермәскә тырышалар, курыкмасыннар дип, күрше әби генә,, җеннәр чапкан инде моңарда,, дип әйтеп куйды.

Булмас димә, дөнья бу


Минем эти КУП еллар колхозда бригадир булып эшлэде. Без 3 кыз Эле мэктэптэ укымый идек. Эти колхознын "Сандугач" исемле аты белэн Эшли иде. Бер матур конне эти белэн эни урманга киттелэр. Мунча керергэ каен себеркесе, кемнэрдер миннек, миндек дилэр., эзелэргэ каен ботаклары алып кайтырга. Усак та, чыршы ботаклары да була иде . Э уртасына мэтрушкэ, торле исле улэннэр куша идек. Эти 3 кызы белэн кышка себерке эзерли. Эни безнен ин яраткан ризыгыбыз бэлеш пешерэ, мичтэ. Майлы коймакларын оеп куяр иде.
Эмма бу баруларында без эни белэн этине югалткан . булыр идек....
Матур гына кайтып килгэндэ, АТ оркеп, ботен коченэ чаба башлый. Сбруйлары чишелеп, "Сандугач" ойгэ кайтып керде.Алар эйтэлэр, сбруйлар чишелэ башланганда, АТ белэн арба арасында ап-актан киенгэн, кеченэ, елмаеп торган, ап-ак чэчле матур бабайны курэлэр. Безнен кадерлелэребез арбада утырып калалар. Барысы да нормально. Ботен авыл аларны эзлэргэ китэ. Тау тошкэндэ шундый Хэл була. Авылнын укымышлы эбилэре, сезне Хызыр Ильяс саклап калган, диюлэре хэтердэ калган.
Булмас димэ....

Булмас димә, дөнья бу


Эни белэн булган бер вакыйганы язып утэм (рус шрифты белэн, гафу итэрсез). Ул инде хэзер олы яшьтэ, туксанны узды. Исэн-сау, аякта йори, кузлэре кузлексез курэ, акылында, хэтере яхшы, куз тимэсен!
Бу кеше ышанмаслык хэл турында без куптэннэн белеп устек. Олылар эледэн-эле бу турыда искэ тошереп сойлэшэлэр иде.
1960 ел. Январь башы. Эле генэ Яна елны каршы алганнар. Бэйрэм шаукымы эле тынмаган. Авыл клубында кичке уеннар горлэгэн. Эти белэн энинен яшь чаклары. Топ йортта узлэре генэ яшэгэннэр. ( Эби-бабай исэн булмаган). Ике атна элек кенэ беренче балалары – абыебыз доньяга килгэн булган. Берконне, шатлык остенэ шатлык остэп, армия сафларыннан этинен энесе кайтып тошкэн. Шул хормэттэн кич табын корганнар. Олы абыйлары да хатыны белэн боларга килгэннэр. Ашап-эчкэннэн сон, болар жыйнаулашып клубка чыгып киткэннэр. Эни яшь бала белэн ойдэ калган.
Кысып кына куелган лампа яктысында, чаршау артындагы караватта, бала имезеп ята торгач узем дэ йоклап киткэнмен, ди эни. Купме вакыт узгандыр, доп-доп килгэн тавышка уянып киттем, ди. Карыйм, янымда балам юк! Тэгэрэп тошкэнме дияр иден, баланы эчкэ, стена ягына салган булган. Бала аяк очында да, юрган-мендэр астында да, идэндэ дэ юк ди.
Чэчрэп сикереп торып, бишеккэ ташланган. Эти кайтып, баланы эллэ шунда алып салганмы дип – бишек тэ буш икэн. Ойдэ дэ тынлык, башка беркем юк.
Куркудан йорэге ярыла язган энинен. Шулчак, анын кузе карангы мич аралыгына ( голбэч дип тэ эйтэлэр безнен якта) тошэ. Ни курсен, бала, билэулэнгэн кое, шунда ята, ник елап карасын, ди.
Билгеле инде, эни тизрэк шунда ташланган, баласын кулларына алып, кукрэгенэ кыскан хэм кычкырып елап жибэргэн. Шулчак ой ишеге ачылып киткэн дэ, этинен армиядэн кайткан энесе килеп кергэн. Тышта, баскыч тобендэ, доп-доп итеп ул аяк каккан булган икэн. Шул рэвешле кун итеге табаныннан кар койган. Баласын кукрэгенэ кысып, елап утырган энине куругэ:
– Ни булды, жинги, ник елыйсын? – дип сораша башлаган.
Ул да тугел, башкалар да кайтып кергэн.
Эни боларга нэрсэ булганын сойлэп биргэч, бик аптырашканнар инде – ике атналык сабыйны кем мич арасына, идэнгэ тошереп куйган? Бу ни хикмэт?!, дип.
Исем куштырырырга олгермэгэн булганнар эле, шушы хэлдэн сон икенче конне ук, мулла чакыртып, балага исем куштырганнар .
Исемсез баланы жен алыштырырга момкин, дия торганнар иде, ди эни. Шул, жен эше генэ булгандыр. Ул вакытта сэгатъкэ кузем тошкэн иде, хэтерлим, тонге 12 туларга 10 минут иде, дип искэ ала ул.
Эле дэ ярый энебез алданрак кайтып кергэн, ул добертэткэн тавыштан куркып, жен балабызны ташлап калдыргандыр, дип фаразлый эниебез.
Элеге сабый, ягъни абыебыз, сау-сэламэт булып ускэн. Хэзер дэ, Аллага шокер, исэн-имин. Сигез онык бабасы.

Булмас димә, дөнья бу


Тагын бер тошемне язам. Эле ике кон генэ узды. Узебез ускэн ойдэ эни ашарга пешерэ шундый куп. Эни нигэ шулай куп пешерэсен дим. Кунаклар куп була ди. Остэлдэ пешкэн бэлеш тора, ачылган шуны тэмле итеп ашадымда уянып киттем. Менэ оч кон рэттэн ерак туганнарыбыз улеп китте. Мина шулай рас тошлэр керэ.

Булмас димә, дөнья бу


Хәерле көн!
Тагын бер маҗараны языйм әле.
Яшь-үсмер чак. Олы апамнар үзләренә диван алганнар иде, күптә үтми, безгә, авылга кайтардылар. Үзебезгә икенчене алырга булдык диеп. Мин шул диванда йоклый алмадым инде. Төнлә һәрвакыт саташып кычкырып җибәрә идем. Чөнки ,тездән аста аяк арасыннан песигә охшаган бер нәрсә чыга иде. Башы , аяклары чистый зур песи инде, только колаклары кешенеке кебек урында, и күзләре зур иде. Алгы куллары белән сыйракларга тотынып күтәрелә иде. Һәрвакыт ыңгырашып-саташып уяна идем. Өйдәгеләрне куркытып.🤭
Башкаларга алай итми иде.
Әле берничә ел элек кенә ападан сорадым шуны.
Без бит ул диванда вообще йоклый алмадык ди, шау саташтык ди. Алар уйламаган инде, башка җирдә, башка кешеләргә дә шулай булыр дип. Нәрсә булган дыр инде ул, кем белсен🤷‍♂️🤷‍♂️

Булмас димә, дөнья бу


Хәерле көн,группа.Мин дә кечкенә чакта үзем белән булган хәлне сөйлим әле.Миңа 5 яшьләр.әти үлде.Без почмак якта ут яндырып йоклыйбыз.Мин зур мич янындагы рәшәткәле караватта йоклыйм.Янда кечкенә ак чәчле курчак ята.Берзаман уянып киттем.Курчагым башы белән рәшәткәгә кысылган.Өстәл янында әти (Мәрхүм) утыра торган урындыкта бер хатын утыра .Кыска чәчле,матур йөзле,үзе әйтә: ха,ха ,шәп булган дип көлеп әйтте.Бик курыктым.Бисмиллаларымны укыдым,шунда шуып өстәл астына төшеп китте.әни (тоже мәрхүмә инде.миңа 12 яшь иде ул үлгәндә.әнигә 38 яшь иде)энем белән(ул чакта 2 яшь иде) зур караватта йоклыйлар.Алар янына барып ятарга,теге хатын утырган җирдән үтәсе бар,курыктым.Йокламый ,дерелдәп чыктым.Иртән әнигә сөйләдем.Әни күрше әбигә кереп сөйләде.ул әби әйткән:Нигез ияләре ,сәдәка бир нигезгә дип.Миңа хәзер 50 тула,шул хатынның тавышын,йөзен һич онытмыйм.Менә шундый хәл.

Булмас димә, дөнья бу


Кызлар, минем Файдасы тисен төркемендә дә бик күп сораулар язалар. Төрле авырулар турында. Кемгә нинди даруның, нинди дәвалау ысулы булышты төркемгә кереп җаваплар язмассызмы икән?. Киңәшләр дә бар анда. Халык өчен файдалы төркемнәр генә минем 😊 Ссылкасын куям

👇👇👇
http://max.ru/channel_faida
Файдасы тисен
(Польза трав и фруктов) Чтобы было на пользу На здоровье Ссылка: max.ru/channel_faida Связь со мной: https://max.ru/u/f9LHodD0cOJnivaEp3f4-aJUb9WG3820HXwKDQLs-adOxjwU32TEThyvfCk ⬅️(сорауларны монда язарга)
Канал


Кызлар,булмас димэ.Эткэй вафат булганда,ике айлык авырым бар иде.Озатырга Чак кайтып житештем,иелеп елыйм,и эткэй,туасы баламны да курми китэсен,дип.Белэсезме? Бала тугач,имезгэч,бала янда ята,мин йоклап киткэнмен,тош курэм.Ишектэн палатага эткэй,аны озатып,тагын оч шэулэ кереп урындыкка утырдылар,Бер сух эндэшмилэр,балага Карап тордылар да экрен генэ чыгып киттелэр.Куркуларым шунда,,баланы алырга килгэннэр дип. Ээткэй баланы куреп китте....

Булмас димә, дөнья бу


1983ел. Кызыма авырлымын. Куршедэ бер эби яши, ул узе белэн булган халне мина сойлэде. Кыш коне, кар бик куп, авылнын бер як кырыенда тоабыз ди. Беренче балама авырлымын, туар вакыты житеп килэ, ирем ат белэн гел юлда йори, ул коннедэ ойдэ юк. Йокларга яттым, бер вакыт, ни уяу тугел ни йокы тугел мине бала таптыралар ди. Бала туды, кулларына алдылар, мин ныклап уянып китеп карауга, песэйгэ эйлэнделэрдэ кроват астына кереп юкка чыктылар ди. Карыйм, корсак юк, кан килэ ди.Ире кайткач, баланы кая иттен дип сорый, сойлэп биргэн булган халне. Но,милиция юлында куп йореттелэр ди. 40 конгэ кадэр суле килеп йоргэн. Бу хэл сугышка хатле була, сугыш вакыты булса утыртып куярлар иде. Анын ое тыныч тугел иде, сизелэ иде. Мина, бер узен генэ ойдэ калма дип сойлэде бу халне.

Булмас димә, дөнья бу



Дуслар, сезне "Насыйп ярым" каналына чакырам! Монда ялгызлар үз ярларын табачак.Кавышу, гаилэ кора алу өчен бик уңайлы урын. Сезне монда "насыйп ярыгыз" көтэдер! Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!🔥

⬇️⬇️⬇️

https://max.ru/join/SfI_tCsmoZNe0xiL8t_Q2-KMXuzUsCDrbYCFL9o07BM


14 яшьлэр тирэсендэ, йокыдан уяндым да, башыма шундый уй килде, мин эйтэм ойне торле яктан фотога тошерим эле, дим.Урамга чыктым да ойне фотога тошердем, безнен мунча ой белэн бергэ, фотога мунча тэрэзэседэ тоште, шуннан бу Хэл онытылды инде, бераз вакыт узгач телефоннан фотолар карый башладым, э анда бит ой, мунча фотолары, яхшылап карый башладым , хэм мунча тэрэзэсендэ бер гайлэ сурэте, бер ир, хатын хэм ике бала(кыз, малай), кыяфэтлэре скелет, киемнэре элекеге вакытта кигэн матур киемнэр, хатыннын чэче озын волнистый, ул фотоны караган ботен Кеше шакката иде.

Булмас димә, дөнья бу


Исэемесез, яшь вакытта эшкэ урнаштым, общежитие бирделэр, бер булмэдэ 3 кыз яшэдек, бер конне дус егетем киткэч, йокларга яттым, 10 минутта узмады, бер ир тавышы "просыпайся" ди, мин абау егетем ник килде икэн дип атырап куземне ачтым, ачсам янымда озын , кап кардан киен Кеше басып Тора, кулын сузып мине муеннан буа башлады(басылдым),кызлар йоклый, мин ни селкенэ, ни кычкыра алмыйм, булышыгыз кызлар дип кычкырасым килэ но булмый, шуннан уянып киткэн кебек булдым, баш авыртуына, йорэк сикеруенэ чыдап булмый, ул вакытта мина 18 яшь иде, Хэзер 38 яшь, почти кон саен басылам, чистый туйдым шул нэрсэдэн, корьэн дэ укытам, бисмилла да эйтеп йоклыйм,булышмый, ин сонгысында култык астыннан тотып алды да узе котыклый узе буа, вот шундый хэллэр кызлар.

Булмас димә, дөнья бу


Бу искиткеч куренеш сентябрь аенда гына булды.Эле дэ кухняга кергэндэ йорэгем кысылып куя. 4 ай Элек мин БИК авыр операция кичердем. Кукрэктэн кендеккэ чаклы эч ярылган. Экренлэп тозэлэ... Базарга чыгып, такси белэн, йорергэ БИК авыр, оныгым белэн Алма, помидор, кыяр алып кердек. Помидор, кыяр тозлап, Алма компоты ясаррга уйладым. Мин 3 этажлы йортта яшим. Ике ай инде тубэдэ ремонт бара. Догаларымны укып, Аллахымнан мина коч бируен, уйлаган эшлэремне унышлы башкаруымны сорап эш башладым. Банкаларны кич ук оныгым белэн эзерлэп куйдык. Татар радиосын ачып куеп эш башладым. Ике сэгатьлэп дэртлэнеп, жырлый-жырлый кышка банкаларны тутырам. Колакка экерен генэ СУ аккан тавыш ишетелэ. Куркыныч курмэдем, эшне дэвам иттем. Остэ ремонт бара бит, крышада. Эшлэремне тэмамлап, банкаларымны матур итеп урнаштырып, ослэрен ябып куйдым. Раббыма, мина шушы изге эшлэрне башкарырга коч биргэне очен рэхмэтемне белдереп, кухнядан чыгып киттем. Булмэгэ кереп термостан чэй агызып чэй эчэргэ утырдым. Шул вакыт кухняда котычкыч тавыш ишетелде. Чыксам, минем натяжной потолок, груша кебек асылынып тошкэн, кыйммэтле люстрам челпэрэмэ килгэн, груша тишегеннэн кочле СУ ага. Анладым инде, крышниклар мине затопили. Пока алар тубэдэн тошеп, туктатканчы минем кухняда Кандра-Куль иде. Э банкаларым остэлдэ елмаеп утыралар иде. Берсе дэ ватылмаган. Догаларнын коченэ мин куптэннэн ышанам. Именн о мин эшне бетереп чыгып киткэч, бу коточкыч Хэл булды бит....


Егетлэр натяжной потолокны янадан ясадылар. Люстрага акча бирделэр. Суны узлэре корыттылар.

Булмас димә, дөнья бу


Минем ин авыр чакларым иде. Ир унга- сулга чапты. Чибэр иде, Индия артистларына охшап Тора иде. Аерылыштык. Общежитиядэ садикка йоргэн кызым белэн калдык. Эштэн кайтып, баланы садиктан алып, ойгэ кайтып ашап, иртэгэгэ пешереп, киемнэрне юып, кипкэнен утуклэп бетугэ , КУП вакытлар утэ. Шулай арып-талып йокларга яттым. Селкенмичэ , иртэнге 6 га чаклы йоклаганмын. Мин 5-45 тора идем. Баланы коляска белэн садикка илтэм. 5 этаждан баланы кутэреп, колясканы остерэп тошэргэ кирэк. Ара ерак кына. Аннан 8 гэ заводка йогерэсен. Автобуска элэкмэсэн жэяу чабасын.
Мин бу конне йоклаганмын бит. Берзаман сизэм, минем аяк табанын кемдер кытыклый, кузне ачарлык тугел идем, йокы эз тиде. Шуннан йомшак кына кулларымны, битемне иркэли. Ир кайткан икэн дип, куземне ачып жибэрдем. Я , Раббым, минем янымда, этилэрне улемнэн алып калган Хызыр Ильяс басып Тора. Кечкенэ генэ, ап-актан киенгэн, йозеннэн нур балкый. Курыкмадым, бабакаем мине , балаларымны, якыннарымны ярдэменнэн ташлама, диеп эйтергэ олгердем. 1,5 яшьлек кызымны елмыйча, садикта калдырдым. Автобус белэн эшкэ олгэштем. Гел елмаеп йордем. Булмэм нурга тулды. Бэлэкэй ак бабай мине берничэ улемнэн коткарды. Квартир алгач та, ул мине ташламый.

Булмас димә, дөнья бу


Эльмира исэннэрмесез,10 ел элек,инде 12 елдыр улым бура Алам ой житкерергэ Диеп шул кешегэ 100 мен биргэн,бураны алып кайтып булмады,акчада юк,бурада юк,алып кайтасы булгач кыш кереп булмый Анда агачлар Куп дип алдады,жэй улым фажигале рэвештэ улеп китте,Аннан акчасы житеп Бетми дип,улы шул кешенен 20 мен алып киткэн,хазер ул кешедэ улгэн,кем бирэ ул бурычны,Бер хатын алган Иде 5000 мен улда бирми,Куп еллар утсэдэ,кеше шулай оныта.

Булмас димә, дөнья бу


Хэерлэ иртя! Мин дя Эльмира .27.10 25 энем улдэ сихердян уле суына ясалганнан. Тормышларын бозарга телягян полициядя эшляуче хатынн аркасында. 2 ел интекте. Лениногорск шяхярендя Яши идэ.Беренче мялне ябыга башлады, ашый, лякин ябыга.Икенче энем намаз укый, шуларга баргач, энем намаз укый башлагач, каршына кереп баскан, уз тавышы белян тюгел ди энем , кычкыра башлады ди: укыма, без Вселенная ны басып алдык, без монда хужа дип эйтя ди.Аннан залга кереп киткян. Намазны укып бетергяч энем " Искяндяр нишли икян" дип зал ишеген ачып караса, "кеше ышанырлык тюгел ди" стенага урмякюч кебек менеп бара"- ди.шул ук тэнне Мансур исемле кешегя алып китя энем бялякяй энемне ." МАНСУР абый Корьэн укый башлагач, Искяндяр анын белян бергя укый башлады " ди. Корьэн Хафиз кебек ди.Мансур абый артына басып муенына нык кына баскан" укыма"- дип кычкыргач туктаган. АННАН Мансур абыйны эт сыман исни башлаган. Э безгя кайткач , жяй кэне, эти белян мина " кайсыгызны беренче утерим " дип безгя таба арты белян ишеккя басып торганда мячеття иртянге азан эйттеляр.2 мин та утмяде, суга коенырга чумган сыман узен идэнгя кютяреп бярдэ.Без в шоке эти белян! Аннан сэйрялеп барып ятты хэм кычкырып елый башлады.Ышанмады бит бягырь. И тырышты индэ аны терелтергя намаз укучы энем . Хатынына да ясаган булган, ул Башкириядя Фаяз абыйга барды энем улгяч.Энем эш машинасы янында улдэ. Охранник эйтя: мондый хэлне кюргянем булмады." КАЙТЫП машинаны базага кертте, кабинада киемнярен алыштырды, тэште, минем белян исянляште, тямяке кабыздык, иелеп машина астын карады, торып басты хэм гяудясе катып калды, нык кына кычкырып кискян агач кебек ауды- дидэ.Мансур абый эйтте шул" бозымын чыгармасагыз, озак калмаган, тормыш юлы ябылып бетю ягында, ну, ясаганннаррр бу малайга" дип.Ышанмадыыы бит. Ышанмый ди шул андый бозым белян интегючеляр, бяйляп алып барырга икян.э кюмгяннен икенче кэнне шул хатын кайтып тэшмясенме, 10 сумлык 14 тимер акча, 1 тимер акча- 50 тиенлек, " башка акчам юк, этиегезгя хэер ди" . 6 штук набор посудный. Без мунчага киткяч, 85 яшьлек этинен жилкясеня башын куеп , этинен дэ башын узенен башына теряттереп русча укып нидэр битен хэм кюкряген сыпырган . Кайттык мунчадан туганнан туган апа белян, чяй эчеп утырабыз и звонок , телефонда энем ." Бездя чит кеше бармы ди" . Мин эйтям: эйе. И теге хатыннын исемен эйттем." Залга кер"- дип эйтте энем.Кердем. э телефонны чит хатын алды: кызым ул хатыннын артыннан калмагыз, йортыгызга укыган , мунчага жибэрмягез, энегезнен кабереня алып бара кюрмягез, озатыгыз аны" - дип эйтте.До конца ышанмаган идэм шул хатын икяненя.Кюрмягянняр калмады. Последствиеляре дэ бик катлаулы булды. Аллах юлында булуыбыз коткарып калды дип уйлыйм, Аллах ярдяме белян. ЫШАНЫГЫЗ, БОЗЫМ БАР!!!!! ЯКЫННАРЫГЫЗНЫ, УЗЕГЕЗНЕ САКЛАГЫЗ!!!! КОРЬЭН БЕЛЯН ДЯВАЛАУЧЫ КЭЧЛЕ БОЗЫМ ЧЫГАРУЧЫ ИР- АТЛАР ЯНЫНА ЙЭРЕГЕЗ!!!!КАРТА, ТЭРЛЕ ЫРЫМ- ШЫРЫМНАР БЕЛЯН ДЯВАЛАУЧЫЛАРГА ЫШАНМАГЫЗ!!!!БАРМАУЧЫЛАРНЫ БЯЙЛЯП АЛЫП БАРЫГЫЗ!!!!ЯЗЫП БЕТЕРЕРЛЕК ТЮГЕЛ БЕЗНЕН ГАИЛЯНЕН БУ ТАРИХЫ!!!!
Булмас димә, дөнья бу


Женнэр турында язгач искэ тошеп язарга булдым эле. 2022 ел мобилизация башланган вакыт, билгеле булды беременный икэнем. Куркып кына алып кайтырга булдым. Шулай прихожаяда чэч ясап торам,шап итеп ой ишеге ачылды,барып ябып кудым да - йормэ инде тагын килденмени дип орышып аттым.гел шулай борчыйлар иде иялэнгэн идем инде. Шунан искэ тоште,бер эби сойли иде, беременный булганда жен шакыса я ачса ишеккэ барма баланы ала дип. Куркып кына эшкэ киттем кичкэ кан килэ башлады икенче конне куптэн замер дип операциягэ керттелэр 16 атна диделэр. Мин эле 3 кон элек уттем узи,йорэге тибэ селкенеп ята иде бит дип карыштым.кабат узи ясадылар тоже алырга замер диделэр.Э алганда пленка кына иде усэ алмаган инде диделэр шунан бер медсестра эйтэ наркозда женнэр турында сойлэден жен алган инде баланны вакыты зур э алганда пленка гына кая киткэн икэн шаккатмалы хэл дип эйтеп куйды. Анонимно чыгарырсыз эле 🙏

Булмас димә, дөнья бу

Показано 20 последних публикаций.