Эни белэн булган бер вакыйганы язып утэм (рус шрифты белэн, гафу итэрсез). Ул инде хэзер олы яшьтэ, туксанны узды. Исэн-сау, аякта йори, кузлэре кузлексез курэ, акылында, хэтере яхшы, куз тимэсен!
Бу кеше ышанмаслык хэл турында без куптэннэн белеп устек. Олылар эледэн-эле бу турыда искэ тошереп сойлэшэлэр иде.
1960 ел. Январь башы. Эле генэ Яна елны каршы алганнар. Бэйрэм шаукымы эле тынмаган. Авыл клубында кичке уеннар горлэгэн. Эти белэн энинен яшь чаклары. Топ йортта узлэре генэ яшэгэннэр. ( Эби-бабай исэн булмаган). Ике атна элек кенэ беренче балалары – абыебыз доньяга килгэн булган. Берконне, шатлык остенэ шатлык остэп, армия сафларыннан этинен энесе кайтып тошкэн. Шул хормэттэн кич табын корганнар. Олы абыйлары да хатыны белэн боларга килгэннэр. Ашап-эчкэннэн сон, болар жыйнаулашып клубка чыгып киткэннэр. Эни яшь бала белэн ойдэ калган.
Кысып кына куелган лампа яктысында, чаршау артындагы караватта, бала имезеп ята торгач узем дэ йоклап киткэнмен, ди эни. Купме вакыт узгандыр, доп-доп килгэн тавышка уянып киттем, ди. Карыйм, янымда балам юк! Тэгэрэп тошкэнме дияр иден, баланы эчкэ, стена ягына салган булган. Бала аяк очында да, юрган-мендэр астында да, идэндэ дэ юк ди.
Чэчрэп сикереп торып, бишеккэ ташланган. Эти кайтып, баланы эллэ шунда алып салганмы дип – бишек тэ буш икэн. Ойдэ дэ тынлык, башка беркем юк.
Куркудан йорэге ярыла язган энинен. Шулчак, анын кузе карангы мич аралыгына ( голбэч дип тэ эйтэлэр безнен якта) тошэ. Ни курсен, бала, билэулэнгэн кое, шунда ята, ник елап карасын, ди.
Билгеле инде, эни тизрэк шунда ташланган, баласын кулларына алып, кукрэгенэ кыскан хэм кычкырып елап жибэргэн. Шулчак ой ишеге ачылып киткэн дэ, этинен армиядэн кайткан энесе килеп кергэн. Тышта, баскыч тобендэ, доп-доп итеп ул аяк каккан булган икэн. Шул рэвешле кун итеге табаныннан кар койган. Баласын кукрэгенэ кысып, елап утырган энине куругэ:
– Ни булды, жинги, ник елыйсын? – дип сораша башлаган.
Ул да тугел, башкалар да кайтып кергэн.
Эни боларга нэрсэ булганын сойлэп биргэч, бик аптырашканнар инде – ике атналык сабыйны кем мич арасына, идэнгэ тошереп куйган? Бу ни хикмэт?!, дип.
Исем куштырырырга олгермэгэн булганнар эле, шушы хэлдэн сон икенче конне ук, мулла чакыртып, балага исем куштырганнар .
Исемсез баланы жен алыштырырга момкин, дия торганнар иде, ди эни. Шул, жен эше генэ булгандыр. Ул вакытта сэгатъкэ кузем тошкэн иде, хэтерлим, тонге 12 туларга 10 минут иде, дип искэ ала ул.
Эле дэ ярый энебез алданрак кайтып кергэн, ул добертэткэн тавыштан куркып, жен балабызны ташлап калдыргандыр, дип фаразлый эниебез.
Элеге сабый, ягъни абыебыз, сау-сэламэт булып ускэн. Хэзер дэ, Аллага шокер, исэн-имин. Сигез онык бабасы.
Булмас димә, дөнья бу