Минем әткәй гомер буе кладовщик булып эшләде, сельсоветта утырган бер ханым декретка киткәч аны вакытлыча бухгалтер итеп куйдылар.. Сельсовет күрше авылда иде, әткәй ат белән йөреде. Вакыты җиткәч теге ханым үз эшенә чыкты, әткәй үз эшенә, авылда эшли. Бер ярты ел чамасы вакыт узгач, элек кышлар бик суык була иде бит, төнлә капканы җимереп теге ат килеп керде, атны конюшняга сдавать итәләр иде бит. Атның күзе атылып чыгардай булып акайган, үзе тирләп лычма су булган, дер дер калтырый, башындагы чәчләре үрелгән. Әткәй кәжән, аның өстенә одеял ябып куйды. Безгә белдермәскә тырышалар, курыкмасыннар дип, күрше әби генә,, җеннәр чапкан инде моңарда,, дип әйтеп куйды.
Булмас димә, дөнья бу
Булмас димә, дөнья бу