Минем белән дә шулай булган, бик күптәннән инде ул. Әткәй, әнкәй күршеләргә ашка киткән, мин картинәм белән сәкедә(элек сәке була иде бит) йоклаган булганбыз Әткәйләр кайтып, картинәй ишекне ачарга торган, керүенә мин юк ди, эзләмәгән җирләре калмаган. Картинәй динле кеше иде, биш намазын, уразасын калдырмый 103 яшьтә бакыйлыкка күчте. Укына укына мине сәке астыннан тапкан, берни белми йоклый идең ди. Миңа 40 көн чамасы булган, исем кушканнардырмы ул вакытта, белмим. Метриканы кайчан вакыт табалар шунда яздыралар иде бит.
Булмас димә, дөнья бу
Булмас димә, дөнья бу