MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

10 Oct, 07:18

Открыть в Max Поделиться

Торкемдэшлэрнен язмаларын укыгач, әллә ниләр искә төшә.
1984 ел. Беренче балам белән авырлы вакытым. Малосемейкада яшибез. Ирем белән икебезгэ бер карават. Ул стена ягында йоклый, мин-кырда. Янәшәмдә кемдер басып торуын сизеп уянып киттем. Куземне ачсам, кап-карадан киенгән, озын буйлы бәндә басып тора. Иремэ төртүгә, ул уянды. Теге акрын гына кухня ягына чыгып китте. Тордык. Утларны яндырып, ирем бөтен почмакларны, шкафларны миңа курсэтеп чыкты. Имеш, минем куземэ куренгэн, беркем дә юк. Икенче көнне тик торганда суым китте, 28 атнада балам туды да улде.
Икенче юлы кечкенә буйлы җеннәр белән очрашырга туры килде.
2004 ел. Әти-әни йорты, без ускэн йорт нигезенә кадәр янды. Курше авылда, яшьләрне җәлеп итәр өчен колхоз җиткергән йортлар бар иде. Авылдан читтә Куп еллар торган иде инде алар. Әти сугыш Ветераны булгач, безгә бер йортны сутеп алып кайтырга рөхсәт бирделәр. Мәрхүм әни шунда ук:"и, җеннәр ияләшкән йорттыр инде ул", - дигэн иде. Йортны алып кайтып, өмә ясап кутэрдек. Тушэм, идәне булгач, эчке эшләрне эшләр өчен шунда яши башладык. Кемдер биргән диванда апам белән йоклыйбыз. Читтәрәк абый. Шундый ритмичный, дәртле көй ишетеп уяндым. Кузне ачсам, диван тирәли тезелеп баскан кечкенә кешеләр, димме? Йөзләрен курмим, гэудэлэрен курэм һәм диванны глобус кебек зырылдатып эйлэндерэ болар. Музыка уйный, ишеткәнем юк андыйны. Апага таба кулны сузам, буй җитми. Ниһаять, апа уянды, диван эйлэнудэн туктады. Ышанмаслар иде, диван урыныннан кучкэн. Әни:"Өй почмагыннан тезелешеп, йөгереп менәләр, аннан нишлилэрдер, ишетелми", - дия торган иде. Абый шул елларны намазга басты. Ул өйдә азан әйтә башлагач, тынычлык урнашты
💬 Комментарии (2)

1.2k 41
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat