Хәерле көннәр! Әйләнеп йөриләр дип укыгач, минем тагы бер кечкенә вакыйга искә төште. Монысы инде әтинең иң кече сеңлесе турында. Шәһәр читеннән бакча алдылар. Кечкенә йорт та салдылар. Пенсияга чыккач кызы белән шунда казындылар. Кызы эш кешесе булгач, кунып яталмый. Берүзе кунарга калган. Төн җитте, ди. Йоклап булмый, ята, ята оебырак киттем, ди. Кулга кул тотынышып, мин яткан кроватны әйләнә башладылар. Әкрен генә укынып яттым, ди. Таң беленә башлауга, берсе: "Ярар, җитте! Әни йокласын инде", дип юкка чыктылар, дип сөйләде апабыз. Бүтән анда йокларга калмадылар.
Булмас димә, дөнья бу
Булмас димә, дөнья бу