Хәерле кич, Эльмира. Әгәрдә бу темага язарга ярамаса, чыгармассың. Бу сугыш темасыда, политикада түгел, фәкать минем фикер генә. Гомерең бетмәгән булса дигән сүзләрне укыгач язарга булдым. Беркемгә дә сер түгел безнең шәһәрдә 2 мәртәбә беспилотник күп катлы йорт балконына керде. Беренчесендә күпмедер вакыт узгач, шартлады. Анда яшәүчеләр өйләреннән чыгып өлгергәннәр. Икенчесендә балконга кереп тә, шартламаган. Менә ничек уйламыйсың инде, анда яшәүчеләрнең гомерләре бетмәгән дип. Аллаһы тәгаләнең кодрәте киң, гомерләре бетмәгән икән, үзе үк саклап калдырган. Могҗиза бит.
Булмас димә, дөнья бу
Булмас димә, дөнья бу