MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям [new]
  • Мониторинг Max
Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

21 Nov, 09:36

Открыть в Max Поделиться

Безнең авылда да булды мондый фаҗига. Гаиләдә түгел, ә сөяркәләр арасында. Фәнил ферма мөдире, Хәят мал врачы иде. Хәят күрше авыл кызы, күпкә яшьрәк, Фәнилләрнең күрше килене. Араларында мәхәббәт кабына. Фәнилнең балалары мәктәп тәмамлаган, ә Хәятнең балалары башлангыч сыйныфта. Беркөнне авыл өстен яшен суккан кебек булды. Өйләгә дә өйләренә кайтмагач, Фәнилне ферма йортыннан асылынган көе табып алалар. Аның кесәсендә язу була, Хәятне кайдан эзләргә икәнен. Аны башка җирдән, ташландык корылманың идән астыннан табып алалар. Ул да асылынган була. Әмма, аны алучылар Хәят анда берничек тә үзе асылына алмый диде. Аны алучы минем бик якын туганым иде. Фәнил Хәяттән бик каты көнләшкән, кул да уйната торган булган. Хәят минем якын туганым белән бик дус иде. Аның бу мөнәсәбәтләрне өзәсе килгән. Әмма Фәнил теләмәгән. Фәнил сугып, ялгыш кына Хәятне үтергәндер дигән нәтиҗәгә килдек. Бу сүзләр безнең гаиләдә генә калды. Инде ике гаиләнең дә балалары зурлар, гаиләле. Бәхетле булсыннар! Исемнәр үзгәртелде.

Хәят бик матур, акыллы, чая кыз иде. Бөтен эшне җиренә җиткереп, пөхтә итеп эшли иде. Авыл кешеләре аны бик яратты. Тәүлекнең теләсә нинди вакытында да авылдашларына ярдәмгә килде. Маллар да авырый бит. Кайнанасы бик усал иде. Аны бик рәнҗеткән. Ире йомшак иде, яклый да алмагандыр. Язмышыдыр, читтән җылылык эзләгән. Ә кайнатасы әйбәт, бөтен эштә дә булышкан. Ул да йомшак холыклы, үз сүзен әйтә алмаган. Кайнана - усал губернатор. Хәят башка чыгып, үзләре генә дә яшәргә бик теләгән. Хөкүмәт акча да биргән йорт алырга. Кайнана каршы килгән. Ир, мәхлук, тагын сүзен әйтә алмаган. Анда тагын иренең энесе дә яшәгән.

Хәятнең үлемен минем туганым бик авыр кичерде. Алар сердәшләр иде. Аларны җирләгәннән соң туганым төш күрә. Хәят зират эчендә шундый матур, ә Фәнил зират коймаларының тышкы ягында, берничек тә зират эченә керә алмый, үзе бик күңелсез, моңсуланып йөри ди. Элек бит үз-үзләренә кул салучыларны зират эченә җирләмәгәннәр. Фәнилнең дә җаны тынычлык таба алмыйдыр.

Булмас димә, дөнья бу
💬 Комментарии (36)

5.9k 103
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max Рейтинг публикаций
API
API статистики API поиска публикаций
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности Публичная оферта
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot MXStatBot
Made by TGStat