Булмас димә, дөнья бу… 30 ел торган иремнән туйдым. Иремнән диеп инде, кыланмышларыннан туйдым. Безнең 10 яшь аерма. Иремә тиздән 60 була. Дөресен әйтим, ул ирлеге буенча картайды. Соңгы елда бигрәк тә. Һәм беләсезме, ул мине гаепли. Имеш, мин аны иркәли белмим. Соң тормаган нәрсәне нишләтим соң? Этләп бетерә, шулай да бәргәли торгач, тегеләй- болай үзе тагын сирәк- мирәк бетереп туктый. Аңлыйм, аңа рәхәттер, ул мине бөтенләй уйламый. Мин үземне бөтенләй кимсетелгән итеп тоя башлыйм. Тыныч кына яшисем килә. Кайчак ялгыз хатыннарга кызыгып та куям. Тынычлап йоклыйлардыр, сәгатьләр буе изалаучы юктыр. Ташлап китеп тә булмый, җыйган дөнья, балалар – оныклар аңламас (мине ир эзләп чыгып китте диярләр), иргә дә турысын әйтеп булмый “Соң син хәчтерүш, тукта, картайдың” диеп, 100% үпкәли һәм мин дошман! Кырыена ятмасаң, көне буе тик ята яки бөтен эшне кирегә эшләп, мине психландырып йөри. Нишләргә? Ирнең картлыгын ничек үзенә матур итеп аңлатырга соң? Киңәш бирегез әле.