Мин үзебезнең песиебез Макс турында бер язган идем инде, шул турыдарак тагын дәвам итәсем килә. Максны дачада югалткач бик кайгырдым, кар яуганчы барып кычкырып эзләп карадык, табылмады. Улым авылдан яңа күзе ачылган икенче песи баласы алып килде. Монысы тегесенең нәкъ киресе, ап ак, бер генә кара йоны да юк иде. Озак кына яшәде . Бу Макс та бик акыллы булды. Ләкин җәй айларында таш өй саклап ятып булмый бит инде. Авылга алып кайткан идек, авыл,, егетләре"-ата песиләр бик талагач, башка алып кайтмаска булдык. Дачада калдырабыз ашарына җитәрлек биреп, ишекне кысып кына ачык калдырып китәбез, кереп, чыгып йөрергә. Күршеләр әйбәт, әйбер югалмый. Макс өйдә булмаса мин килүгә, исеме белән чакырсам, әллә каян чаптырып килеп чыга. Беркөн улым үзләренең песиләрен дә алып китеп торырга сорады. Үз өйләре белән торалар, бөтен ата песи бездә, ихатага метка куялар ди. Макс безнең стерильләштерелгән, куркыныч түгел. Алисаны(аларның песие) да алып килдек. Макс бер песине участокка кертми, Алисаны да аерып кына ашата башладык. Беркөн килсәм Макс юк, Алиса өйдә хуҗа кебек йөри. Ул бәбәләгән дә, Макс аңа өйне калдырган икән. Чакыргач килде дә аякка ятты, калдырма дигән төсле. Кырыйда гына урман. Үләннәр җыярга барам, миңа ияреп ,, сөйләнә-сөйләнә" бара. Туктасам аягыма ята.,, Әз генә түз инде, озакламый алып кайтам",-дип сөйләнәм. Калдырып торырга туры килде, остановкадан дүрт километр атлыйсы, аннан авылга кайтып киттем. Килүемә Максны таба алмадым. Иң кызганычы шул, мине остановкадан көтә иде диләр күршеләр. Озак эзләдек, объявлениеләр язып элдек, табып булмады. Бүтән песи алмаска карар иттем. Әле беркөн йоклап ятам, башта тышкы яктан тәрәзә төбенә өч тапкыр шакыдылар, аннан баш очында идәндә ике тапкыр :Мрау-мрау" итте. Гел йокларга ятканда башта үзе ята иде дә ,мине шулай йокларга чакыра иде. Үлеп, җаны кайтты микән, әллә домовой булдымы? Миңа рәнҗегәндер инде , бахыркаем.
Ә бу атнада тагын бер хәл булды. Азнакайдан подружкам килгән иде. Кич ваннадан юыныә чыга, үзе аяк астын карый,, Син песи юк дигән идең бит, аякка песи уралган кебек булды ",- ди. Мин курыкмасын дип, берни дә дәшмәдем. Кухняга керә, ул бер читтә сөйләшеә утырама, мин раковинада нидер чистартам. Аякка кемдер сыпырына, песи кебек. Борылып карыйм, беркем дә юк. Менә шулай, домовоймы, Максның җанымы икән?
Булмас димә, дөнья бу
Ә бу атнада тагын бер хәл булды. Азнакайдан подружкам килгән иде. Кич ваннадан юыныә чыга, үзе аяк астын карый,, Син песи юк дигән идең бит, аякка песи уралган кебек булды ",- ди. Мин курыкмасын дип, берни дә дәшмәдем. Кухняга керә, ул бер читтә сөйләшеә утырама, мин раковинада нидер чистартам. Аякка кемдер сыпырына, песи кебек. Борылып карыйм, беркем дә юк. Менә шулай, домовоймы, Максның җанымы икән?
Булмас димә, дөнья бу