Булмас димә, дөнья бу...әле ишетәсе колаклар булса, әллә ниләр ишетерсең. Сүзем кайнана турында иде: сез ни диярсез? Кайнанам шәһәр фатирында яши, ә без шәһәр читендә үз йортыбыз белән. Ел саен бер үгез асрыйбыз, савым сыерыбыз, тавыклар бар. Кыскасы, авылча тормыш. Күптән түгел генә кайнанамның юбилее булды, ул үзенең дусларын һәм ике улын гаиләсе белән чакырды. Ашадык- эчтек, күңелле генә итеп утырдык. Шунда сүз иярә, сүз чыгып ирем , мал тоту турында, аның уңай якларын- сөте, катыгы, эремчек, йогурт һ.б үзебезнеке инде, шөкер, диеп әйтте. Ә кайнана кызарып- бүртеп, малны хәзер хәерчеләр асрый, акчасы булганнар сатып кына ала, димәсенме! Иремә дә, миңа да кунаклар алдында уңайсыз булды. Кемдер көлемсерәде, кемдер килеште, кемдер яклады. Ә бит ничәмә- ничә еллар без аңа бөтен төрле сөт продуктлары, ит- йомырка биреп яшибез. Дөрес аңлагыз, күпсенеп әйтмим. Без китергәнне икенче улы гаиләсенә биреп торганын да беләбез. Югыйсә, бездән үзләре килеп алсалар да, җитәр иде. Алары аңлашыла да, бездән туры килеп алсалар тиеш кебек калалар, чөнки алардан акча алу уңайсыз( бирмәсләр иде), ә болай кайнанадан кереп кенә алалар. Соравым шул- мал тотып, үзең җитештергәнне ашау- ул чынлап та хәерчелек билгесемени соң хәзер? Элеккеләр бит киресенчә, сыерлы көн- сыйлы көн , дигәннәр югыйсә. Кайнанам иремне( үзенең улын) дуслары алдында кимсетте кебек. Ирем дә бераз гарьләнде инде.