Исәнмесез Эльмира. Мин ике авыл арасында үзебезнең адашып йөргәнебезне язган ием инде. Шул юлда булган тагын бер маҗараны язып үтим әле. Күрше авылда яшәүче апамның малае безгә килергә чыга. Кышкы каникул вакыты. Бер 6 нчы классларда укыгандыр инде ул вакытта. Ат юлыннан барам ди. Алда кар тавы, ә ул тауның икенче ягында балалар тау шуа, чыр-чу киләләләр, яннарында этләредә йөгереп йөри ди. Әй Аллам бу малайлар мине кыйнамасалар ярар иде инде дип куркып барам ди. Алайда атлыйм һаман юлдан ди. Шул тауга килеп җиттем, эттә юк, балалар да юк, даже эздә юк ди. Малай булгач курку түгел, әле наоборот шатландым тимиләр, кыйнамыйлар икән дип ди. Менә шундый хәлләр. Ә хәзер шул юлда аварияләр бик күп булып тора. Үлемнәрдә күп. Үземнең абыйларда шунда авариягә эләктеләр. Машина каршысына 2 эт чыкты ди абый. Ләкин алар эт түгел иде, точно эт түгел иде ди. Шуларны таптамыйм тагын дип рульне боргаларга тотындым и ашыгыч рәвештә эшләнгәч машина юлдан очып чыга. Абый минем бик аккуратно йөри торган кеше иде машинада... Машина эчендә абый, аның хатыны һәм хатынның апасы булганнар. Машина тәгәрәгәч абый хатыны белән көчкә чыкканнар. Апасын соңрак тырмаша торгач чыгарганнар. Апаларын скорый алып китә, 2 атнадан больница үлде, инсульттан. Абый бер 5-6 ай яшәде әле. Стресс белән рак авыруы килеп чыгып (алдан ук булгандыр инде ул. Без белми генә йөргәнбез.)үлеп китте мәрхүмкәйләрем. Урыннары җәннәт түрләрендә булсын Раббым. Менә шундый бик куркыныч юл ул.
Булмас димә, дөнья бу
Булмас димә, дөнья бу