Файдалы киңәшләр | Полезные советы


Гео и язык канала: не указан, не указан
Категория: не указана


Казань, Татарстан, Россия.
Бу төркемдә тормышта, көнкүрештә кайбер буталчык шартлардан ансат кына чыгу юллары күрсәтелә. Рәхим итеп әлеге төркемгә кушылыгыз һәм үзегезгә билгеле булган файдалы киңәшләрегезне дә өстәсәгез, әлеге төркем тагында тулыланыр иде.

Связанные каналы

Гео и язык канала
не указан, не указан
Категория
не указана
Статистика

Кайнатма ясау серләре
• Җиләкләрне сак кына юарга һәм дуршлагка салып, суын саркытырга.

• Катырак җиләк-җимешне (крыжовник, алма, слива, абрикос һ.б.) кайнар суда пешекләп алырга кирәк. Болай ул ширбәтне яхшырак сеңдерә, формасын саклый.

• Кайнатманы 5-10 минут 2-3 тапкыр кайнату яхшы. Болай эшләгәндә җиләк-җи-меш, җиләкләргә югары температура йогынтысы кимрәк, файдалы үзлекләре күбрәк саклана, изелми, кайнатма тәмлерәк була.

• Кайнатманың стандарт рецепты: 1 кг җиләк, җиләк-җимешкә шулкадәр үк шикәр комы кушыла. Тиз арада ашап бетерә алсагыз яки туңдыргычта сакласагыз гына шикәр комын киметергә мөмкин.

• Кайнатманы банкаларга кайнар килеш тутырыгыз. Күп кайнатма желе хәленә килә, куера, суынгач, аны селкетергә ярамый.


"3, 6, 9" кыяр маринадлау
Бу рецепт 3 литрлы банкага исәпләнгән. Ул исеме буенча тиз истә кала. Банка төбенә үзегез яраткан үләннәр: карлыган, чия, керән яфрагы, укроп башы, сарымсак, түгәрәк кара борыч, кориандр, канәфер салырга.

Очлары киселгән кыярларны банкага тутырырга. Кайнар су коярга. 15 минуттан кәстрүлгә бушатырга. 3 аш кашыгы тоз, 6 аш кашыгы шикәр комы, кайнап чыккач, 9 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе өстәргә. Тозлыкны кыярларга коеп, калай капкач белән ябып, төреп куярга.

Бу рецепт помидор маринадлау, ассорти ясау өчен дә яхшы.


Ничек сакларга?
• Онны коры салкынча урынга куегыз.
• Цитруслыларга өй һавасы кирәк. Суыткычта аларның тәме бозыла.
• Кыяр суыткычта бозыла.


Чекларны кибеттә калдырмагыз
Кибеттә тауар сатып алганнан соң, чекларны кассада калдырмагыз. Беренчедән, ул сыйфатсыз әйберне кире кайтару өчен кирәк. Икенчедән, сезнең чектан мошенниклар файдалана ала. Мәсәлән, шул ук чек ярдәмендә кибеттән тауар урлый алалар. Өченчедән, банк картасы аша әйбер сатып алганда, чекларда мошенниклар өчен кирәкле мәгълүмат кала.

Игътибар иткәнегез бармы, чекта картаның соңгы дүрт саны һәм сатып алучының исем-фамилиясе күрсәтелә. Бу мәгълүмат мошенникларга картадан акча урлау өчен җитми, билгеле. Әмма алар аны банк исеменнән телефоннан шалтыратуларда бик оста файдалана ала. Картаның соңгы дүрт санын пәм исемегезне атап, моңа ышандыра, үзләренә кирәкле мәгълүматны белә алачак.


Хәерле кичләр, дусларым!
Кичке чәйләрегез тәмле булсын!


3
Канал создан

Показано 6 последних публикаций.