Ирем белән кыйммәтле машинаны кредитка алдык, икебез дә кредит алдык шуның өчен. Мин күбрәк тә алдым әле. Шуны интегеп, 5 ел буе түләдек, бетердек. Бетергәч кенә ирем бер хатынны шул машинага утыртып йөри башлады. Минемчә, ул хатын белән кредит түләгәндә генә йөргән, миңа гына сиздермәгән. Мин шушы салкын октябрь аенда эштән җәяү кайтам, ә ул теге хатынны эшеннән барып ала, кайтарып куя. Нишләтим икән Буа кызлары, әллә машинаны чыгып балта белән ватыйм микән, аңа да, миңа да булмасын.