Бүген аптекадан аптекага чабып аягым калмады, каенана авырый, обычный терекөмешле градусник эзләдем. Мин үземнең күптән электрон градусник, шуңа андыйны сораганым да юк иде, аптекаларжа юк икән ул. Моның - каенананың иске, мәңгелек градуснигы ватылган икән, өсте-өстенә шалтырата, обычный градусник алып кил әле ди. Валлаһи 6-7 аптекага җиттем, юк! Ачуым чыкты, тоттым да электрон градусник алдым. Йөзен җыерды. "Менә әни терелгәч, аптекаларга үзең чабып карыйсың, беренчедән, шулай җәяү йөреп терелерсең, икенчедән бәлки обычный градусник табарсың" дидем. Яратмады инде, яратмаса исем китми. "Терекөмешле точно итеп үлчи, температура күтәрелү кыен бит ул" ди. Яман инде, 68 яшьтә температура да булмасын, хәленнән килсә 18 яшенә кайтыр иде. Бу гына авырый! Иремә - улына әйттем, "әниеңә терекөмешле градусник син табып бир, мин чаптым булды!" дидем.анонимно куегыз