МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻‍♀


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Еда и кулинария


"Полезный канал для прекрасных женщин"🥰
https://max.ru/channel_min_hatinkiz
Для связи:
https://max.ru/u/f9LHodD0cOJQI3ZR0ZH-pFY_z9Xk3AZzwASWKYB7nae1G0F4uAwx-l_M_2Q

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Статистика

Балда маринадланган әче борыч

Бал белән ясалган борыч кышка үзенең татлы һәм бер үк вакытта тәмле булуы белән гаҗәпләндерә.


Маринад өчен кирәк:

бал – 2 аш кашыгы
серкә – 100 миллилитр
горчица – 1 чәй кашыгы
борчаклы борыч – 5 данә.

Әзерләү тәртибе:

300 миллилитр күләмендәге стерильләштерелгән банка алырга, тыгыз итеп юылган борыч салырга. Маринад өчен барлык катнашмаларны болгатырга, шуңа борыч салырга. Банканы капкач белән капларга һәм саклауга алып куярга.

📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝


Мандарин яратасызмы?

🍊 Ашказаны-эчәк авыруларыннан, гастриттан интеккән кешеләргә мандаринны чамалап кына ашарга кирәк. Диетологлар шулай дип кисәтә.

🍊 Әлеге җимешне ач карынга да ашарга ярамый.

🍊 Кабыгын чәйгә салып эчәргә яратучылар чит илдән кайтарылган мандариннарның сәламәтлеккә зыянлы чаралар ярдәмендә эшкәртелүен дә онытмаска тиеш.

🍊 Диетологлар көненә 2–3 мандарин ашарга киңәш итә.

🍊 Мандаринда бик күп витаминнар, микро- һәм макроэлементлар, антиоксидантлар, артык холестеринны чыгаручы һәм эчәклеккә яхшы йогынты ясаучы азык җепселләре бар.

🍊 Көзге-кышкы чорда, вируслы авырулар вакытында мандарин аеруча файдалы.

🔥 яратам
❤ сирәк ашыйм
👍 еш ашыйм
💯 исем китми


Кабак коймагын пешерү рецепты

Бүген сезгә бик тәмле кабак коймагы рецепты тәкъдим итәбез:

🥞 Ярты кг кабакны вак угычтан уабыз. Шуңа 2 йомырка, ярты литр оеган сөт яки кефир, ике аш кашыгы шикәр комы, бер бал кашыгы тоз, 1 бал кашыгы камыр көпшәкләндергеч, 3 аш кашыгы үсемлек мае, иләнгән бодай онын аз-азлап өсти барып, гадәти коймакныкыннан беркадәр куерак итеп камыр изәбез. Кабакны камырга кушып болгатабыз.

Коймакларның ике ягы да алтынсу төскә кергәнче табада кыздырабыз. Каймаклы – сарымсаклы- яшел укроплы соуска манып ашыйбыз.


Кемнең кабактан коймак пешереп караганы бар?
❤ минем, бик тәмле
🔥 пешереп карарга кирәк әле
👍 рәхмәт рецепт өчен
💯 бер дә пешергәнем юк


Семьи, которые заказывают в Кладовой, платят за ту же корзину на 20–25% меньше.

Это до 10 000 ₽ в месяц, которые останутся вам — на кружки, ремонт, технику, отпуск.

Не верите? Установите приложение и сравните цены


Октябрьдә бакча эшләре

• Агач һәм куакларга мул итеп су сибегез, кимендә 60 см тирәнлектә туфракны дымландырырга тырышыгыз. Бу алым кыш көне агачларның тамыр системасының туңуын киметә.

• Җимеш агачларының кәүсәләрен һәм скелет ботакларын корыган кабыклардан, мүк һәм лишайниклардан чистартыгыз.

• Аннары 5 процентлы тимер купоросы эремәсе белән бөркегез (9-10 литр суга 500 гр исәбеннән).

• Җиләк куаклары антракноз яки тутык авыруы белән зарарланган булса, 3 процентлы бордос сыекчасы эремәсе яисә тимер купоросы эремәсе белән эшкәртергә кирәк.

📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝


Изменилось закреплённое сообщение чата
Закрепленное сообщение




Кишердән кышка салат

Кирәк булачак:

Кишер −2кг. (озынча угычтан уылган)
Сарымсак −100гр (вак итеп туралган)
Татлы борыч- 3шт.(озынчалап туралган)
Песок-150гр
Уксус 9%лы- 100мл
Томатная паста- 3 аш калагы
Сыек май- 250 мл.
Приправа корейский кишер очен- 1пачка
Тоз −2 аш к.

Эш барышы:

Барысын бергә болгатып 7-8 сәгатькә калдырабыз. (кич ясап калдырсагыз бик унайлы).
Банкаларны парлыйбыз.
Әзер салатны кәстрүлдә 30 минут томалап пешерәсез дә, парланган банкаларга тутырып куясыз.

📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝


Баш эшләми! Нишләргә?

Башны эшләтер өчен 7 гади ысул! Студентлар һәм укучылар өчен менә дигән чаралар!

1. Миндаль ашагыз. Ул хәтерне яхшырта. Шулай ук иртән яки кичен миндаль маен сөткә тамызып эчү дә яхшы нәтиҗәләргә китерә. Әлеге майны үзегез дә ясый аласыз: моның өчен аны кабыгыннан чистартабыз, изәбез һәс суөстенә салып куябыз, бераз шикәр өстибез.

2. Алма согы эчегез. Ул ацетилхолин күләмен арттырырга ярдәм итә. Моның нәтиҗәсендә хәтер яхшыра.

3. Яхшылап йоклагыз. Тикшеренүләр, беләсезме, нәрсәне ачыклаган? Йоклаган вакытта безнең баш мие көн дәвамында булган хәлләрне яңадан барлый. Бу көн дәвамында үзләштергән мәгълүматны истә калдыру өчен бик яхшы.

4. Гади нәрсәләрдән тәм табыгыз. Көн дәвамында бераз гына булса да вакытыгызны безне бәхетлерәк итә торган нәрсәләрне эшләүгә багышлагыз Бу стресстан арыну өчен кирәк. Ә стресс акыл эшчәнлеген акрынайта, тоткарылый. Мәсәлән:

– Күңелегезгә яткан музыка тыңлагыз;

– Балалар белән уйнагыз;

– Кешеләрдә яхшы сыйфатларны күрергә ияләнегез;

– Спортның берәр төре белән шөгыльләнегез (велосипедта йөрү, йөгерү, йөзү һ.б);

– Блог алып барыгыз.

5. Баш миенә гел күнегүләр ясатып торыгыз:

– кроссвордлар чишегез;

– башкаларга ярдәм итегез;

– аралашыгыз;

– яңа белемнәр үзләштерегез, телләр өйрәнегез.

6. Шикәрне киметегез. Аның рационда артык күп булуы хәтерне начарайта, нервларны какшата.

7. Төнгә каршы ашамагыз. Йокларга ятар алдыннан ашау йокының начар булуына һәм стресска китерә.


Тиз өлгерә торган төче камыр рецепты

Әлеге камырдан гөбәдия, өчпочмак, вак бәлеш һ.б. ашамлыклар әзерләргә мөмкин.

Кулланылачак ингредиентларны бергә-бер, тигез күләмдә алырга кирәк. 1 стакан сөт, 1 стакан сыек май (атланмай кулланырга да була), чамасы белән тоз, шикәр комы салып, барысын бергә әйбәтләп болгатабыз, иләгән он өстәп, яхшы итеп камыр басабыз.

Камыр 10-20 минут торганнан соң, аннан төрле ризыклар пешерергә була.

☝Шуны онытмагыз: чәй содасы салырга кирәкми, ул камырны каралта.


📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝

5.5k 15 139

Кабак кыздыру рецепты

Кабактан бик күп төрле ризыклар пешереп, согын да ясап була. Бик җиңел генә рецепт тәкъдим итик әле.

Ингредиентлар: кабак, үсемлек мае, сарымсак, тоз, кызыл, кара борыч (сез яраткан тәмләткечләр).

Кабакны эре шакмак итеп турарга, табага үсемлек мае салырга һәм кыздырып алырга, өстенә сарымсак сытарга, тәмләткечләр салырга, яхшылап болгатырга да, капкачын ябып, 10 минут пешереп алырга.

Әзер кабакны тәлинкәгә салгач, өстенә төрле орлыклар сибәргә була, мин ак һәм кара көнҗет орлыгы сиптем.

😋Кабак яратучылар өчен тәмле булачак.


📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝

5.1k 4 102

Видели новую презентацию Apple?

Кстати, подробный разбор презентации в канале АППЛЕС116 — там собрали самое интересное и рассказали, чего ждать от новинок.

А 18 Pro и Pro Max уже в продаже, можно протестировать в магазине @apples116 на Муштари, 19🔥

Цены можно посмотреть на apples116.ru — там же удобно сравнить модели и оформить заказ.

И подписывайся на канал магазина техники в Казани @apples116, чтобы приобретать технику по лучшим ценам!

Для еще большей выгоды лови промокоды!👇

📌 «ТАТАР500» - скидка 500₽ на Apple Watch, AirPods, Apple Pencil, Garmin, Instax и DJI

📌 «ТАТАР1000» - скидка 1000₽ на iPhone, iPad, MacBook, Samsung S и Z серии, Dyson, PlayStation 5 и Canon

Промокоды действуют 30 дней — сохраняйте, чтобы не потерять.

Erid 2Vtzquwqnha
Реклама ИП Сальникова В.Б. ИНН 166022005011


Күз тимәсен өчен укыла торган дога👇

Пәйгамбәребез ﷺ Хәсән белән Хөсәенгә (радыяллаһу ганһүмә) күз тимәсен дип мондый дога кылган:
أَعُوذُ بِكَلِمَاتِ ﷲِ التَّامَّةِ مِنْ كُلِّ شَیْطَانٍ وَهَامَّةٍ وَمِنْ كُلِّ عَیْنٍ لَامَّةٍ.

🤲🏻 «Әгүүз‌ү бикәлимәәтилләәһит-тәәммәти миң күлли шәйтааниү үә һәәәммәти үә миң күлли гәйнил ләәммәһ».
🤲🏻 «Һәр шайтаннан, зарарлы әйберләрдән hәм начар күзләрдән сүзләрнең хөрмәтенә Аллаһыга сыенам» .

Күз тиюдән бу аятьне уку киңәш ителә:
🤲🏻 «Үә ий-йәкәәдүлләз‌иинә кәфәруу ләйүзликуунәкә биәбсаариһим ләммәә сәмигүз‌з‌икра үә йәкуулүүнә иннәһүү ләмәҗнүүүн. Үә мәә һүә илләә зикруль лиль-гәәләмииин». (Каләм, 68:51-52)
🤲🏻 «Чынлап та, шул кәферләрнең, Коръәнне ишеткән вакытта, сине күзләре белән бәреп егасы килә иде. «Ул, hичшиксез, акылдан язган кеше», ‒ дияләр. Ә бит Коръән бөтен галәмнәр өчен шәфкатьтән башка бер әйбер дә түгелдер».


Яшәү татлы! Ул кемгә дә газиз -
Агачка да, кошка, эткә дә!
Ә син, кеше, кызган исәннәрне,
Башларыннан сыйпап киткәлә!

Давылларда сынган ботакларның
Күрдеңме син яше тамганын?
Гомерен балта өзгән имәннәрнең
Ыңгырашып, җиргә ауганын?

Кош оясын давыл алып аткан
Балалары белән агымга.
Син күрдеңме шул бәхетсез кошны
Җаны өзгәләнгән чагында?..

Сүнә чишмә, кибә тугайлыклар,
Әрәмәле үзән сулыга...
Кайчак кышын юлым каенсарга -
Каен урманына юлыга.

Сыйпап йөрим каен кәүсәләрен:
Туңганнар бит болар, күр әле!
Карт каенга куям колагымны -
Тибә микән әле йөрәге?..

Вакытлыча яшәү бу дөньяда,
Китәр сәгать кенә билгесез.
Һәркемгә дә тормыш бер һәм газиз -
Кешеме сез, агач, гөлме сез...

... Кайчан китү генә билгесез!..

Салисә ГӘРӘЕВА

5.6k 3 123


Репост из: В Казани | татарская эстрада | татар афиша
⚠️⬆️БУ РОЗЫГРЫШКА БҮГЕН 20:00 НӘТИҖӘ ЯСАЛА! КАТНАШЫП ӨЛГЕР ➡️➡️https://max.ru/afishatatar/AaCz4jiFLiY


Табак-савыт юа торган сыеклыкны төрлечә кулланып була. Белә идегезме?

1.Өс киеменнән майлы тапны бетерер өчен.

Сыеклыкны майлы тап өстенә бер тамчы салып, җылы суда кул белән юарга.

2.Ванна һәм аш бүлмәсе идәнен юар өчен.

Сыеклык белән кафель һәм линолеумны юарга ярый, ә менә паркет һәм ламинатны ярамый.

3.Чәч тарагын юар өчен.

4.Кер юу порошогы урынына сыеклыкны салып юсагыз, шулай ук чистарта.

5. Ковердан тап бетерер өчен. 1 аш кашыгы сыеклыкны 2 стакан җылы суга салып бутарга.

6.Кухня гарнитурын сөртеп алу өчен, бик чистарта.

📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝

6k 5 90

Яран гөлгә йод кирәк

Яран гөлне яратмаучы хатын-кыз бармы икән ул? Аның бит аллы-гөлле чәчәкләре бөтен тәрәзә төбен яктыртуы, хуш исен таратып утырулары...


🌸 Яран гөлләрегез ел әйләнәсе чәчәк атсын дисәгез, аны йод белән сыйлагыз. Юмартланып китеп артыгын сибеп җибәрә күрмәгез — аңа нибары бер тамчы да җитә.

🌸 1 л суга 1 тамчы йод болгатып, гөлнең төбенә түгел, ә туфракның чүлмәккә якын өлеше тирәли 50 мл чамасы сибеп чыгыгыз.

🌸 Артыкка китсә, тамырларын яндыруы бар. Алда әйтелгәнчә сипсәгез, сезне яраннарыгыз купшы чәчәкләре белән сөендерер.

📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝

6k 1 171


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Дуслар, бакчачылар, гөлләр яратучылар өчен бик яхшы, татарлар, башкортлар аралаша торган, төркем куеп китим әле сезгә. Бу төркемдә бик күп сорауларыгызга җаваплар табарсыз.
👇👇👇

http://max.ru/channel_bakcha


1 нче октябрь - "Өлкәннәр көне".
👇Шул уңайдан бик матур шигырь

Түземсезлек белән көтәм
Гомер көзе җиткәнен.
Беркемне дә урап узмый,
Көтеп тора көзләрен.

Керә ул һәрбер өйгә,
Рөхсәт тә сорап тормый.
Чәчләргә карлар сибә дә
Биткә буразна сырлый.

Буыннарны капшап карый,
Хәрәкәтне үзгәртә.
Тешләрне дә сирәкли ул,
Хәтерне дә киметә.

Колакны да сагайта ул,
«Чамалап кына тыңла,
Яшьләргә, – ди, – комачаулап,
Күп кысылып утырма».

Йә якыннан, йә ерактан
Яхшылап күрер өчен,
Күзлек кияргә куша ул,
Догалар укыр өчен.

«Күргәнеңнең барысын да
Кешеләргә сөйләмә,
Чамадан тыш «яратам» дип,
Оныкларны көйләмә».

Күңел кабул итмәсә дә,
Яшь үзенекен итә.
Белдегезме, картлык шулай
Үз эшен дәвам итә.

Туктатып булса икән дә,
Аңлата алсаң икән,
Картаймыйча, гел яшь булып
Гомергә калсаң икән…

Фәймә ЗӘЙНУЛЛИНА.

Бәхетле картлык телим һәрберегезгә дә!


Диванда май табы?Нишләргә?

☝Дивандагы май тапларын крахмал ярдәмендә бетереп була.

•Крахмалны коры табада җылытырга һәм таплы урынга сибәргә кирәк.

•Ул майны үзенә сеңдерәчәк.

•30 минуттан коры салфетка белән сөртеп аласы гына кала.

📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝

Показано 20 последних публикаций.