Кеше тикшерергә яратабыз,
Шулай булган!-диеп сөйлибез.
Киләчәктә безне ниләр көтә,
Ансын менә төгәл белмибез.
Минем белән булмас әле, диеп,
Тәнкыйтләмә кеше тормышын.
Белмисең бит нинди күчтәнәчләр,
Әзерләвен сиңа язмышның.
Тормыш булгач була төрле хәлләр,
Беребез дә түгел фәрештә.
Унышлар да була, ялгышлар да,
Бар да унай бармый һәр эштә.
Кеше тикшергәнче шуны телә,
Ялгышлардан раббым сакла, дип.
Ходай бәндәләре, беребез дә
Хаталардан хали тугел бит...
Гөлара Шәрипова
Шулай булган!-диеп сөйлибез.
Киләчәктә безне ниләр көтә,
Ансын менә төгәл белмибез.
Минем белән булмас әле, диеп,
Тәнкыйтләмә кеше тормышын.
Белмисең бит нинди күчтәнәчләр,
Әзерләвен сиңа язмышның.
Тормыш булгач була төрле хәлләр,
Беребез дә түгел фәрештә.
Унышлар да була, ялгышлар да,
Бар да унай бармый һәр эштә.
Кеше тикшергәнче шуны телә,
Ялгышлардан раббым сакла, дип.
Ходай бәндәләре, беребез дә
Хаталардан хали тугел бит...
Гөлара Шәрипова