MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻‍♀

2 Oct, 20:00

Открыть в Max Поделиться

Баш эшләми! Нишләргә?

Башны эшләтер өчен 7 гади ысул! Студентлар һәм укучылар өчен менә дигән чаралар!

1. Миндаль ашагыз. Ул хәтерне яхшырта. Шулай ук иртән яки кичен миндаль маен сөткә тамызып эчү дә яхшы нәтиҗәләргә китерә. Әлеге майны үзегез дә ясый аласыз: моның өчен аны кабыгыннан чистартабыз, изәбез һәс суөстенә салып куябыз, бераз шикәр өстибез.

2. Алма согы эчегез. Ул ацетилхолин күләмен арттырырга ярдәм итә. Моның нәтиҗәсендә хәтер яхшыра.

3. Яхшылап йоклагыз. Тикшеренүләр, беләсезме, нәрсәне ачыклаган? Йоклаган вакытта безнең баш мие көн дәвамында булган хәлләрне яңадан барлый. Бу көн дәвамында үзләштергән мәгълүматны истә калдыру өчен бик яхшы.

4. Гади нәрсәләрдән тәм табыгыз. Көн дәвамында бераз гына булса да вакытыгызны безне бәхетлерәк итә торган нәрсәләрне эшләүгә багышлагыз Бу стресстан арыну өчен кирәк. Ә стресс акыл эшчәнлеген акрынайта, тоткарылый. Мәсәлән:

– Күңелегезгә яткан музыка тыңлагыз;

– Балалар белән уйнагыз;

– Кешеләрдә яхшы сыйфатларны күрергә ияләнегез;

– Спортның берәр төре белән шөгыльләнегез (велосипедта йөрү, йөгерү, йөзү һ.б);

– Блог алып барыгыз.

5. Баш миенә гел күнегүләр ясатып торыгыз:

– кроссвордлар чишегез;

– башкаларга ярдәм итегез;

– аралашыгыз;

– яңа белемнәр үзләштерегез, телләр өйрәнегез.

6. Шикәрне киметегез. Аның рационда артык күп булуы хәтерне начарайта, нервларны какшата.

7. Төнгә каршы ашамагыз. Йокларга ятар алдыннан ашау йокының начар булуына һәм стресска китерә.

7k 6 99
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat