Кабак коймагын пешерү рецепты
Бүген сезгә бик тәмле кабак коймагы рецепты тәкъдим итәбез:
🥞 Ярты кг кабакны вак угычтан уабыз. Шуңа 2 йомырка, ярты литр оеган сөт яки кефир, ике аш кашыгы шикәр комы, бер бал кашыгы тоз, 1 бал кашыгы камыр көпшәкләндергеч, 3 аш кашыгы үсемлек мае, иләнгән бодай онын аз-азлап өсти барып, гадәти коймакныкыннан беркадәр куерак итеп камыр изәбез. Кабакны камырга кушып болгатабыз.
Коймакларның ике ягы да алтынсу төскә кергәнче табада кыздырабыз. Каймаклы – сарымсаклы- яшел укроплы соуска манып ашыйбыз.
Кемнең кабактан коймак пешереп караганы бар?
❤ минем, бик тәмле
🔥 пешереп карарга кирәк әле
👍 рәхмәт рецепт өчен
💯 бер дә пешергәнем юк