Хисамиев Рустем Шагитович


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Политика


Глава Атнинского муниципального района

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Политика
Статистика

Хәерле иртә!


Хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм!

Укытучы – иң җаваплы, шул ук вакытта иң изге һөнәр. Сезнең һәрбер көнегез балаларга белем һәм тәрбия бирүгә, аларның якты киләчәгенә нигез салуга багышланган.

Районыбыз мәктәпләрендә белем сыйфатын күтәрү, балаларга заманча белем бирү юнәлешендә сезнең фидакарь хезмәтегез белән зур уңышларга ирешәбез. Укучыларыбызның олимпиадаларда, фәнни һәм иҗади бәйгеләрдә күрсәткән нәтиҗәләре – сезнең һөнәргә булган мәхәббәтегезнең иң зур күрсәткече. Тәҗрибәле педагогларыбыз һәм мәктәпләргә килгән яшь белгечләребез бердәм команда булып эшләве белән без горурланабыз.

Мәгариф өлкәсенә гомерен багышлаган ветераннарга олы рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең бай тәҗрибәгез, киң күңелегез яшь буынга һәрвакыт үрнәк булып тора.

Кадерле укытучылар! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар, сабырлык телим. Һәрбер дәресегез кызыклы, укучыларыгыз – белемле һәм рәхмәтле, ә гаиләләрегездә һәрвакыт мәхәббәт, татулык һәм җылылык хөкем сөрсен!

Бәйрәм белән сезне!


Хәерле иртә!

Яңа эш атнасы бәрәкәтле булсын!💫


Хәерле иртә!


Хәерле шимбә иртәсе белән!


Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелгән лаеклы райондашларыбыз белән таныштыруны дәвам итәм.

🌾 Садриев Таһир Мәсхүт улы — баш инженер.
Таһир Мәсхүт улы 1990 елның 1 июленнән башлап, ягъни 35 елдан артык вакыт дәвамында авыл хуҗалыгында намуслы хезмәт куя. Ул — грамоталы белгеч һәм яхшы оештыручы. Таһир Мәсхүт улы хуҗалыкта үсемлекчелекнең яңа технологияләрен уңышлы куллана. Аның бай эш тәҗрибәсе һәм энергия саклаучы технологияләрне нәтиҗәле оештыруы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыруга зур өлеш кертә.
Мактаулы исемнәре: Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2013 ел), Татарстан Республикасы Раисе Администрациясе җитәкчесенең Рәхмәте (2023 ел).

🐄 Шәйхетдинов Данил Самат улы — көтү үрчетү буенча технолог.
Данил Самат улы 1962 елның 23 июлендә Мәрҗән авылында дөньяга килгән. Хезмәт юлын ул 1979 елда «Шахтер» колхозында башлаган. 2009 елдан бирле көтү үрчетү буенча технолог булып тир түгә. Эш дәверендә Данил Самат улы үзен уңай яктан, җаваплы һәм тәҗрибәле белгеч буларак күрсәтте. Югары белемле hөнәр иясе.
Мактаулы исеме: Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2020 ел).


Изге Җомга иртәсе белән!💫


Бүген, Өлкәннәр көне уңаеннан, районыбызның иң олы кешесе — Галеева Хәзирә Мөхәммәтвәлиевнаны бәйрәм белән котладык!

Хәзирә апа 1925 елның 25 декабрендә туган. Ул гомер буе Чишмәле Сап авылының башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшләп, балаларга белем һәм тәрбия биргән. Аның хезмәте дистәләрчә буын укучыларның күңелендә якты эз калдырды.

Бүген Хәзирә апа ике улы һәм бер кызының тәрбиясендә яши.

Хәзирә апа! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, балаларыгызның һәм якыннарыгызның җылысын тоеп яшәвегезне телим.


Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре!

Бүген без Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Бу көн безнең өчен олы буынга тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисе белдерү көне булып тора.

Сез – безнең терәгебез, акыллы киңәшчеләребез һәм гомер юлында якты маякларыбыз. Сезнең бай тормыш тәҗрибәгез, сабырлыгыгыз һәм зирәклегегез безне һәрвакыт дөрес юлга бастыра.

Районыбызның үсеше өчен күпьеллык фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезнең хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз безнең өчен зур үрнәк.

Бүгенге көндә сез безнең игътибар һәм кайгырту үзәгендә. Сезнең иминлегегез, сәламәтлегегез өчен барлык кирәкле шартлар тудыру – безнең төп бурычыбыз.

Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек телим. Йортларыгыз һәрвакыт якты, күңелләрегез тыныч, якыннарыгыз һәм туганнарыгыз һәрвакыт янәшәдә булсын!


Хәерле иртә!


Хәерле иртә! 🌄


Хәерле иртә!


Хәерле иртә!

Яңа эш атнасы уңышлы булсын!💫


Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре!

Сезне 27 сентябрь – Тәрбиячеләр көне уңаеннан Әтнә муниципаль районы җитәкчелеге һәм шәхсән үзем исеменнән чын күңелдән котлыйм!

Мәктәпкәчә белем бирү – ул һәрбер баланың зур тормышка беренче адымнарын ясый торган, аның шәхес буларак формалашуына нигез салучы иң мөһим чор. Сезнең һөнәрегез – сабырлык, чиксез мәхәббәт, игътибар һәм югары профессиональлек таләп итә торган изге эш. Сез балаларга белем генә бирмисез, аларның күңелләренә яхшылык, дуслык, туган илгә һәм туган телгә мәхәббәт орлыклары саласыз.

Бу матур бәйрәмдә мин барлык тәрбиячеләргә, тәрбиячеләр ярдәмчеләренә, музыка җитәкчеләренә, физик тәрбия остазларына, аш-су осталарына һәм балалар бакчаларындагы барлык хезмәткәрләргә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Сезнең уртак тырышлыгыгыз аркасында гына безнең кечкенә әтнәлеләр иртәгесенә ышанып карый ала.

Кадерле хезмәттәшләр! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы һәм иҗади уңышлар телим. Эшегездә һәрвакыт балаларның татлы елмаюлары, ата-аналарның рәхмәтле сүзләре һәм хөрмәт юлдаш булсын. Күңел җылылыгыгыз беркайчан да сүнмәсен!


Бүген, 25 сентябрь көнне, районның хөрмәтле аксакалы Ибраһимов Хабил Газизович үзенең 90 яшьлек олы юбилеен каршы алды. Шундый матур дата уңаеннан мин Олы Мәңгәр авылына юл тоттым.

Хабил әфәнде 1936 елның 25 сентябрендә Олы Мәңгәр авылында дөньяга килгән. Авыл мәктәбендә 7 сыйныф белем алганнан соң, ул күмәк хуҗалыкта атлар карауда хезмәт юлын башлый. Ул – сугыш чорының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган, фидакарь буын вәкиле. Тормыш иптәше Сәвия ханым белән икесе дә тырыш хезмәтләре өчен "Атказанган колхозчы" дигән мактаулы исемгә лаек булганнар. Алар – чын Хезмәт ветераннары! 🌾

Бүгенге көндә Хабил әфәнде килене Гөлнур, улы Илһам гаиләсендә, оныклары һәм оныкчыклары әйләнешендә бик матур гомер кичерә.

Очрашуда юбиляр үзе белән бик тә мәгънәле сүзләр уртаклашты:
💬 "Эш кешене кеше итә. Ял да ал да белмәдек. Шуның әҗерен бүгенге көндә тоеп, туар һәр таңга куанып, газиз якыннарым янәшәсендә рәхәт гомер кичерәм", – ди ул.

Бу сүзләр һәрбер яшь буынга үрнәк булырлык! 🙌

Сокланырлык язмышлы, фидакарь хезмәт иясе Хабил әфәндене чын күңелдән котладым. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаиләсе белән тигезлектә тыныч көннәр күреп яшәвен теләдем.

Юбилярны шулай ук "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы рәисе Тәлгать Мостафин, авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова һәм җирлек ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова да ихлас күңелдән тәбрик итте.


Әтнәдә урак тәмам!
23 сентябрь көнне районыбыз күмәк хуҗалыклары быелгы урып-җыюны тәмамладылар
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, районыбызда барысы 78324 тонна ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш – 44,6 ц/га.
Аерым алсак, “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә ул – 51,6 ц/га, “Мәңгәр” җитештерүче авыл хуҗалыгы коопе­ративында – 48,6 ц/га, “Ленин” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы нәселле заводында 47,4 ц/га тәшкил итте.
Аерым культуралардан, “Уңыш” җа­ваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә арыштан – 50 ц/га, “Ленин”да көзге бодайдан – 58,1 ц/га, “Уңыш”та – 54 ц/га, “Тукай”да – 53,6 ц/га, “Шахтер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә 52,6 ц/га уңыш алдылар. Ә менә тритикале “Ленин”да 68,9 ц/га тәшкил итте. Арпа уңышы да куандырды: “Мәңгәр” – 58,1 ц/га, “Тукай” – 55,7 ц/га, “Таң” 55,6 ц/га белән сөендерделәр. Сабан бодае “Мәңгәр”дә – 61,3 ц/га, “Тукай”да 53,6 ц/га булды.
Солыны бары “Уңыш”та гына иктеләр, аның чыгышы – 40,2 ц/га. Виканы да бары бер күмәк хуҗалыкта – “Дусым”да иктеләр. Ул 25 ц/га булды. Ә менә борчак уңышы “Күшәр”дә – 32,6 ц/га, “Тукай”да 31,9 ц/га тәшкил итте.
Афәрин, игенчеләр!


Күәм авылының кадерле кешесе Нурания апа Гариповага – 95 яшь!

Нурания Вәлиулла кызының гомер юлы – туганнары, авылдашлары һәм безнең район тарихы белән тыгыз бәйләнгән мәртәбәле юл.

🌾 Нурания апа 1931 елның 24 сентябрендә Күәм авылында әти-әнисенең өченче баласы булып дөньяга килгән. Сугыш башланганда аңа бары тик 10 яшь кенә була. Ул елларның авырлыгын ул бүген дә күз алдына китереп сөйли: өйләрне салам ягып җылытканнар, тәрәзәләр һәрчак боз белән капланган, ә тушәмнән тамган тамчы оекларны юешләтерлек булган...

📚 Белемгә килгәндә, VII сыйныфны гына тәмамлый ала. “VIII сыйныфка Олы Әтнәгә барырга кирәк иде, мин бармадым”, – дип искә ала ул.

💪 Хезмәт юлын Нурания апа бик иртә башлый. Күәмдәге “Калинин” исемендәге колхозда идарәне җыештырудан башлап, склад мөдире вазифасына кадәр үсә. Ул вакытта авылда өч колхоз (“Калинин”, “Маркс”, “Молотов”) булган, аларда барлыгы 12 бригада социалистик ярышта уңышлы хезмәт куйган. Сугыш елларында колхоз исеменнән урман да кисәргә туры килгән. Аның өч апасы фронт өчен торф чыгару, окоп казу һәм хәрби заводта эшләү кебек авыр хезмәтләрне башкарганга күрә, Нурания апаны иң авыр эшләргә бик җәлеп итмиләр.

🕰 45 яшендә “Игенче” күмәк хуҗалыгына складка эшкә урнаша һәм хәтта пенсиягә чыккач та тагын 3 ел хезмәт куя.

👨‍👩‍👧‍👦 Тормыш авырлыкларын җиңеп, ул матур гаилә тәрбияли. Өч баласы була (кызганычка каршы, берсе 8 айлык вакытта вафат була). Кызы Олы Әтнәгә тормышка чыга, ә бүгенге көндә Нурания апа улы Тәлгать һәм килене мәхәббәтендә, кадер-хөрмәттә гомер итә.


Хәерле иртә!

Кояшлы көннәрдән энергия җыеп өлгердегезме?!


Хәерле кояшлы иртә!


Хәерле иртә!

Яңа эш атнасы уңышлы булсын!💫

Показано 20 последних публикаций.