MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Хисамиев Рустем Шагитович

25 Sep, 11:03

Открыть в Max Поделиться

Күәм авылының кадерле кешесе Нурания апа Гариповага – 95 яшь!

Нурания Вәлиулла кызының гомер юлы – туганнары, авылдашлары һәм безнең район тарихы белән тыгыз бәйләнгән мәртәбәле юл.

🌾 Нурания апа 1931 елның 24 сентябрендә Күәм авылында әти-әнисенең өченче баласы булып дөньяга килгән. Сугыш башланганда аңа бары тик 10 яшь кенә була. Ул елларның авырлыгын ул бүген дә күз алдына китереп сөйли: өйләрне салам ягып җылытканнар, тәрәзәләр һәрчак боз белән капланган, ә тушәмнән тамган тамчы оекларны юешләтерлек булган...

📚 Белемгә килгәндә, VII сыйныфны гына тәмамлый ала. “VIII сыйныфка Олы Әтнәгә барырга кирәк иде, мин бармадым”, – дип искә ала ул.

💪 Хезмәт юлын Нурания апа бик иртә башлый. Күәмдәге “Калинин” исемендәге колхозда идарәне җыештырудан башлап, склад мөдире вазифасына кадәр үсә. Ул вакытта авылда өч колхоз (“Калинин”, “Маркс”, “Молотов”) булган, аларда барлыгы 12 бригада социалистик ярышта уңышлы хезмәт куйган. Сугыш елларында колхоз исеменнән урман да кисәргә туры килгән. Аның өч апасы фронт өчен торф чыгару, окоп казу һәм хәрби заводта эшләү кебек авыр хезмәтләрне башкарганга күрә, Нурания апаны иң авыр эшләргә бик җәлеп итмиләр.

🕰 45 яшендә “Игенче” күмәк хуҗалыгына складка эшкә урнаша һәм хәтта пенсиягә чыккач та тагын 3 ел хезмәт куя.

👨‍👩‍👧‍👦 Тормыш авырлыкларын җиңеп, ул матур гаилә тәрбияли. Өч баласы була (кызганычка каршы, берсе 8 айлык вакытта вафат була). Кызы Олы Әтнәгә тормышка чыга, ә бүгенге көндә Нурания апа улы Тәлгать һәм килене мәхәббәтендә, кадер-хөрмәттә гомер итә.

97
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat