ПРОФИТРОЛИ😍👍
Камыры бик җайлы ясала, ә эчлекне төрләндерергә мөмкин. Баллы итеп тә, эремчекле, балыклы итеп тә ясарга мөмкин👌
Кабымлыклар ясау өчен бик уңайлы👍
✨Профитроли камыры өчен кирәк:
🔸 Су- 100 мл
🔸 Сөт- 100 мл
🔸 Он- 150 гр
🔸 Слив.май- 100 гр
🔸 Йомырка - 4
🔸 Тоз- чеметеп
🔸 Шикәр комы -1 чәй калагы
✨ Эш барышы:
🔸 Сөт+ су+ май+ тоз+ шикәр комын кайнатып чыгарабыз
🔸 Кайнап торган суга бөтен онны иләп салабыз һәм агач /силикон кашык белән тиз-тиз болгата башлыйбыз
🔸 Камыр берләшә, кәстрүл төбенә аксыл "налёт" чыга
🔸 Утны киметеп, 5 минут тирәсе болгатабыз- камырны "киптереп" (подсушивать) алабыз
🔸 Уттан алабыз, 5-6 минут суынгач (йомырка пешеп чыкмаслык булсын) берәмләп йомыркаларны кертә башлыйбыз
🔸 Һәр йомырканы керткән саен яхшылап болгатабыз
🔸 Камыр кашыктан әкренләп, куе итеп агып төшә торган була
🔸 Табага кәгазь җәябез,әзрәк майлап алабыз һәм араларын 3-4 см калдырып кондит.мешоктан яисә кашык белән салып чыгабыз
🔸 Өсләренә су бөркеп алырга була, ярылып китмәсен өчен
🔸 200дә 15 минут, соңыннан 180 дә 10-15 минут пешә
🔸 Пешкән вакытта духовка ишеген ачып карага ярамый!!!
🔸 Пешеп чыккач, духовка ишеген ачып куеп, профитролиларны 5 минут алмый торырга була
✨Эчлек өчен кирәк:
🔸 Сливки 33%- 300 гр
🔸 Шикәр пудрасы - 2 аш кашыгы
🔸 Пикка килгәнче болгатырга
✨ Кондит.капчыгы/чәй калагы белән эчлекне салабыз
🔸 Өстенә шикер пудрасы сибәргә мөмкин
Тәмле булсын!