ТАТАРЧА РЕЦЕПТЛАР | АЙГӨЛ


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Еда и кулинария


Үзем пешереп караган тәмле рецептлар белән уртаклашам. Тәмле ашыйк, рәхәт яшик!

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Статистика

БЕЛЕН😋💗
✨Камыр өчен кирәк :
🔸Кефир - 0,5
🔸Сөт - 1 стакан
🔸Он - 1,5 стакан
🔸Йомырка - 1-2
🔸Шикәр комы - 1 аш кашыгы
🔸Тоз - 0,5 чәй калагы
🔸Сода - 1 чәй калагы
🔸Сыек май

✨Эш барышы :
🔸Җылымса кефирга тоз, шикәр комы, йомырка, сода салып болгатабыз
🔸иләнгән онны кертәбез- камыр куе каймак кебек була
🔸сөтне кайнатып чыгарабыз да, болгатып торган килеш, камырга салабыз (завариваем)
🔸кызган табаны әзрәк майлап алабыз һәм ике яклап кыздырабыз
🔸Эчлеккә кыздырылган фарш салдым
Тәмле булсын!


Изменилось закреплённое сообщение чата
Закрепленное сообщение


😍 Дуслар, шәп яңалык🔆

📱Берничә Макс каналлары берләшеп «Кладовая» кибетеннән 20 меңгә азык-төлек уйнатырга булдык❗️

4️⃣ җиңүче, һәркайсы 5000 сумлык бүләк-продукция үзенә «Кладовая»дан Казанда бушка заказ биреп китертә алачак!🥳

📲 Шартлар гади! Әлеге Макс каналларына гына языласы һәм шунда каласы😉🔽🔽🔽

1. https://max.ru/afishatatar
2. https://max.ru/tatartoday
3. https://max.ru/soylisem
4. https://max.ru/Raizar1813
5. https://iimax.ru/Nishlimlken
6. https://iimax.ru/NasYar
7. https://max.ru/channel_min_hatinkiz
8. https://clck.ru/3WMCCP
9. https://clck.ru/3WMBvy
10. https://clck.ru/3WMC35
11. https://clck.ru/3WMC5Y
12. https://clck.ru/3WMC7e
13. https://max.ru/channel_tatar_receptlar
14. https://clck.ru/3WMGsx

🎁 Җиңүчеләрне (4 кеше) 30 октябрь 15:00 дә Татар Тудей каналында рандомайзер сайлап язачак👌

✅ Каналларга язылабыз һәм розыгрыш постын 2-3 кешегә җибәрәбез! Җиңүчеләрдән скриншот сораячакбыз☝️

⏯️ РОЗЫГРЫШТА «УЧАСТВУЮ!» га БАСЫП КАТНАШ МОНДА ➡️ https://max.ru/tatartoday/AaEWAStLQtg

😍 Друзья, отличная новость! Несколько Макс-каналов объединились и разыгрывают продукты из магазина «Кладовая» на 20 тысяч ❗️

4️⃣ победителя — каждый сможет заказать себе приз-продукцию на 5000 рублей из «Кладовой» с доставкой в Казани! 🥳

📲 Условия простые!
☝️Нужно подписаться только на эти Макс-каналы (14) и оставаться там 😉

🎁 Победителей (4 человека) выберет рандомайзер 30 октября в 15:00 в канале «Татар Тудей» 👌

✅ Подписываемся, отправляем пост с розыгрышем 2–3 людям! У победителей попросим скриншот ☝️

🛑 ЧТОБЫ УЧАСТВОВАТЬ В РОЗЫГРЫШЕ, НАЖМИ «УЧАСТВУЮ!» ЗДЕСЬ ➡️
https://max.ru/tatartoday/AaEWAStLQtg

Количество участников: 15

Итоги розыгрыша: 30.10.2026 15:00 (MSK)
Татарская эстрада | Татар афиша | новости
⏱️24/7 посты про новости в Казани, татарская эстрада и не только 😉 #СМИ #Казань #Татарстан #эстрада #татарафиша
Канал


"Солы печеньесы"😍👍
Тиз пешерелә торган печеньеларның берсе 🔥
✨ Печенье пешерү өчен кирәк:
🔸 Овсян.хлопья ( мин "Ясно солнышко"ның вагын алдым) -150 гр
🔸 Бүлмә температ. слив.май -100гр.
🔸 Шикәр комы - 100 гр
🔸 Йомырка - 1 шт
🔸 Он - 100 гр
🔸 Разрыхлитель - 1 чәй калагы
🔸 Корица - 0,5-1 чәй калагы (салмаска мөмкин)
✨Эш барышы:
🔸 Овсян.хлопья, он, шикәр комы, разрыхлитель, корицаны бер савытта болгатабыз
🔸 Икенче савытта йомшак майга шикәр комын, соңыннан йомырканы салып болгатабыз
🔸 Барысын бергә кушабыз да әкренләп болгатабыз
🔸 Камыр артык каты да булмасын, бик җәелеп китәрлек тә булмасын
🔸 Камыр 15-20 минут ял итсә, печенье вакланып китә торган ( рассыпчатый) була
🔸 Кулларны юешләп, кәгазь җәелгән табага камырдан түгәрәкләр ясап тезәбез
🔸 Араларын калдырабыз -печенье кабара
🔸 180-200 дә 15-20 минут пешә
Чәйләрегез тәмле булсын 🙏



Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Дусларым, сезне бик матур каналга чакырып калам! Матур видеолар, фотолар, мәгънәле шигырьләр, цитаталар, матур җырлар һәм көйләр- барысы да бар☘😍🪷 Видеоларны да Гөлчәчәк ханым үзе төшерә, монтажлый. Кушылыгыз каналга, бергә булыйк, көннәрегез матур узсын!💕🤲🌸🌸🌸
https://max.ru/channel_gulchachak


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Эмилия меренговый рулет ясый әле монда 😍👍
Безгә дә ясарга туры килер инде, Аллаһ боерса 🙏
Шуның кадәр матурлап сөйли бит, СөбханАллаһ😍🙏


Кабачкидан вафлилар😍🧇
Бу вафельница шундый шәп әйбер булып чыкты👍
Нинди генә төрләрен пешереп карамадым! Тиз була, тәмле була👌
✨Вафлилар өчен кирәк:
🔸 Яшь кабачки - 1 шт
🔸 Йомырка -1 шт
🔸 Кефир - ярты стакан
🔸 Он- 80-100 гр ( куе сметана кебек булырга тиеш камыр)
🔸 Сода- 2 гр
🔸 Тоз- чеметеп
🔸 Шикәр комы - 1 аш кашыгы (салмаска мөмкин)
✨Эш барышы:
🔸 Кабачкины эре кыргычтан чыгарабыз, тоз сибеп куябыз
🔸 Кефирга йомырка, сода, тоз, шикәр комын салып болгатабыз
🔸 Кабачкиның суын сыгып, кефирга салабыз
🔸 Кирәгенчә он өстибез
🔸 Вафельницаны әзрәк майлап алабыз һәм пешерә башлыйбыз
🔸 4-5 минут тирәсе пешә
Тәмле булсын!



Минем исемем Йолдыз. Мин Казаннан. 38 яшь. Минем макстагы каналыма ссылка👇

https://max.ru/join/JVRF6OlwCv-Wy8cw7lfSnnHd8kPyIbxbr-LEuLTHCWg

🌸 Альхамдулиллях, кияудэ. Ирем белэн 3 бала устерэбез : Алан, Малик, Камалия. Гаилэбез зур, ашарга куп пешерэм. Жайлы жинел, холодильникта булган продуктлардан гына торган рецептлар белэн булешэм.

🌸 Казаннан ерак тугел поселокта уз оебез белэн яшибез. Шуна блогта рассада, чэчэклэр, теплица, газон кебек темалар да урын таба.

🌸 Минем очен ин мохиме - гаилэм, балаларым. Девизым - "ой - ул хэркешене ничек бар шулай, жылы рэхэт итеп кабул итэ торган урын"

🌸 Заказга тортлар пешерэ идем 3 елдан артык. Кызганыч узган ел кунелсез хэл килеп чыгу сэбэпле бу хонэремне туктаттым. Бик яратып эшли идем. Лэкин нишлэтэсен, язмыш курэсен. 😢

🌸 Хэзерге вакытта йоземне дэвалау белэн мэшьгулмен

Хэзер мин тормышка, э тормыш мина башкача карый. Бу иртэ тормышымны икегэ булде диярсен. Балалар бакчасындагы балалар килеп килеп - нэрсэ булды дип сорыйлар. Урамда да борылып борылып караучылар юк тугел. Лэкин мин алга барам. Ничек бар шулай. Хэзер инде бернэрсэне дэ узгэртеп булмый. Артка юл юк.

Мин исэн, шунысы мохим🙏

Подписчикларым еш кына : " без ул яраларны курмибез дэ, сезнен йоздэн эллэ нинди нур балкый, сез бик ягымлы," - дип яза, поддержка курсэтэ.

🌸 Уземне Яна юнэлештэ устерэм . НЛ компаниясе аша кешелэргэ сэлэмэтлек, матурлык серлэрен ачам.

🌸 Блогымны русча- татарча алып барам.

Йолдызнын макстагы страницасына шушы ссылка буенча кушылыгыз:
https://max.ru/join/JVRF6OlwCv-Wy8cw7lfSnnHd8kPyIbxbr-LEuLTHCWg

Ачык йозле, кин кунелле, тормышны ярата, матурлыкны курэ белэ торган Йолдыз ул.


"Штрейзель" сибелгән булочкалар😍🔥👍
Мамык кебек йомшак булалар😍
✨Камыр өчен кирәк:
🔸Сөт-550 мл
🔸 Чүпрә -1 аш кашыгы
🔸 Шикәр комы - 1 аш кашыгы /150 гр
🔸 Он - 750 гр
🔸 Тоз - чеметеп
✨ Штрейзель өчен:
🔸 Салкын сыер мае- 30 гр
🔸 Шикәр комы - 45 гр
🔸 Он - 45 гр
✨ Эчлек өчен -слива повидлосы
✨ Эш барышы:
🔸Җылымса сөткә 1 аш кашыгы чүпрә+1 аш кашыгы шикәр комы салып болгатабыз, 20 минут кабара
🔸 Он,тоз, шикәр комын кушып камыр басабыз
🔸 Йомшак камырны ярты сәгатьләп кабартабыз
🔸 Эчлеккә повидло салып, түгәрәкләр ясыйбыз һәм савытка урнаштырабыз
🔸 Салкын май+ шикәр комы+онны кушып штрейзель ясыйбыз һәм өстенә сибеп чыгабыз
🔸 180дә 30 минут тирәсе пешә
Тәмле булсын!
Татарча_рецептлар|Айгөл





Антикризисный шефларсыз да бик тәмле булып пешә торган печенье бу! 👍😁
"ВОЛКЕРС" печеньесы😋
Старбаксның солы печеньесына бик охшаш, бик туклыклы һәм тәмле👌😋
🔸Он - 250 грамм
🔸Разрыхлитель - 1 чәй калагы
🔸Коричневый шикәр - 175 грамм
🔸Овсяные хлопья - 75 грамм
🔸Слив.май - 125 грамм
🔸Бал - 2 аш кашыгы
🔸Сөт - 2 аш кашыгы
🔸Шоколад - 1 плитка
🔸Чикләвек - 100 грамм
🔸Йөзем - 50 грамм
✨Коры әйберләрне кушып болгатабыз, эретеп май өстибез. Бал, сөт салып камыр ясыйбыз. Шоколад, чикләвекне эрерәк кисәкләргә ваклаштырып, йөземне юып, киптереп салабыз.
✨200дә 10-15 минут пешерәбез.
Тәмле булсын! 👌


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Кайчак шундый антикризисный шеф-Ләйлә кирәк була шул😁🥹🙏

Татарча_рецептлар|Айгөл


ЖУЛЬЕН😋❤️
Кайнар килеш бирелә торган кабымлык. Тәмле була 😊👍

✨Жульен өчен кирәк :
🔸Тавык ите(филе) - 300 грамм
🔸Гөмбә (шампиньон) - 300 грамм
🔸Суган - 1-2
🔸Сыр - 100 грамм
🔸Сливки 20%-200 мл
🔸Слив.май - 20 грамм
🔸Он - 1 аш кашыгы
🔸Мускат чикләвеге - ярты чәй калагы
🔸Сыек май - кыздыру өчен
🔸Тоз, борыч

✨Эш барышы :
🔸Тавык итен юып китерәбез һәм телемләп кисәбез, суганны шакмаклап турыйбыз, гөмбәне озынчалап турыйбыз
🔸Табада көчле утта тавык итен кыздырып алабыз, тозлыйбыз
🔸Суганны кыздырып алабыз
🔸Гөмбәне әзләп-әзләп салып, кыздырып алабыз(берьюлы күп салынса суы чыга һәм кызмый)
🔸Тавык итенең телемнәрен дә озынчылап турыйбыз
🔸Соус әзерләү өчен коры табада 1 кашык онны кыздырып алабыз
🔸Он кызгылт төскә кергәч сливки өстибез һәм яхшылап болгатабыз
🔸Мускат чикләвеге порошогын салабыз һәм куерганчы болгатабыз
🔸Соуска ит, гөмбә, суганны кушабыз, тоз, борыч сибәбез
🔸Жульен савытларына салабыз һәм өстенә сыр кырабыз
🔸180дә 15-20 минут пешә
Бик тәмле була! 👍😋
Ашларыгыз тәмле булсын


Эмилия кызыктырды бит😍👍
Әзрәк үзгәрешләр кертелде инде🤗

ЧИЯ ПИРОГЫ😋🍒🍒
Бу пирог өчен әле генә куактан өзелгән чияләр дә, катырып җебетелгәннәр дә яхшы була. Катырылганның суын гына сыгарга онытмаска кирәк.
✨Камыр өчен :
🔸Слив.май - 100 грамм
🔸Он - 200 грамм
🔸Йомырка - 1
🔸Шикәр комы - 50 грамм
🔸Тоз - чеметеп
✨Чия - 400 грамм
✨Эчлек өчен :
🔸Сметана - 250 грамм
🔸Йомырка - 2
🔸Бәрәңге крахмалы - 1 аш кашыгы
🔸Шикәр комы - 80 грамм
🔸Ванильле шикәр комы - 10 грамм
✨ Камырны баскач савытның төбенә җәябез(кырыйларына 2-3 см күтәреп).
🔸️ 30 минутка суыткычка куябыз.
🔸️Шул арада 250 грамм кибет сметанасына 2 йомырка, 80 грамм писүк+ 10 грамм ванильный, 1 аш кашыгы крахмалны кушып болгатабыз.
🔸Камырны алып өстенә чияләрне салабыз. Катырылган булса җебетеп, суын агызып. Карлыган, кызыл карлыганнан да бик тәмле була!
🔸️ Заливканы агызып 180 градуста 40-45 минут пешерергә.
Тәмле булсын!


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Max
Кечкенә кыз Эмилия белән пирог пешереп карыйк әле 😍🙏
Күз тимәсен бу кызчыкка🙏
"Сез дә пешереп карагыз, ямеее, апайлар"😍❤🙏🙏


ПРОФИТРОЛИ😍👍
Камыры бик җайлы ясала, ә эчлекне төрләндерергә мөмкин. Баллы итеп тә, эремчекле, балыклы итеп тә ясарга мөмкин👌
Кабымлыклар ясау өчен бик уңайлы👍
✨Профитроли камыры өчен кирәк:
🔸 Су- 100 мл
🔸 Сөт- 100 мл
🔸 Он- 150 гр
🔸 Слив.май- 100 гр
🔸 Йомырка - 4
🔸 Тоз- чеметеп
🔸 Шикәр комы -1 чәй калагы
✨ Эш барышы:
🔸 Сөт+ су+ май+ тоз+ шикәр комын кайнатып чыгарабыз
🔸 Кайнап торган суга бөтен онны иләп салабыз һәм агач /силикон кашык белән тиз-тиз болгата башлыйбыз
🔸 Камыр берләшә, кәстрүл төбенә аксыл "налёт" чыга
🔸 Утны киметеп, 5 минут тирәсе болгатабыз- камырны "киптереп" (подсушивать) алабыз
🔸 Уттан алабыз, 5-6 минут суынгач (йомырка пешеп чыкмаслык булсын) берәмләп йомыркаларны кертә башлыйбыз
🔸 Һәр йомырканы керткән саен яхшылап болгатабыз
🔸 Камыр кашыктан әкренләп, куе итеп агып төшә торган була
🔸 Табага кәгазь җәябез,әзрәк майлап алабыз һәм араларын 3-4 см калдырып кондит.мешоктан яисә кашык белән салып чыгабыз
🔸 Өсләренә су бөркеп алырга була, ярылып китмәсен өчен
🔸 200дә 15 минут, соңыннан 180 дә 10-15 минут пешә
🔸 Пешкән вакытта духовка ишеген ачып карага ярамый!!!
🔸 Пешеп чыккач, духовка ишеген ачып куеп, профитролиларны 5 минут алмый торырга була
✨Эчлек өчен кирәк:
🔸 Сливки 33%- 300 гр
🔸 Шикәр пудрасы - 2 аш кашыгы
🔸 Пикка килгәнче болгатырга
✨ Кондит.капчыгы/чәй калагы белән эчлекне салабыз
🔸 Өстенә шикер пудрасы сибәргә мөмкин
Тәмле булсын!


АНАНАСЛЫ ТАВЫК ИТЕ😋❤️
Ананас һәм тавык итеннән салатны да бик еш ясыйм, чөнки тәмле була. Духовкада пешергәч тә бик яратып ашыйлар. Ите бик сусыл булып пешә.

✨Пешерү өчен кирәк :
🔸Тавык ите(грудка)
🔸Бәрәңге - 3-4
🔸Суган-2
🔸Түгәрәкләп киселгән ананас(консерва)
🔸Тоз, борыч, тәмләткеч
🔸Помидор
🔸Сыр
🔸Майонез
🔸Сыер мае

✨Эш барышы :
🔸Грудканы юып, киптереп, буйга телем итеп кисәбез һәм тоз, борыч, тәмләткечләр сибәбез
🔸Чүкеч белән суккалыйбыз(отбиваем)
🔸Пешерәсе савытны ак май белән майлыйбыз һәм озынчалап туралган суган салабыз
🔸Суган өстенә түгәрәкләп киселгән бәрәңге тезәбез һәм тавык итен урнаштырабыз
🔸Иткә майонез сылыйбыз
🔸Ананас кисәкләрен тезеп чыгабыз
🔸Юка итеп киселгән помидор телемнәрен тезәбез
🔸Өстенә сыр кырабыз
🔸180дә 35-40 минут пешә
Ашларыгыз тәмле булсын!

Татарча_рецептлар|Айгөл


БАЛЛЫ ПЕЧЕНЬЕ (МЕДОВОЕ) 👌😋
Тиз һәм җайлы пешерелә торган печеньелар яратам инде мин😊👌
4 төрле әйбердән пешерелә торган печенье монысы.
🔸Он- 230 грамм
🔸Слив.май - 110 грамм
🔸Бал - 100 грамм
🔸Разрыхлитель - 10 грамм
🔸Корица салырга мөмкин
✨Онга разрыхлитель, корица, вакланган салкын май салабыз
🔸валчык хәленә китереп уабыз
🔸сыек бал өстәп камыр басабыз
🔸бал каты булса, җылытып алырга кирәк
🔸камырны 1 сәгать ял иттердем
🔸кайберләрен ике яклап шикәр комында әвәләп алдым
🔸175тә 10-12 минут тирәсе пеште
✨Бөтен өйгә бал исе тарала👌🤗🤗 Бик тәмле, баллы печенье була чәй янына. Тәмле булсын!

Татарча_рецептлар|Айгөл


"Мимоза" салаты
✨Салат өчен кирәк:
🔸Балык консервасы (горбуша)
🔸Пешкән бәрәңге - 2
🔸Тозлы кыяр-2
🔸 Йомырка -2
🔸 Пешкән кишер
🔸 Майонез
✨Эш барышы:
🔸Иң аска балыкны ваклап салабыз + майонез сеткасы
🔸 Бәрәңге+ майонез
🔸 Тозлы кыяр
🔸 Йомырканың агы+ майонез
🔸 Кишер + майонез
🔸 Йомырка сарысы+ майонез
🔸Барысын да кыргычтан
🔸 Майонезны сетка итеп сибәбез
Туклыклы, тәмле салат була!
Тәмле булсын👍😍

Татарча_рецептлар|Айгөл


ПЕЧЕНЬЕ 😋👌🍪
15 минут эчендә әзер була торган печенье👌Тәмле, авызда эреп китә👍
🔸Йомырка - 1
🔸Сыек май - 120 грамм
🔸Шикәр комы - 100 грамм 🔸разрыхлитель - 1 чәй калагы
🔸он- 200 грамм
✨йомыркага шикәр комын, сыек майны кушып 1 минут тирәсе болгатып алабыз
🔸разрыхлитель, иләнгән онны кушып яхшылап болгатабыз
🔸камыр йомшак, кулга ябышмый торган була
🔸кечкенә түгәрәкләрне кул белән алабыз, әзрәк изеп печенье формасына кертәбез
🔸шикәр комында 2 ягын дә әвәләп алабыз
🔸 чәнечке белән эзләр ясыйбыз
🔸200дә 8-13 минут пешә. Рецепт буенча 8 минут, минеке 13 минут пеште. Үз духовкагызга карап пешерегез.
Тәмле булсын!

Татарча_рецептлар|Айгөл

Показано 20 последних публикаций.