MXStat
MXStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов Региональные подборки Поиск каналов
    Добавить канал
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Max
Тулпар журналы каналы

9 Sep, 11:31

Открыть в Max Поделиться

Бүген Альбина Габит кызы Хәлиуллина алтын юбилеен билгели.
Ул 1976 елның 9 сентябрендә Благовар районының Такчура авылында туган. Первомайск урта мәктәбенең педагогия классларында белем алганнан соң, ике ел туган авылында балалар укыта. 2000 елда Башкорт дәүләт педагогия университетын кызыл дипломга тәмамлап, татар теле һәм әдәбияты кафедрасында эшли башлый. 2025 елдан Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, доцент. Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре.
2005 елда хәзерге татар прозасына багышланган кандидатлык диссертациясе яклый (җитәкчесе – профессор С.Сафуанов). «Заман һәм герой» (2007) исемле монографик хезмәтен бастырып чыгара, әдәбият тарихы буенча уку-укыту әсбаплары әзерләүдә, программалар төзүдә катнаша. 150дән артык фәнни мәкалә авторы.
Соңгы елларда Башкортстандагы татар прозасы буенча җитди тикшеренүләр алып бара. Мәкаләләре "Татар әдәбияты тарихы" академик басмасының 6-8 томнарына кертелгән.
"Синсез" шигъри җыентыгы (2014) авторы. Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы.
Фәнни, әдәби, укытучылык хезмәтен җәмәгатьчелек эшчәнлеге белән бергә алып бара. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятенең башкарма директоры. "Тукай моңнары", "Ике аккош" һ. б. уңышлы мәдәни проектлар авторы.

364 29
Каталог
Каталог каналов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал
Рейтинги
Рейтинг каналов Max
Контакты
Написать в Max Написать в Telegram Написать на почту
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности
Наши каналы
MXStat в Telegram MXStat в Max
Наши боты
MXAuthBot MXAnalyticsBot
Made by TGStat