Бүген Бүздәк районы үзәк китапханәсендә күренекле шагыйрә Фәния Чанышеваның тууына 100 тулуга багышланган истәлек кичәсе үтте. Район мәдәният бүлеге, район Мәдәният сарае, Балалар сәнгать мәктәбе катнашлыгында оештырылган чара "Сезгә кайта сагыну җырларым" дип аталды. Анда шагыйрәнең кызы — Акмулла университеты профессоры
Гөлназ Гыйлемдар кызы Рамазанова, Уфа университеты доценты, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Альбина Габит кызы Хәлиуллина, Башкортстан "Китап" нәшрияты мөхәррире Дилбәр Әхтәмова да катнашты.
Гөлназ Гыйлемдар кызы Рамазанова, Уфа университеты доценты, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Альбина Габит кызы Хәлиуллина, Башкортстан "Китап" нәшрияты мөхәррире Дилбәр Әхтәмова да катнашты.