Һаваларда сагыш эленгән
Көннәр шундый җылы торалар,
Әйтерсең дә кабат яз килгән!
Тик күңелне көзгә кайтара
Яфраклардан чиккән чук келәм.
Көннәр шундый матур торалар,
Әйтерсең дә бары җәй башы.
Чынбарлыкка бик тиз кайтара
Сентябрьнең саран кояшы.
Көннәр шундый чуак торалар,
Миләш дәшә көзге сыена.
Алтын төскә урман манылган,
Яфрак белән дөнья коена.
Көннәр шундый матур торса да,
Көзге моңнан күңел боега...
Фәния Габидуллина.
Фото: Бүген иртән Уфада шундый һава шарын күрергә мөмкин иде.
Көннәр шундый җылы торалар,
Әйтерсең дә кабат яз килгән!
Тик күңелне көзгә кайтара
Яфраклардан чиккән чук келәм.
Көннәр шундый матур торалар,
Әйтерсең дә бары җәй башы.
Чынбарлыкка бик тиз кайтара
Сентябрьнең саран кояшы.
Көннәр шундый чуак торалар,
Миләш дәшә көзге сыена.
Алтын төскә урман манылган,
Яфрак белән дөнья коена.
Көннәр шундый матур торса да,
Көзге моңнан күңел боега...
Фәния Габидуллина.
Фото: Бүген иртән Уфада шундый һава шарын күрергә мөмкин иде.