Аиданың әле һаман башы чатный иде. Тимурга шалтыратырга кирәк. Әмма куркыта... Ни дияргә? Баланы югалттым дияргәме? Әминә бүтән юк дипме... Аның янына тукталган кешеләр шәфкать туташын чакырып чыгардылар. Ул Аиданың кан басымын үлчәп, ниндидер укол ясады.
Калтыранган куллары белән ул Тимур номерын җыйды. Күз яшьләренә буылып ни булганын сөйләргә тырышты.
– Зинһар, тынычлан, – диде Тимур. – 15 минуттан булам, мине көт!!!
Полиция хезмәткәрләре дә озак көттермәде. Тимур да килеп җитте. Ирен күргәч, азрак тынычланган Аида ни булганын сөйләп, алар янына килгән хатынның кыяфәтен сурәтләргә тырышты. Кызының киемнәрен тасвирлап бирде. Тимур телефонындагы кызының фотоларын тикшерүчегә җибәрде. Тикшерүчеләр бала урлаган хатын-кызның фото-роботын ясадылар.
– Нигә минем кызны урлаган? Әминә нигә кирәк булган аңа? – дип ярсыды яшь әни.
– Бала урлау очраклары булып тора, – диде тикшерүчеләрнең берсе. – Кемдер кечкенә балаларны йоклатып хәер сорарга чыгып утыра, кемдер бала өчен акча таләп итә, кемнәрдер...
Юк, монысын зинһар әйтми калыгыз, дигән сыман, Тимур усал итеп тикшерүчегә күтәрелеп карады. Хатыны өчен курка иде ул...
– Зинһар, тынычланырга тырышыгыз. Без көчебездән килгәннең барысын да эшләдек. Хәзер камераларны, бу районны тикшерәбез. Телевидениегә бала урлау хакында хәбәр бирербез.
– Ә безгә нәрсә эшләргә? Без нишлик? – диде Тимур тынычлыгын югалтып.
– Өегезгә кайтыгыз! Кирәкле мәгълүматны бирдегез, рәхмәт. Бала өчен шалтыратып акча сорасалар, беренче эш итеп безгә шалтыратыгыз!
Өйгә кайткач, кунакка җыенган дәү әни белән дәү әтиләргә күңелсез хәбәр әйтергә туры килде. Аиданың әнисенә генә әйтми тордылар, оныгы турындагы бу хәбәрне йөрәге күтәрмәскә мөмкин иде аның. Тиз арада Тимурның әти-әнисе килеп җитте.
Өйдә беркем дә, берни дә сөйләшмәде. Һавада валерианка, корвалол исе эленеп тора. Тимур кулыннан телефонын төшерми, хәбәр көтә. Аида әле кызының караваты янына килеп уенчыкларын капшап карый, әле кызының киемнәрен кочаклап тәрәз каршында басып тора, әле аш бүлмәсенә чыгып су эчеп керә. Төн җитсә дә, берәүнең дә күзенә йокы кермәде.
Кинәт уңайсыз һәм шомлы тынлыкны бозып Тимурның телефоны шалтырады...
Әминәнең эшен алып баручы тикшерүче иде бу.
– Баланы танып, сезнеке икәнлекне расларга килергә кирәк, – диде ул. Бу яктагыларның өнсез калуын сизеп:
– Борчылмагыз, бала исән-сау, бар да әйбәт. Сезнең килүегез кирәк, – дип өстәде.
– Тиздән булабыз!
Тимур белән Аида ашыгып полиция бүлегенә йөгереп кергәндә, баланың елаган тавышы ишетелә иде. Әминә тавышы! Аныкы! Ни дәрәҗәдә газиз, кадерле елау!
Әтисе белән әнисенең кайнар назына, әнисенең җылы кочагына чумганнан соң, сабый тиз тынычланды.
Тикшерүче бу яшь гаиләгә иңгән олы бәхеткә, өем-өем кәгазь белән тулы сары утлы кабинетны җанландырып җибәргән җылы хисләр ташкынына сокланып, мыек астыннан гына елмайды да, яңадан җитди кыяфәткә кереп, кырыс тавыш белән кызның табылу тарихын сөйләргә кереште:
– Бәхетлеләр сез! Исән-сау табылган балалар сирәк була... Шуңа күрә, бала югалды дигән хәбәр алгач та, без әти-әниләрне әллә ниләр белән өметләндермибез, ә бары тик кулдан килгәнне эшләргә генә вәгъдә бирәбез. Сезнең бала югалу турында телевизордан хәбәр таралгач, полиция бүлегенә бер хатын шалтыратты. Ике атна элек, күршесендә яшәүче бер яшь ханымның патологиядән биш айлык баласы үлүен сөйләде. Һәм кичә күршесенең фатирында яңадан үрсәләнеп-үрсәләнеп бала елаган тавыш ишетә ул. Бик озак елый бала, түзә алмагач, бу хатын берничә тапкыр чыгып күршесенең ишегенә дә шакып карый, әмма аңа ачучы булмый. Ә кич белән хәбәрләрдән Әминә турында сөйләгәннәрен ишетә ул. Экраннан күренгән фоторобот та күршесенең чалымнары бар сыман тоела аңа. Күрсәтелгән адрес буенча оператив төркем әлеге фатирга китә. Телефоннан сөйләгән хатынның сүзләре раслана. Фатирда ничек юатырга да белмәгән ят бала белән яшь кенә хатын-кыз була. Ире вахта белән эшкә йөри икән, шуңа күрә ул берни дә белми калган. Менә шулай, күршедәге хатын-кызның битараф калмавы аркасында табылды да инде Әминә.